61 яшьлек Григорий Лепсның 18 яшьлек студент кыз Аврора Кибага өйләнергә җыенуы турында язган идек. Кызның әбисе туй алдыннан шартын әйткән. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы яза.
Григорий Лепс белән Аврораның яшь арасы – 43 ел. «Комсомолка» кызның туганнары белән элемтәгә чыккан. Аврораның әнисе булачак бәйрәмгә карата бернинди комментарий да бирми. 74 яшьлек әбисе Галина Палилова бу хәбәргә шаккаткан.
«Сез, нидән чыгып, анда инде туй, дип уйлыйсыз? Юк, мин туй турында берни дә белмим, башта никах (венчание) булырга тиеш. Дөресрәге, башта нәрсә дә булса (ред. – ярәшү) булырга тиеш. Хәзер үк туй булыр дип уйламыйм», – дигән кызның әбисе.