Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

61 яшьлек Григорий Лепс 18 яшьлек студент кызга өйләнә

news_top_970_100
61 яшьлек Григорий Лепс 18 яшьлек студент кызга өйләнә

61 яшьлек Григорий Лепс МГИМОда укучы 18 яшьлек Аврора Киба исемле студенткага өйләнә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Григорий Лепс элекке хатыны Анна белән

Фото: © социаль челтәр

Артист 20 ел буе яшәгән хатыны, 3 баласының әнисе Анна Шаплыкова белән күптән түгел аерылышкан иде. «Комсомолка» язуынча, аерылышуның сәбәбе – Григорийның башка хатыннар белән, телевидение алып баручылары Яна Кошкина һәм Юля Барановская белән чуалуы. Лепс башта бик нык кайгыруын әйтте, аннары эчеп йөрде, әмма хатыны кире кайтмады. Быел яз Лепс гашыйк булуын әйткән. Ул: «Мин инде карт, әмма бер хатын бар. Бик яхшы хатын, бик матур хатын, мин аңа тугры, мин аңа сокланам, ул – чын хатын. Бераз миннән яшь, 30 яшь тирәсенә», – дип язды. Соңыннан бу хатынның 26 яшьлек Елизавета Рудель икәне билгеле булды, әмма артист аның белән аерылды да. Күптән түгел Петербургта узган халыкара икътисади форумга Григорий Лепс 18 яшьлек кыз белән килгән. Кыз аның җырларына биегән, аннары җырчы бүләк иткән бриллиант кашлы йөзек белән мактанган. Кызның күлмәге 213 мең сумлык «Rasario» бренды икәне ачыкланган.

«Муз-ТВ» премиясен тапшырганда, артист Аврораны кәләшем дип атаган. «Ул әле хәл итмәде, әмма минем кәләшем булыр мөгаен», – дигән ул. Лепсның дуслары, озакламый туй булачак, дип әйткән.

Лепсның кызга биргән 30 миллион сумлык йөзеге

Фото: © Аврораның социаль челтәреннән

Басма язуынча, кыз Лепс белән әнисе аша танышкан. Лепс аның әнисе Татьяна Киба белән яхшы таныш икән. Аның аша танышып, кыз Лепс белән очраша башлаган.

Аврора Лепс биргән чәчәкләр һәм 30 миллион сумлык йөзек белән мактана. Кыз балет мәктәбенә йөргән, чит илләрдә еш ял иткән. «Комсомолка» язуынча, Аврора үзеннән 43 яшькә өлкән Лепсның байлыгына кызыгып чыкмаган. Мөгаен, бу – саф мәхәббәт.

Җырчының дуслары әйтүенчә, бу кыз белән очраша башлагач, Лепс эчүен ташлаган. Әмма алар: «Гришага бу туй нәрсәгә кирәктер...» – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100