Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Әхмәтова: «Мине аңлый торган кеше очраса, яңа мөнәсәбәтләргә каршы түгелмен»

«Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән «Шәһри Чаллы»дан – пяточок» концертына Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова да килә.

news_top_970_100
Гүзәл Әхмәтова: «Мине аңлый торган кеше очраса, яңа мөнәсәбәтләргә каршы түгелмен»
https://vk.com/id557118173

«Энҗе чәчәк – ландыш ул,

Энҗе чәчәк – ландыш ул,

Сөйми-сөелмичә яшәү 

Дөрес түгел, ялгыш ул», –

дип җырлый иде бит әле зифа буйлы, нәфис тавышлы җырчы Гүзәл Әхмәтова. Аның «Уйлама әле «картаям» дип», «Сау булыгыз, ак каеннар» җырлары да күпләргә таныш. Менә шул моңлы җырчыны күрәсегез килсә, 28 март көнне Чаллының Сара Садыйкова  исемендәге концертлар залына килегез. Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова «Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән «Шәһри Чаллы»дан – пяточок» концертында катнашачак.

«2020 елдан иҗатым яңадан күтәрелештә»

Гүзәл соңгы вакытта Татарстан якларында күренми башлады. Аның үзенә шалтыратып, хәлләрен һәм күз уңыннан югалып торуының сәбәпләрен белештек.

Чыннан да соңгы вакытта Татарстан якларында бик сирәк булырга туры килә шул, Гөлназ. Шуңа да «Шәһри Чаллы» газетасы үзләренең концертына чакыргач, бик шатланып, килергә ризалаштым. Мин мондый «пяточок»лар турында әниләр сөйләгәннәрдән беләм. Бездә алар Салават Юлаев һәйкәле янында уза торган булган. Яшьләр анда биеп, баянга җырлап, танышып, гаилә корганнар.  

Чаллыда булмаганыма хәйран вакыт инде. Берничә тапкыр «Барс Медиа» компаниясе концертлары белән һәм Виталий Агапов чакыруы буенча килгәнем бар иде. Шулай ук моннан 4 ел элек Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй якларында сольный концерт куйдым.

Ә инде югалып тору дигәндә, һәр иҗат кешесенең дә ялкыны сүрелгән чоры булып аладыр ул. Элек бит мин бик тыгыз график белән, айлар буе гастрольләрдән кайтып кермичә эшли идем. Кайсыдыр бер мизгелдә чынлап та арыганымны сизә башладым. Аннан тормышка чыктым, кызым туды. Шулай итеп, шәхси сәбәпләр аркасында да иҗат арткы планга күчеп алды.

Инде менә 2020 елдан иҗатым яңадан күтәрелештә. Шушы 2 ел эчендә 20 җыр яздырдым, кайберләренә клиплар төшердек. Хәзер инде ныгытып эшкә керешәсе килә. Шул яңа җырларым белән матур программа әзерләп, көз айларыннан гастроль турыбызны башларга дип торам. Гастрольләр графигында Татарстан да бар.

Илшат Яппаров белән «Мәхәббәт күпере» дигән программа әзерләп, гастрольләргә йөри башлаган идек без. 1 ел гына эшләп калдык, пандемия башланды да, чыгышларны тыйдылар. Хәзер бу сугыш афәте белән халыкның кәефе юктыр дип, тукталыбрак тордык. Чөнки бүгенге вазгыятьтә төрле фикерләр ишетергә туры килә. «Сугыш бара, ә сез җырлап йөрисез», – дигән кешеләр дә бар бит… Мин моның зур кайгы икәнен аңлыйм. Үземнең дә, мобилизацияләнеп, һәлак булган танышларым бар. Тик халык аңларга тиеш: нәрсә генә булса да, иҗат, концертлар – ул безнең эш, төп керем чыганагы», – дип аңлатты Гүзәл Әхмәтова.

«5 яшьлек кызым татарча гына түгел, инглизчә дә, үзбәкчә дә, французча да җырлый»

Гүзәл Әхмәтова шәхси тормышы, якыннары хакында да әйтеп китте. Җырчының кызына 5 яшь, октябрь аенда 6 тула икән инде. Амальгә дә әнисендәге талант, җыр-моңга тартылу күчкән.

«Машинада йөргәндә нинди җырны тыңласак та, отып алып, җырлап йөри башлый. Татарча гына түгел, инглизчә дә, үзбәкчә дә, французча да җырлый. Кызым хәтта Россия гимнын да яттан белә. Тиешенчә, басып җырлый әле ул аны.

 

Фото: © https://vk.com/id557118173

Җырларны үзлектән өйрәнә. Әлегә музыка белән махсус шөгыльләнгәнебез юк. Чөнки Амаль әни яши торган Чишмә район үзәгендәге балалар бакчасына йөри. Уфадан 50 чакрым гына ераклыкта ул. Үзем гел концертлар, банкетлар белән йөргәч, кызымны балалар бакчасына шунда бирдем. Мин кайтып өлгерә алмаганда, кызымны бакчадан әни ала. Ул – минем төп терәгем.

Җәйгә, әнине дә алып, бөтенләйгә Уфага күченү ниятебез бар. Әнигә йорт алырга уйлыйбыз. Уфада яши башласак, кызымны төрле түгәрәкләргә йөртә башлар идем. Чөнки үзенең биисе дә, җырлыйсы да бик килә.

«Кызымның әтисе белән бергә тормыйбыз»

Бүгенге көндә Гүзәл Әхмәтова кызының әтисе белән бергә түгел. «Артист кеше белән яшәве авыррак бит инде ул... Ир кешегә, барыбер, өйдә тора торган хатын-кыз кирәк. Ирләре артист булганга хатын-кыз түзә ала әле ул. Ә ир-атка андыйга түзү кыенрак шул. Кызымның әтисе белән без дуслар, үзара яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык. Тик бергә тормыйбыз.

Ниндидер яңа мөнәсәбәтләргә әле әзер түгелмен. Мин бүгенге тормышымнан кәнәгать. Беркемгә дә салынмыйча, бары тик үземә генә ышанып, барысын да үзем эшләргә өйрәнгәнмен инде мин. Ләкин, вакыт-вакыт, бу халәт ардыра. «Уф, шушы эшне берәрсе эшләсә иде», – дигән уйлар да килеп кергәли. Элек андый уйлар юк иде.

Тормыш юлымда мине аңлый торган, терәк булырдай, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәрлек кеше килеп чыкса, яңа мөнәсәбәтләргә каршы килмәячәкмен», – диде Гүзәл.

«Шәһри Чаллы»дан – пяточок» концертында Гүзәл Әхмәтова, яңа җырлары белән беррәттән, популяр җырларын да башкарачак. Пяточокта шулай ук Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар, Фәнилә Салихова, Габидулла Хөрмәтуллин, Алинә Әхмәтшиналар чыгышы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100