Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин: «Казанга грипп килде!»

news_top_970_100
Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин: «Казанга грипп килде!»

Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин Казанга грипп килүе турында кисәтә, үзенә мөрәҗәгать итүләр буенча авыруның төп билгеләре турында яза.

«Казанга грипп килде! Каникуллар грипп белән авыру очраклары артуга ирек бирмәгән иде. Уку башлану белән балалар өйгә вирус ташый башладылар.

Мин хәзер Казанда түгел, ләкин пациентлар белән онлайн аралашу аша да картина күзаллана.

Грипп ОРВИ түгел: 

– Бишенче көн температура, антибиотик ярдәм итми (антибиотик эчәргә кирәкми дә иде);

– Кисәк температурабыз күтәрелде, борыннан акмый, ютәл дә юк. Шуннан соң тавыш бетте («коры катар», ларингит)

– Гаилә белән чирлибез: өшибез, буыннар, мускуллар, баш авырта (грипп триадасы);

– Яктыга карый алмыйм, борыннан кан китте, тәндә кызыл тимгелләр (бу – авыруның катлаулырак очрагы);

– Бер тапкыр костык, эч китте (аеруча кеченә балалар арасында еш очрый);

– Кан анализы начар: тромбоцитлар, лейкоцитлар түбән;

– Гриппка тест ясадык – уңай нәтиҗә күрсәтте.

Гриппны фәнни тикшерү институты аеруча да дуңгыз гриппы белән авыру очраклары күп булу турында яза. Узган атнада тикшерелгән 326 очракның 288е дуңгыз гриппы булып чыкан.

Вакцинациягә килгәндә. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы 4 компонентлы 15 мкг антиген булган «Ультриск Квадри» Россия вакцинасын тәкъдим итә. Мин үзем аны сентябрь аенда ук куйдырдым.

Хәзер куйдырырга буламы? 

Прививка кыш һәм яз куярга рөхсәт ителә. Дөрес, хәзер авырып китсәгез, ул прививканың тәэсире булмаячак, чөнки антәнчекләр барлыкка килгәнче озак вакыт уза. Ләкин гриппның икенче дулкыны да килеп җитәргә мөмкин бит – ул очракта сезнең саклану чарасы була дигән сүз. 

Осельтамивир кууланырга буламы? Тәкъдим ителгән препаратлар арасында ул бар, ләкин соңгы елларда әлеге препаратка карата сораулар күп. Аны бары тик табиб кушуы буенча гына кулланырга мөмкин», – дип яза табиб. 

Комментарийларда табибтан грипп вакытында югары температураның ничә көн саклануы турында сораганнар. Аның сүзләренчә, бу чир вакытында температура 4 көн, хәтта бер атна да сакланырга мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100