Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Грипп иң куркыныч вируслы авыру булып кала"

Грипп дигән афәткә каршы көрәш - көзге темаларның берсе. Табиблар ел саен грипптан саклануның иң ышанычлы юлы булган вакцинация әһәмиятен аңлата. Россиядә гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясенә старт бирелде. “Татар-информ” агентлыгындагы матбугат конференциясендә прививка кампаниясе турында сөйләделәр.

news_top_970_100
"Грипп иң куркыныч вируслы авыру булып кала"

Ничә доза вакцина кайтарыла?

Быел Татарстанда грипптан прививканы былтыргыга караганда күбрәк кешегә ясарга ниятлиләр. Узган сезонда 1 млн 800 мең кеше вакцинацияләнгән булса, быел барлыгы 2 млн кешегә прививка ясау күздә тотыла.

– Грипп иң куркыныч вируслы авыру булып кала. Йогышлы, тиз тарала, берьюлы зур халык катламнарына зыян китерергә мөмкин. Ел саен сезонлы эпидемияләр вакытында планета халкының 10 процентка кадәр кешесе авырый. Бу 1 миллиард кеше дигән сүз. Ел саен грипптан өзлегүләр аркасында меңләгән кешеләр һәлак була, - диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

65 яшьтән яшьрәкләр вакцинация ясаткан очракта, грипп бөтенләй диярлек таралмый. Вакцинация 65 тән узган кешеләр арасында госпитализацияне 70 процентка киметә.

Марина Патяшина сүзләренчә, грипп өзлегүләре белән куркыныч. Беренче чиратта, бу үпкә ялкынсынуы (пневмония), ә ул үлемгә китерергә мөмкин.

Былтыргы сезонда Татарстанда ОРВИ һәм грипп эпидемиясе чаң сугарлык булмаган. Марина Патяшина әйтүенчә, эпидемия вакыты 5 атна – 28 гыйнвардан 3 мартка кадәр дәвам иткән. Шул чорда республикада 139 меңгә якын кеше авырган – бу республика халкының 4 процентыннан кимрәк.

– Узган елда авыру күрсәткечләре түбән булуда вакцинация уңай роль уйнады. Һәр икенче кешегә прививка ясалган иде. Прививкалы кешеләр арасында бер грипп очрагы да теркәлмәде, - диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, грипп өч атна эчендә колач җәеп, эпидемиягә әйләнергә мөмкин.

– Былтыр гриппның беренче очракларын 7 гыйнварда ачыклаган идек, 28 гыйнварда эпидемия күтәрелеше теркәлде, - диде ул.

Балалар иң – сизгер категория

Былтыр балалар барлык авыручыларның 70 процентын тәшкил иткән.

– Гриппны өлкәннәр һәм балалар аеруча авыр кичерә. Бу категорияләр өчен өзлегүләр бик куркыныч. Иммун системалары вирус белән әле очрашмаганлыктан, балалар грипп белән нык авырый. Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар өчен вирус, иммун системалары инде какшаганрак булуы аркасында куркыныч, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Республикада план буенча җәмгысе 594 мең балага прививка ясату ниятләнә. Август азагына 300 мең доза вакцина инде кайтарылган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, балалар һәм йөкле ханымнар өчен гриппка каршы аерым төр вакцина кулланыла.

– Анда консервантлар юк, һәм ул җиңелрәк кичерелә. 594 мең балага, 13 мең йөкле хатын-кызга прививка ясату планлаштырыла. Бүген хастаханә-сырхауханәләрдә шушы вакцина бар. Теләге булган һәркем, табибына мөрәҗәгать итеп, прививка ясата ала, - диде Абашев.

Олылар өчен исә, медицина учреждениеләренә бүген 600 мең доза вакцина кайтарылган.

Риск төркеменә кемнәр керә?

Риск төркеменә, ягъни, авыру йогу куркынычы зур булган категориягә түбәндәгеләр керә:

- хроник үпкә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире, бөер, бавыр авыруларыннан, симерүдән интегүче балалар һәм өлкәннәр;

- алты айдан зуррак балалар, мәктәп һәм бакчаларга йөрүче балалар;

- йөкле ханымнар;

- яше 60 тан узган кешеләр;

- медицина, мәгариф, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәләре хезмәткәрләре.

Быелгы гриптта нинди вирус штаммы фаразлана?

Республикада былтыр H1N1 А гриппы киң таралган булган, ул 60 процент тәшкил иткән. 2017 елда H3N2 А гриппы хакимлек иткән.

Вакциналар Россиядә җитештерелгән. Алар составына 2019-2020 еллар сезонында көтелә торган актуаль штаммнар кергән. H1N1 һәм H3N2 вирус штаммнары булган А гриппы һәм В гриппы вирусы.

Альмир Абашов әйтүенчә, штаммнарның куркынычын алдан әйтеп булмый. Барысы да организмның индивидуаль үзенчәлекләреннән тора. Бик нык, кисәк бәрә торган формалары бар, бигрәк тә иммунитетлары зәгыйфьләнгән, стресс, авыр чир кичергән кешеләр моңа дучар. Авыруның күтәрелеш чорында бу кешеләр сак булырга тиеш.

Вакцинация кайчанга кадәр барачак?

Вакцинация өчен иң кулай вакыт – сентябрь, октябрь, ноябрь.

– 1 декабьгә кадәр без барлык кешегә дә прививка ясатып өлгерергә тиеш. Иммунитет формалашырга өлгерсен өчен, ким дигәндә, ике атна кирәк. Вакцинациядән соң иммунитет 6-8 атна саклана, - диде Патяшина.

Прививканы метро станцияләре янында һәм транспорт хәрәкәте тыгыз булган тукталышларда кадату мөмкин

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин булачак. Барлыгы 165 күчмә пункт эше күздә тотыла. Ихтыяҗга карап, аларның саны я арттырыла, я киметеләчәк.

– Сырхауханәләрдә генә түгел, халык күпләп йөри торган урыннарда да күчмә комплекслар куячакбыз. Бригадалар медицина автотранспорты базасында эшләячәк. Метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак. Прививка кампаниясе массакүләм характерда узар дип ышанабыз, - диде Абашев.

Статистика буенча бер авыру кеше эш коллективында 70 процентка кадәр хезмәткәргә грипп йоктыра ала. Шул сәбәпле, белгечләр предприятиеләр җитәкчеләре колагына вакцинацияне оешкан төстә коллективларда үткәрү кулай булуын искәртте.

– Вакцинация нәтиҗәсен күрү өчен, коллективта, ким дигәндә, 75 процент хезмәткәргә прививка ясату кирәк. Офисларда, зур компанияләрдә бактерицид нурланыш җайланмалары куйсалар, бик яхшы, ул вирусны тоткарлап, каршы тора ала, - ди Патяшина.

Киңәшләр:

  • Кешеләр күпләп йөри торган урыннардан мөмкин кадәр азрак булырга тырышырга;
  • сабын белән кулларны еш юарга;
  • йөткерә торган кешеләрдән ераграк торырга;
  • бүлмәләрне җилләтеп торырга;
  • сәламәт тормыш рәвеше алып бару, яхшы туклану,  туйганчы йоклау.
  • табиб кушуы буенча препаратларны куллану.
  • битлек кияргә оялмаска;
  • аз гына шикләнсәң дә, табибка барырга.

Грипп билгеләре

Грипп вакытында температура кисәк күтәрелә, ул 37,5тән 39 градуска кадәр менәргә мөмкин, мускуллар, буыннар, баш авырта башлый. Ютәл, томау башлана, тамак авырта. Бу очракта балаларны мәктәпкә яки бакчага илтү дә, олыларга эшкә чыгып китү дә ярамый. Өйгә табиб чакыру кирәк.

Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде.

– Сез дә риск категориясендә торасыз, чөнки һәрдаим кешеләр белән аралашасыз. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга кирәкми. Үкенечле үлемнәр бездә булмаса да, Россия шәһәрләрендә алар булды, - дип кисәтте ул.

Марина Патяшина үзе дә матбугат очрашуыннан соң прививка ясатты.

– Өч балам бар, аларга да ясатам. Йөкле вакытта да ясаттым. Ул вирустан саклый, бер зыяны да юк. 100 процент саклый димибез, ләкин барыбер авырсагыз да, җиңелчә формада узачак. Мин әти-әниләрем, бөтен туганнарым, гаиләм сәламәтлеге сагында торам, - диде. 

Республикада ОРВИ һәм грипп буенча хәлне һәм профилактика чаралары турында халыкка җиткерү өчен Роспотребнадзор кайнар линия ача. Белгечләр (843) 238-52-11 һәм 238-96-84 телефон номерлары буенча консультация бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100