Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Илдус Лотфуллин грипп турында: «Беренче дулкынның иң югары ноктасына җиттек»

news_top_970_100
Табиб Илдус Лотфуллин грипп турында: «Беренче дулкынның иң югары ноктасына җиттек»
социаль челтәрләр

Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин социаль челтәрләрдә грипп вакытында тән температурасын төшерү буенча киңәшләр яза.

«Планетабыз буйлап грипп атлый. Казанга ул аеруча каты басып, нык адымнар белән килә. Бөтен кеше авырый. Минем уйлавымча, бу атнада гриппның беренче дулкынның иң югары ноктасына җиттек.  Соңгы күрсәткечләр буенча бездәге гриппның 94 проценты – дуңгыз гриппы.

Тән температурасы буенча сораулар күп килә. «Ибупрофен»ны 6 айдан гына бирергәме, әллә инде 3 айлык балаларга да бирергә мөмкинме? Кечкенә балаларга «Нурофен»ны көнгә 4 тапкыр бирергә буламы? Температура ничә булганда төшерә башларга кирәк? «Ибупрофен»мы, «Парацетамол»мы – кайсы яхшырак?» Бу сорауларга төгәл җавапны сезне дәвалаучы табиб бирергә тиеш, әлбәттә. Шулай да:

  • Түзәрлек, тормыш сыйфатын бозмый торган температураны төшермәсәгез дә була. Тән температурасын төшерә торган препаратларны көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк, дигән фикер дә дөрес түгел.  
  • Альтернатив температура төшә торган препаратлар эчәргә кирәкми. «Ибупрофен» һәм «Парацетамол» («Нурофен», «Педифен», «Панадол», «Эффералган», «Цефекон») гына куркыныч түгел. Калган даруларның файдасына караганда зыяны күбрәк.
  • Аспирин эчмибез! Бу турыда һәр кеше белә!
  • ОРВИ вакытында «Аналгин» ( «Спазган», «Баралгин») һәм «литичка» (литик катнашма) куллану куркыныч. «Аналгин»ны хирургиядә кулланалар, ләкин бу – бәхәс өчен аерым тема. Казанда «литичка»лар инде юк дәрәҗәсендә.
  • «Нимесулид» («Нимулид», «Найз») – температураны төшерә, ләкин бавыр өчен бик зарарлы.
  • Аз дозада бирелсә, «Ибупрофен» һәм «Парацетамол»ның тәэсире булмаска мөмкин. Шуңа күрә аны үзегезгә исәпләп чыгарырга кирәк. Даруның этикеткасында күрсәтелгән доза, еш кына, җитәрлек булмый.
  • Тәнне юеш чүпрәк белән ышкырга һәм авыруга җил өрдерергә була. Кайбер дәвалау оешмаларында балага җил өрдерә торган махсус капчык та бар, хәтта. (Минем кызымны ДРКБда шулай дәвалаганнар иде).  Уксус һәм спирт белән ышкырга ярамый, чөнки алар тәнгә сеңә.
  • Гриппның беренче көннәрендә үк температура 36,6га төшәр дип көтәргә кирәкми. Бу – мөмкин хәл түгел, сабыр булу сорала. 
  • Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин: «Казанга грипп килде!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100