Гомер буе балалар белән эшләгән Ләлә Касыймова: «Әтием язмышы Тукай язмышына тиң...»

Иксез-чиксез офыкларга, төпсез күккә карап: «Мин кайда, дөрес басып тораммы бу урында, әллә ялгыш, адашып кына килеп чыкканмынмы? Кем мин?» – дип тирән уйларга чумганыгыз бармы?
Кара туфракта шытып чыккан орлык сыман, һәркемнең үз туган җире, газиз мохите була. Шуннан аерып язмыш читкә алып китсә, кеше сагына, җаны өзгәләнә, бу җирдә үзен таба алмыйча иза чигә. Үсемлекне дә бит шытып чыккан урыныннан йолкып, башка урынга утыртсаң, үсеп китә алмыйча сулып кала. Әмма вакыт үткәч, яңа туфракка ияләшкәч, тамырлары ныгып, яңа мохитне ямьләп, чәчәк атарга мөмкин. Ә нигә соң аны шытып чыккан урынында гына үстермәскә? Ә нигә кешеләр туып-үскән ояларын, газиз кешеләрен калдырып, чит якларга чыгып китә? Кешене язмыш, ризык йөртә, диләр. Тормышта бар да үзең теләгәнчә генә булмый шул. Яңа танышым, Кистем авылында яшәүче Ләлә ханым Касыймова белән аралашкач, менә шундый фәлсәфи уйлар үтте минем башымнан. Ул үзе белән таныштыруны язмышлары бик катлаулы булган әти-әниләре, әби-бабалары турында бәян итүдән башлады.
Минем әнием Ульяновск өлкәсе Инза районының Стрельниково авылыннан. Сугыш вакытында Кистем егетенә кияүгә чыккан, Киров шәһәрендә яшәгәннәр. Ирен сугышка алганнан соң, 3 айлык бала белән монда, Кистемгә, иренең авылына яшәргә кайткан. Әмма сөйгән ярын кабат күрергә насыйп булмый аңа. Иренең үлеме турында хәбәр алган. Әнием Мәүзә Сафиулла кызы Шакирова бик чая, тырыш, төгәл кеше иде. Мишәрлеге дә җитәрлек булды. Гомер буе әни «кистемчә» түгел, саф үзенең телендә сөйләште. Әтисе мулла, әнисе абыстай булган аның. Нәселләрендә дворянлык титуллары булган. Әмма, коллективлаштыру башлангач, «кулак» дип репрессияләп, аларны Архангельск өлкәсенә озатканнар. Язмыш аларны анда-монда каккалап-суккалап йөртсә дә, әби-бабам динебездә, милләтебезгә тугры булып калган. Әбием үз өенә балаларны җыеп, аларга гарәп телен өйрәткән. Әнием дә аннан дини тәрбияне яхшы алган, Коръәнне бик әйбәт укый иде. Авылда мәетләрне юып, соңгы юлга озатып йөрде. Абыстайның уң кулы булды.
Аннары әнием минем әтине очраткан. Әти әнидән 20 яшькә яшьрәк булган! Мине әни 47 яшендә тапкан. Кызганыч, миңа 4 яшь чакта әти вафат булган. Ул вакытта бик бәләкәй булсам да, әтием Шәйхулланы хәтерлим. Ә әтиемнең язмышы бигрәк тә аянычлы, нәкъ Габдулла Тукайныкына охшаган.
Авылда Нәфисә исемле бик сылу кыз булган. Егетләр аның гүзәллегенә сокланганнар, гашыйк булып йөргәннәр. Ә ул Лотфулла исемле егетне ошата һәм егетнең тәкъдимен кабул итә. Тиздән аңа кияүгә дә чыккан. Тик озак яши алмыйлар, Лотфулла туберкулез авыруы белән чирли башлый. Әтием тумыйча да калган, Лотфулла якты дөнья белән хушлаша. Күп вакыт та үтми: «Үзеңә генә бу тормышта яшь бала белән авыр булыр, Нәфисә, чык миңа кияүгә, мин синең улыңны үземнеке кебек яратып тәрбияләргә ярдәм итәрмен», – дип, Исхак исемле егет тәкъдим ясый Нәфисә әбигә. Шулай итеп 40 көнлек бала белән Исхакка кияүгә чыга ул. Бик матур, тату яшәгән дә булырлар иде алар, тик әтигә 3 яшь булганда Нәфисә үзе үлеп китә. Болай да ятим бала, икеләтә ятим булып, үги ата тәрбиясендә кала. Бабай Мәрфуга исемле хатынга өйләнә. Ул үз әбиебез булмаса да, үз оныклары кебек тәрбияләде безне. Кечкенә өйдә 11 кеше яшәдек, үстек, – дип, нәсел җепләре турында сөйләп бирде Ләлә ханым.
Аның күңелгә ятышлы тавышы, мавыктыргыч сөйләме авызына каратып тора. Ә мин Ләлә апаны күрү, сөйләмен ишетү белән: «Без Ульяновск өлкәсе журналистлары белән еш очрашабыз. Сез сөйләшүегез, хәтта кул ишарәләрегез белән аларга шундый охшагансыз. Югыйсә сез Кистемдә туып-үскәнсез. Әниегез туган ягы сөйләмен саклап калып, ничек шулай сезгә тапшыра алган?!» – дип гаҗәпләндем.
Миңа Ләлә апаның үз тормыш юлын ничек коруы да кызык иде.
10 сыйныфны Кистемдә тәмамладым. Аннары укытучы булырга теләгән идем, балларым җитмәде. Саимә апа балалар бакчасына няня булып эшләргә чакырды. 1 ай гына эшләдем, тәрбияче эштән китте. 1 ай сынау срогы белән мине тәрбияче итеп алдылар. Минем эшләгәнемне ошаттылар, күрәсең, биредә 10 ай эшләдем тәрбияче булып. Эшкә алынганда, миңа 18 яшь тулмаган иде әле. Шуңа карамастан РОНО мөдире эшкә алырга ризалык бирде. Сарапул педагогия училищесына укырга кердем. 9 сыйныф бетергәннәргә – 4, 10 сыйныф тәмамлаганнарга 2 ел укыйсы иде. Училищены тәмамлап, Кистемгә кире кайттым. Барлыгы 42 ел биредә тәрбияче булып эшләдем.
Бакчабыз агач бинада иде. Мөдире Сәимә Гыймазетдинова булды. 3 төркем, кайсы елларны 4 төркем дә эшләгәне булды. Гөлфирә Сафиулла кызы һәм Рәмзия Нуриәхмәт кызы минем остазларым булдылар. Мин хезмәттәшләремә бүген дә рәхмәтле. Шунысын ассызыклап үтәсем килә: Кистемдә балалар бары тик мондагыча сөйләшәләр иде, аз гына да русча белмәделәр. Китаплар бар да татарча. Ә русчаларын укып, татарчага тәрҗемә итә идек. Әдәби татарчаны укысаң: «Апа, «кистемчәгә» тәрҗемә итегез!» – дип сорыйлар иде. Мисал өчен Габдулла Тукайны укыйбыз икән, аны «Нәкъ Казан артында...» дип түгел, «Туч Казан артында...» дип тәрҗемә итәсе. Безнең алга балаларга русча өйрәтү бурычы куела иде. «Обучение детей русскому языку» дип, программа төзи идек. 90нчы еллар җиткәч, балалар үзләреннән-үзләре руска әйләнә башлады. Менә яңадан программа төзибез, хәзер инде балаларны татар теленә өйрәтү буенча.
Мин ничәмә тапкыр аттестация үттем – барысы да татар телен саклап калу буенча. Сабантуй бәйрәмнәре уздырдык, милли йолаларга багышлап кичәләр оештырдык. Музыка белгечебез Зөфәр Зиннәтулла улы Касыймовның булуы бик нык ярдәм итте. Аның музыка буенча махсус белеме булмаса да, бик оста гармунчы иде.
Яңа балалар бакчасын ачтылар, анда пианино да бар иде. Зөфәр абый пианинода да уйнады. Бакчада ул бердәнбер ир-ат иде. Шунлыктан, музыка белгече булып эшләсә дә, бакчадагы бар ир-ат эшен алып барды. Кайда ватыла – төзәтте, алыштырды, көйләде.
1995 елны мин «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы билгесе»нә лаек булдым. 1985-1990 елларда бакча мөдире булып эшләдем. Балам туып, декрет ялында утырганнан соң, мөдир булырга теләмәдем. Чөнки минем балалар белән эшләсем килә иде.
Соңрак, оптимизация булып, балалар бакчасын мәктәп белән берләштерделәр. Бик авыр булды бу күченү безнең өчен. Буш бер класска керттеләр. Аны кулдан рәсемнәр ясап (кайсын – үзем, кайсын рәссам яллап) балаларга күңелле, ямьле булсын дип, милли рухта бизәргә тырыштым. Татарча сөйләштек. Ашарга утырганда, һәрвакыт «Бисмилла» әйттерә идем. Йокларга ятканда, әкият укыйм, аннары: «Бисмилланы әйтәбез дә, уң якка борылып ятып йоклыйбыз, балалар», – ди идем. Удмурт балалары кушылгач, аларның уеннарын, риваятьләрен, әсәрләрен өстәргә туры килде. Зөфәр абый 2015 елда китте. Аның эштән туктавы бакча өчен югалту булды.
Балалар елдан-ел үзгәреп тора. Элек балалар бер авыз сүз русча белмәсә, хәзер күпчелек русча сөйләшәләр, татарча аралашканы да акцент белән сөйләшә.
Хәзер сез лаеклы ялда. Балалар бакчасында еш буласызмы?
Чакыралар, бигрәк тә бәйгеләр үткәндә, жюрида утырырга тәкъдим итәләр. Рәхмәт, онытмыйлар. Тәрбиячеләр көненә, Өлкәннәр көненә тәрбиячеләр, балалар бүләкләр күтәреп киләләр. Чәй эчәргә дә чакыралар, урамда очрасалар, әллә кайдан якын итеп исәнләшәләр. «Ләлә апа үстергән балалар үзләре дә әби инде хәзер. Ләлә апаны хөрмәт итәбез. Кистемдә үскән балаларга кендек әбисе урынына инде ул, – ди аның турында Илмир Касыймов. – Ләлә апа булмаса, балалар татар телендә сөйләшмәсләр иде».
– Үзегезнең балалар турында да сөйләп үтегез әле? – дип кызыксынам Ләлә ападан.
Ике балабыз бар. Улым Ижауда яши, үзенең шәхси оешмасы бар. Аның үз балалары өчәү. Кызым – юрист. Санкт-Петербур шәһәрендә яши. Ул төзелеш компаниясендә эшли. Олы оныгым саф татарча сөйләшә. Укыганда чүпче татарлары турында эзләнү эшләре яза иде. Икенчесе татар телен начаррак белә. Ул дингә бик тартыла. Имтиханнардан соң да: «Әби, менә шушы догаларны укып кергән идем, булышты бит», – дип шалтыратып, сөенечен уртаклаша.
Кайда гына булсам да, татарча сөйләшәм. Балалар шалтыратса да, татарча аралашабыз. Кызым да, улым да татар милләтеннән булулары белән горурланалар. Төркиягә барып кайткач, «Анда күпчелек диярлек «кистемчә» сөйләшәләр. Бигрәк тә акча санаганда... Татар телен белүнең файдасы тиде», – диделәр.
Мин инде бакчада балалар белән төрле кул эшләре ясыйм. Өйдә дә фоамираннан төрле чәчәкләр, букетлар эшлим, светильниклар ясыйм. Кул эшләре белән шөгыльләнү балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы, диләр бит, – ди, көлеп, Ләлә апа.
Ул әлеге шөгыль белән 3 ел элек мавыгып киткән. Ә ясаган эшләнмәләрен дусларына, туганнарына бүләк итә икән.
– Кибет чәчәкләреннән һич аерылмый. Шундый матурлар! – димен аллы-гөлле букетларга сокланып.
Кибетнеке күңел салып ясалмый аның. Монда күңел җылысы салынган, – ди ул. Үзе чишмә челтерәвен хәтерләтеп көлә.
Менә шулай гомер буе күңел, кул җылысын, назын кешеләргә өләшергә, үз әйләнә-тирәсендә матурлык тудырып яшәргә күнеккән ул Ләлә ханым. Исеменә җисеме туры килә: үзе дә милләтебез бизәге булган Ләлә чәчәгенә тиң, милләтен якты, гүзәл, көчле итү өчен тормышын багышланган. Тамырлары нык, рухы көчле. Авылдашларының хөрмәтен башкарган эше, яшь буынга, милләтенә керткән өлеше белән яулаган һәм шуның белән бәхетле.
14 августта – Ләлә ханым Касыймованың 65 яшьлек юбилее. Милләттәшебезне гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, балаларының игелеген тоеп яшәвен телибез. Киләчәк гомере дә гөлләргә күмелеп үтсен Ләлә ханымның.