Гөлназ Сираева социаль челтәрләрдә үзенең хастаханә юлларында йөрүе хакында сөйләде. Сәбәбе – җырчының әни буласы килә…
Гөлназ Сираева соңгы вакытта тирәнтен рәвештә нәсел җепләрен дә өйрәнә башлаган. «Нәселне агач итеп күз алдына китерергә мөмкин. Аның тамырлары никадәр ныграк булса, ябалдашлары да шуның кадәр киңрәк, ныграк була. Тамырлар – ул безнең әби-бабайларыбыз», – ди ул. Җырчы нәсел буенча күчә торган төп проблемаларны атаган. Алар арасында акчасызлык, гаилә бәхете булмау, сәламәтлек начар булу, нәселнең тулысынча ябылу проблемалары бар.
«Әлбәттә, нәсел темасына мин болай гына килмәдем… Бетмәс-төкәнмәс, бер нәтиҗәсез хастаханә юлын таптауларым китерде... Могҗизага өметләнеп…» – дип сөйли ул үзенең сторисларында һәм ЭКО дип язылган күрсәткеч буйлап китеп бара. Ләкин ахыргы сторисларында Гөлназ Сираева, күз яшьләрен сөртеп: «Әмма мин булдыра алмаслык максатлар да бар шул», – дип әйтә.
Җырчыга уңышлар телибез, барысы да яхшы булыр дип ышанып калабыз!