«Гомер буе тырышып корган тормышны чүплеккә илтеп салдык»: Аш-Буҗидә 2 хуҗалык янды
Узган җомга – 2 май көнне Кукмара районы Аш-Буҗи авылында коточкыч янгын чыгып, 2 гаиләне йорт-җирсез калдыра. Җомга намазыннан соң чыккан янгын ярты сәгать эчендә бер хуҗалыкны тулысынча юк итеп, күрше йортка да сикерә.

Беренче йорт хуҗалары – Муллахмәтовлар гаиләсенең өйләре, гаражлары, мунчалары, сарайлары – берсе дә калмый, күршеләре – Шәриповлар гаиләсен Аллаһы Тәгалә саклый, түбәләре генә яна, өйнең эчләре, техника сакланып кала.
Әни йөгереп чыкты да: «Янабыз!» – дип кычкырды
Фирзия ханым Муллахмәтова 4 нче курста укучы малае белән тора торган була, ә ире Илнур күптәннән йөрәк чиреннән китеп барган. Ике баласын ул үзе аякка бастыра. Янгын чыккан көнне өйдә май бәйрәмнәренә дип кайткан кызы белән 3 оныгы да була.
Фирзия ханымның улы Илмир башта өйдән төтен чыгуын аңламауларын, мунчадан чыккан төтен генә дип уйлауларын әйтте.
«Ул җомга көнне иде бит. Җизни белән җомга намазына киткән идек. Өйдә әни, апа, 3 бала калдылар. Без мәчеттән ерак тормыйбыз. Кайтып барганда, төтен чыгуын күрдек. Аны башта өй яна дип уйламадык та, кеше мунча яккандыр дип торабыз. Төтене дә алай каты чыкмый иде. Өйгә таба килеп җиткәндәрәк, әни йөгереп чыкты да: «Янабыз!» – дип кычкырды. Өйдән апа белән балаларны алып чыктык та, аннары икенче тапкыр өйгә керерлек түгел иде инде. Аллаһка шөкер, үзебезгә зыян килмәде. Өйдән генә бернәрсә дә алып чыгып җитә алмадык.
Кисәк янып китте дә, барысы да агачтан булгач, 30 минут эчендә бөтен җиргә капты. Янгын сүндерүчеләр килгәнче янып та бетте. Ярар инде, күрше-тирәләрне сакладылар, алай да түбәләре янды, ләкин өйләре төзәтерлек», – дип сөйләде ул.
Йортның хуҗалары әйтүенчә, янгын электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыга.
«Бөтен нәрсә янып бетте: өй дә, гараж да, сарай да, мунча да. Яңа йорт түгел инде, әмма яңартылып торган иде, нәселнең төп йорты. Хәзерге вакытта туганнарда, әтинең абыйларында торабыз. Авыл халкы да ярдәм күрсәтә, авыл бердәм. Шул җирдә яңа йорт салу исәбе инде хәзер», – ди Ильмир.
«Гомер буе тырышып корган тормышны чүплеккә илтеп салдык»
Икенче көнне авыл халкы, техникалар алып, йорт-җир территориясен җыештырырга да килә. Бер көн дәвамында бөтен җирне тәртипкә салып та китәләр. «Гомер буе тырышып корган тормышны чүплеккә илтеп салдык», – ди Фирзия ханым.

Муллахмәтовларның йорты
Фото: © Айгөл Шәрипова
Зур Сәрдек авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фаттахов авыл халкы тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
«Үз авыллары акча җыеп чыкты. Хәзер күрше авыллардан да акча җыеп бирәсе була. Бүген-иртәгә тапшырабыз инде аны. Күрше җирлекләрдән дә булышырга белдерделәр. Ул яктан сорау юк. Алар – безгә, без – аларга булышып яшибез. Авыл халкы янган йортларны җыештырырга булышты, кичә көне буе шунда эшләделәр. Бөтен җирне җыештырып кайтып киттеләр. Икенче йортны сүтмәделәр инде, анысын төзәтерләр», – диде ул.
«Төшегез, янасыз!» – диделәр
Икенче йорт хуҗалары – Шәриповлар – янгын чыккан вакытта өйдә булмыйлар. Икенче авылга туганнары янына киткән булалар.
«Без ул көнне үзебез өйдә түгел, башка авылга туганнар белән очрашырга киткән идек, әмма әти белән әни өйдә иделәр. Без иремнең әти-әниләре белән бергә яшибез. Безгә телефоннан шалтыратып: «Күршеләрегез яна, тизрәк кайтыгыз!» – диеп әйттеләр. Бик каты булган инде ул, без янганны күрмәдек, ләкин без кайтып җиткәндә, өебезгә керә торган түгел, бик каты төтен иде. Анда җыелган кешене белсәгез сез, бик күп кеше килгән иде, өй алдына да үтәрлек түгел.
Чорма кып-кызыл ут эчендә иде, аннан өй исән калыр дип уйламаган да идек, әмма стеналары утырып калды. Яшьләр үз-үзләрен аямыйча, чормасы янып тора торган түбәнең өстенә менеп, су сиптерделәр. Астан халык: «Төшегез, янасыз!» – дип кычкыра. Аллаһы Тәгалә безгә аларны сәбәпче итте инде, шушы өебезне калдырды. Күршеләребезнең бер әйберләре дә калмады, аларның янында безнең хәлебез Аллаһка шөкер әле. Түбә янды, өй эченә сулар акты, ә холодильник, телевизорны – бөтен техниканы без кайтканчы алып чыкканнар. Шул диваннар, өй җиһазлары гына су эчендә калды», – дип сөйләде Айгөл Шәрипова.
Айгөл ханым ире Факил белән Аш-Бүҗидәге үзләренең төзелеш кибетендә эшли. Гаиләдә алар 7 кеше: әти-әниләре, 2 уллары һәм балалар бакчасына йөрүче 1 кызлары бар.
«Узган елны бер улыбыз армиядән кайтты, быел икенчесен озатырга борчылып йөри идек. Менә шундый хәл килеп чыкты (елый).
Әти-әни янгын башланган вакытта өйдә булалар, аларга иремнең апасы кереп әйтә. Ул аларны үзләренә алып киткән иде. Аннары егетләр, кызлар өйгә кереп, алып чыга алган бөтен әйберне дә алып чыкканнар. Соңыннан өйне алып кереп күрсәтеп: «Стеналары бернәрсә дә эшләмәгән, ялт иткән», – дип әйттеләр дә. Андагы ялкыннан соң, өйнең басып калуы – могҗиза. Хәзер түбәләр ябасы була инде, тагын нинди яклары килеп чыгар. Шулай күрәчәк булган инде безнең», – диде ул.
Хәзерге вакытта алар гаиләләре белән апаларында торалар. Авыл кешеләренең һәм бөтенләй таныш булмаган, башка авылларда, районнарда яшәүчеләрнең бар яктан ярдәм итәргә әзер торулары өчен ул зур рәхмәтләрен җиткерде.
«Кеше бездә шулкадәр әйбәт инде, әгәр дә үз-үзләрен аямыйча, ут эчләренә кермәгән булсалар, безнең стеналар утырып калмый иде. Безгә ярдәмгә килгән кешеләргә чиксез рәхмәтләр», – дип белдерде Айгөл ханым.
Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр дә сез әлеге гаиләләргә авыр хәлләрендә ярдәм белдерергә теләсәгез, акчалата ярдәмне әлеге реквизитлар аша җибәрергә була:
+7 953 496 74 19 – Муллахметов Ильмир Ильнурович («Тинькофф», «Авангард», «Сбербанк»)
+7 937 528 49 81 – Шарипова Айгуль Ильдаровна («ВТБ», «Сбербанк»)

Фото: © Ләйсән Хәмәтдинованың социаль челтәреннән

Фото: © Ләйсән Хәмәтдинованың социаль челтәреннән