Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева шәхси тормышы турында: «Матур, сөйкемле татар егете, миннән яшьрәк»

news_top_970_100
Гөлназ Сираева шәхси тормышы турында: «Матур, сөйкемле татар егете, миннән яшьрәк»
Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында татар эстрадасында «Кайтабыз да, китәбез шул» җыры белән танылган Гөлназ Сираева кунак булган. Ул шәхси тормышындагы яңалыклар белән дә уртаклашкан.

«Казанда яшим, үз йортымда, фатирдан йортка күчтем. Бик рәхәт, ямьле, күңелле. Рәсми рәвештә кияүдә түгелмен, ләкин җитди мөнәсәбәтләр бар. Матур, сөйкемле татар егете, миннән яшьрәк», – диде җырчы шәхси тормышы турындагы яңалыклар турында.

Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова җырчыдан ЭКО турында да сорады.

«Хастаханә юлында йөреп торам, барысы да җайлы бара дип әйтә алмыйм. Бәби алып кайту теләге бар, әлбәттә. Болай мин үземне бәхетле дип саныйм. Эшләгән эшем – яраткан эшем, яши торган урыным матур, икенче эшем «хатын-кызлар клубы» да – яраткан эшем, яраткан тамашачым, яраткан кешем бар, карт булса да әти исән-сау, туганнарым күп. Бәхетле мин. Әмма тулы бәхет дигән нәрсә бар бит. Ниндидер могҗиза булып анысы да тормышка ашса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Анысы ниндидер могҗиза булса гына, дигән уйда яшим инде. Ни дисәң дә хатын-кыз әни булырга омтыла. Табигать бу… Минем ул хисем таралмаган, җыелып бара», – дип ачылып сөйләде Гөлназ Сираева әни буласы килү теләге турында.

Җырчы иҗатны икенче планга куеп, «Хатын-кызлар клубы» проекты буенча эшләвен әйтте. Тормышта проблемалары булган хатын-кызлар җыелып, аларның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар, нәселләрен өйрәнәләр, архивларга мөрәҗәгать итәләр...

«Әлбәттә, нәсел темасына мин болай гына килмәдем… Бетмәс-төкәнмәс, бер нәтиҗәсез хастаханә юлын таптауларым китерде... Могҗизага өметләнеп…» – дип сөйли ул үзенең сторисларында һәм ЭКО дип язылган күрсәткеч буйлап китеп бара», – дип язган иде «Интертат».

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 32.40 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100