Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гүзәл, син – герой» – Камал театры актрисасы икенчегә әни булган

news_top_970_100
«Гүзәл, син – герой» – Камал театры актрисасы икенчегә әни булган

Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева һәм шул ук театрның тавыш режиссеры Илдар Харисовлар икенчегә әти-әни булганнар. Сөенчене социаль челтәрләрдә Илдар үзе алды.

«Булды бу, җәмәгать! Гүзәл, син – герой», – дип язды, хатыны бәби тапканда янәшәсендә булган Илдар.

Илдар белән Гүзәл Айхан исемле ул тәрбиялиләр инде. Айханның энесе бармы икән, әллә инде сеңлесеме? Харисовлар әлегә бу мәгълүматны җиткермәде.

Илдар белән Гүзәлне әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, акыллы бала булып үссен!

Гүзәл Гюльвердиева – Камал театрындагы бик матур җырлаучы актриса. Аның популяр рольләре – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендә – Мәйсәрә, Малай, «Банкрот»та (Г.Камал) – Хәмди; «Авыл эте Акбай»да (Т.Миңнуллин) – Дүрткүз; «Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) – Галиябану; «Бабайлар чуагы»нда (И.Зәйниев) – Алия һәм башкалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100