Гөлзар һәм Нияз Вәлиевлар гаиләсе дүрт бала белән машинада Төркиягә барган
Казаннан Гөлзар һәм Нияз Вәлиевлар дүрт бала белән машинада сәяхәт итә. Тәвәккәл гаилә Төркиянең Алания шәһәренә барып җиткән инде. Автосәяхәтнең уңай һәм тискәре яклары, хис-кичерешләре турында Гөлзар «Интертат» хәбәрчесенә дә сөйләде.
Иң элек Вәлиевлар гаиләсе белән таныштырып үтү кирәктер. Нияз Вәлиев күпләргә «Эссе» төркеме солисты буларак таныш. Соңгы вакытта сәхнәдә күренмәсә дә, Нияз музыка дөньясыннан ерак китмәгән. Ул бүгенге көндә җырлар язу белән шөгыльләнә, күп танылган хитлар авторы, аранжировкалар остасы. Тормыш иптәше Гөлзар - психолог, блогер. Нияз белән Гөлзарның 14,10,9 һәм 5 яшьлек сабыйлары тәгәрәшеп үсеп килә, сөбханалла.
«Россиядән Грузия ягына чыгу өчен 15 сәгать бөкедә утырдык»
Гөлзарның Төркиягә үзе генә килгәне булган инде. Ә менә балалар белән беренче генә күрүләре әле төрек илен. Машина белән мондый ерак сәяхәткә чыгулары да беренче тапкыр. Тәмле итеп итеп сөйләде ул автосәяхәтләре турында, үзем дә кызыгып куйдым, билләхи.
Төркиягә бару теләгебез бик күптәннән бар иде. Узган ел ук бөтенебезгә дә паспортлар ясатып куйсам да, билгеле сәбәпләр аркасында диңгезне күрү насыйп булмады. Быел исә самолет билетларының бәяләре искитәрлек кыйммәт икән. Алты кешелек гаилә өчен юллама бәяләре бер миллион сумга кадәр җитә. Әмма балаларга диңгез күрсәтү теләгебез көчле булгач, тукталып калмадык.
Иремнең сыйныфташы инде унбиш елга якын Төркиягә гаиләсе белән машинада бара. Мин дә навигаторны ачтым да, Казан-Анталья маршрутын керттем. Туктамыйча бара калсаң, 3-4 көнлек юл икән. Ләкин без, балалар белән булгач, йокламыйча бару вариантын бөтенләй планга кертмәдек.
Беренче көнне без Казаннан Волгоградка кадәр барып җиттек. Волгоградта алдан фатир арендалап куйган идем. Анда кунып, ял итеп алганнан соң, Владикавказга юл тоттык. Сәяхәтебезнең икенче көне дә тулысы белән юлда узды. Владикавказда алдан фатир да, кунакханә дә броньләмәгән идем. Кайда кунарбыз дип юкка борчылып торганмын – килеп җитү белән поисковик аша хәләл кафе эзләп таптык. Аннан ерак та түгел бик уңайлы кунакханә бар икән. Ашап-эчеп, рәхәтләнеп ял итеп, тагын юлга кузгалдык.
Ә менә алга таба туктамыйча гына бару һич тә мөмкин булмады. Чөнки Кавказның табигате искиткеч. Андагы матурлыктан күзләр камаша, бөтен җирне әйбәтләп карыйсыбыз, һәр урынга аерым тукталасыбыз килде, - ди Гөлзар.
Менә шулай ашыкмыйча, үз көйләре белән генә сәяхәтчеләр Россия белән Грузия чигенә килеп җиткәннәрен сизми дә калалар.
Владикавказны узып, 40 минут баруга «Верхний Ларс» дигән поселоктагы Россия-Грузия таможнясына килеп җиттек. Көчле яңгырлар явып үткәнгә, юллар ябык иде. Чиккә 5 сәгать 40 минутта килеп туктадык. Берничә километрга сузылган бөкене бер-ике сәгать эчендә узарбыз дип өметләнгән идек, ләкин кичке 20.00 сәгатькә кадәр чиратта утырырга туры килде», - ди Гөлзар.
«Бөкеләр бу ил белән танышу теләген бетермәдеме? Дүрт баланы ничек түздердегез? Елашмадылармы?», - дип кызыксынам.
Авырлыгы сизелмәде дә. Чөнки илнең табигате сокланып туймаслык. Ул тауларның матурлыгы, шаулап аккан елгалар…Машина эчендә генә утырмадык бит. Балалар тауларга да менделәр, боз кебек салкын сулы елгаларында да коенып чыктылар. Владикавказдагы кафедан чуду, хачапури кебек милли ризыклар алган идек.Шулар белән тамак ялгап, уйный-уйный таможняга барып җиттек. 15 минутлык юлны 15 сәгать үттек. Ә менә чикнең үзен чыгу бер дә озак булмады. Паспортны гына карадылар да, пичәт сугып, Грузия ягына үткәрделәр.
22.00 сәгать тирәсендә без тау юллары буйлап Степанцминда дигән шәһәргә килеп җитеп, кунакханәдә тукталдык. Без килгәндә Степанцминдада караңгы иде инде. Иртән торып тәрәзәдән карауга каршыбызда сөйләп бетермәслек манзара ачылды. Өнсез калып шул матурлыкка карап тордык. Андагы саф һава, мәгърур таулар… Дөресен генә әйткәндә, юлдагы бөтен авырлыклар шул тауларны күргәч онытылды безнең, - ди Гөлзар.
Таможня яңалыкларын - телеграм-каналлар аша
Бу якларга сәяхәткә җыенучылар өчен: Грузиядә кунакханәне алдан броньләү мөмкинлегегез булмаса, кунар урын тапмабыз дип куркырга кирәкми. Гөлзар сөйләвенчә, мондагы шәһәрләрдә кунакханәләр адым саен очрап тора. «Берсендә булмаса, икенчесе яки өченчесендә урын булмыйча калмый», - ди ул. Таможня яңалыкларын Гөлзар «Россия-Грузия», «Верхний Ларс», «Грузия-Төркия» дигән телеграм-каналлар аша белешеп торган. «Анда хәзерге минутта чикне чыгучы кешеләр теркәлә. Чират, тикшерүләрнең ничек үтүе турында сөйлиләр, фотолар җибәрәләр, киңәшләрен бирәләр. Минем өчен бу төркемнәр бик файдалы булды. Бу көннәрдә Грузия ягына чыгучыларга озак утырырга туры килмәс, бөкеләр юк дип язалар», - диде ул.
«Төркиягә чыккач, күңелебез тынычланды»
Шулай итеп, Вәлиевлар гаиләсе Казаннан Грузия чигенә кадәр ике көн эчендә барып җитә. Тбилисига кире кайту юлында тукталу планы белән, туп-туры Батуми шәһәренә, аннан Сарпи поселогына юнәләләр. Сарпида Грузия - Төркия таможнясы урнашкан.
Степанцминдадан Сарпига кадәр 10 сәгать тирәсе бардык. Мондагы таможняны күз ачып йомганчы үттек - беркем дә тикшереп үзәккә үтмәде. Төркиянең Сарпига иң якын шәһәре Хопа. Ияләшкән схема буенча, монда да кафе эзләп таптык. Ашап алгач, шул кафеда эшләүче Фатих исемле егет аша кунакханә белештек. Бик чиста, артык кыйммәт тә булмаган кунакханә табып бирде ул безгә, рәхмәт яугыры», - ди Гөлзар.
Төркия ягына күчкәч күңелләре тынычланып китә Гөлзар белән Ниязның. Ни дисәң дә, төрекләр үзебезнең халык бит инде. Сөйләмнәре дә безнекенә охшаган, үзләре дә татарлар кебек үк кунакчыл.
Грузиядән Төркиягә күчкәч тә игътибар итәсең - төрекләрнең йөзләре көләч, барсы да сиңа шат, үзләре киң күңелле. Озак вакытлар очрашмаган туганнарын күргән кебек каршы алды алар безне. Миңа «җиңгә», Ниязга «абый» дип эндәшәләр, балаларга мөкиббән китәләр. Хопадан туп-туры Трабзон шәһәренә килдек. Кара диңгездә коендык, кибетләргә чыгып, балаларның гардеробын алмаштырдык.
Трабзонда безнең «Рубин»да уйнаган Гекдениз Карадениз дигән футболист туып-үскән. Монда Карадениз дип сөйли башласаң, эреп китәләр, чын туганнарына әвереләсең. Аларда ул чын герой. Гадәттә, Татарстанны Казахстан белән бутыйлар. Ә менә Карадениз исемен атагач, татарлар икәнне, Казаннан килгәнне аңлыйлар.
Төркиядәге икенче көнне Фындыклы дигән шәһәрчектә үткәрдек. Аның халкы чәй һәм фундук, фисташка кебек төрле чикләвекләр үстерү белән шөгыльләнә, - ди хуҗабикә.
Гадәттә Төркиянең курорт зоналарына төрекләр вакытлыча килеп яши, туристик сезон беткәнче хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Гөлзар белән Нияз, төрекләрнең чын яшәү урынын күрәселәре килеп, Сивас дигән шәһәрдә дә тукталганнар.
Төрекләр искиткеч тырыш халык. Бу шәһәрчектә барысы да зур-зур бакчалар тота, фермерлык белән шөгыльләнә. Бик күпләр чикләвек, җиләк-җимеш үстереп сата. Кырлары да буш тормый. Хәтта таулар арасында арыш, арпа үстергәннәрен күрдем, Урыны-урыны белән карабодай, көнбагыш та очрады. Ә менә бодай бер дә күзгә чалынмады. Нияз: «Ничек бөтенесен беләсең син? Агроном белән колхоз басуы буйлап барган кебек хис итәм үземне», - дип көлеп барды әле миннән.
Сивастан соң Каппадокиягә кереп чыктык. Балаларның тизрәк диңгез ярына барасылары килгәнгә, озаклап йөрергә җай булмады. Ачык һавадагы Гереме музеена тукталдык, чүлмәкчеләре һәм келәм туку осталары белән дан тоткан Аванос, Невшехир шәһәрләрен карадык, Бу шәһәрләрдә элек-электән күгәрченнәр дә үрчеткәннәр икән. Ни өчен дигәндә, Төркиядә бездәге кебек кара туфрак юк. Җирле халык, күгәрченнәрнең тизәкләрен туфракның уңдырышлылыгын арттыру максатыннан кулланган, - дип сөйли Гөлзар.
«Ни өчен кунакханәләрне алдан броньләмәдем?»
Гөлзар белән Нияз Төркия шәһәрләрендә кунакханәләрне алдан белешеп куймаганнар.
Аirbnb сервисы аша алдан броньләргә теләгән идем. Ләкин алар безнең карталарны кабул итми икән. Берәр чит илдә яшәүче дустыңа акча җибәреп, аның аша гына башкарып була онлайн-түләү эшләрен. Ләкин безнең бер кешене дә борчып торасыбыз килмәде. Аллаһка тапшырып, барысы да яхшы булачагына ышанып, юлга чыктык, - ди ул.
«Урта диңгезгә чумып чыккач, бөтен юл михнәтләре онытылды»
Каппадокиядән соң киләсе тукталыш Алания шәһәре булган. Гөлзар белән Нияз монда бер атна торырга ниятли.
Кунакханә өчен бер атнага түләп куйдык. Бүген диңгез ярында кызындык. Иртәгә Аланиянең хәрби ныгытмаларын карау исәбебез бар. Монда хәтле килгәч, Анталья һәм Кемерны күрми кайтып китү гөнаһ булыр. Аланиядән соң шул якларга юл тотачакбыз.
Дөресен әйтергә кирәк, Төркия ягына чыкканда бераз ардырган иде инде. Әмма Урта диңгезгә бер чумып алгач, бөтен арганнар юып алган кебек булды. Шушы рәхәтлек юл михнәтләре турында оныттыра икән дип, ирем белән бер-беребезгә карап еламаештык. Бер якта таулар, икенче якта сөт кебек җылы диңгез, кояш. Хис-кичерешләрем шул хәтле күп иде. Балаларның да диңгездә ничек сөенүен күргәч, Аллаһка шөкер, булдырдык, килеп җиттек бит дип үксеп елап та алдым әле, - бәян итте Гөлзар безгә бөтен сәяхәтләре тарихын.
«Төркиядә бөтен нәрсә кешегә уңайлы булсын дип ясалган»
Төркия бик заманча ил, кайбер шәһәрләре Европа кебек. Ләкин шулай булса да, төрекләр үзләренең милли калоритын саклап кала алган.
Аннан биредә бөтен нәрсәнең халык турында уйлап, кешегә уңайлы булсын дип ясалуына игътибар иттек.. Төркиянең кайсы гына урыннарында булмадык. Таулар, әллә нинди авыллар аша уздык. Кайда гына барма - юл буйлап бәдрәфләр куелган. Әйе, алар иске, буяулары кубып беткән. Әмма анда су бар, биде бар һәм алар чип-чиста.
Биредә мөселманнар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Мәчетләр шулхәтле күп, тәһарәтханәләре йорт хәтле.
«Грузиядә юл кагыйдәләрен һич кенә дә бозарга ярамый»
Төркиядә дә, Грузия дә юллар бик яхшы, каралган. Магистральләрдә тизлекне 110нан арттырмадык. Грузиядә юл кагыйдәләрен һич кенә дә бозарга ярамый. Чөнки аларның камералары безнең номерларны таный. Әгәр дә син юл кагыйдәләрен бозасың икән, чикне узганда шактый зур суммадагы штраф түләтүләре ихтимал. Төркиядә андый куркыныч юк дип әйттеләр. Әмма машина тулы бала булган килеш кагыйдәләр бозып йөрмибез.
Өч тапкыр полиция хезмәткәрләре туктатты. Бөтенесе дә бик итәгатьле, документларны карагач,барысы да тәртиптә икәнне аңлау белән җибәрделәр, Корбан гаете белән дә котладылар әле.
Грузиядә Россиядән килгән автомобильләр күп иде, ә менә Төркиядә әлегә Россия номерлары белән бер генә машина да күрмәдем. Шуңадыр, Аланиядә ял итүче рус туристлары безнең машинага борылып-борылып карадылар, каян килеп чыккан болар диләрме икән.
«Казаннан Аланиягә кадәр 15 300 сумлык бензин китте»
Казаннан Аланиягә килеп җитәр өчен машинабызга 15 300 сумлык бензин салдык. Әлегә бензин багыбыз тулы, чөнки кунакханәдән диңгезгә кадәр җәяүләп кенә йөрибез. Россиядән Грузиядә чыкканда бер мең, ә Төркиягә үткәндә 40 долларга машина страховкасы сатып алырга туры килде.
Юлда килгәндә кунакханәләрдә төн чыгу өчен 2000-2400 сум тирәсе акча түләдек. Кафеларда ашау безнең гаиләгә 1400-1800 тирәсенә төште. Аланиядә хәзер яши торган кунакханәдә тәүлегенә 1000 лир (3800 сум) сум түләп торабыз. Алты кешелек гаилә өчен бу артык кыйммәт түгел дип саныйм.
Алания курорт шәһәре булгач, биредә әйбер бәяләре дә, кафеларда туклану да шактый кыйммәт дигән фикергә килдек. Чөнки Төркиянең төрле урыннарында булгач, чагыштыру мөмкинлегебез бар.
Төркиядә азык-төлек бәяләре дә очсыз. Мәсәлән, бездәге 300-350 сум торган чиянең килограммы 120 сум, кыяр 30 сум тирәсе, абрикос-персиклар – 80 сум. Төрле-төрле сырлар, балалар өчен шоколадлар кыйммәт түгел. Чат саен яңа сыгылган соклар саталар. Аларны урыны белән 200 мл 5 лирага да табарга була.
Безнең «Сбербанк» картасы монда нигәдер эшләмәде. Кибетләрдә, кайбер заправкаларда «Мир-Тинькофф» картасы белән түләп була. Әмма күп кенә кибетләрдә «наличка» белән түләгән өчен ташламалар ясыйлар. «Тинькофф» картасыннан акчаны лираларда салдырып алырга мөмкин. Ә менә Грузиягә кулда акча белән килү кулайрак. Безнең акчаны ларига алыштыру отышлырак - ди Гөлзар.
Машинада сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен Гөлзардан киңәш:
Текә курортларда гына ял итеп, иркәләнеп беткән кешеләргә мондый сәяхәт ошамаска мөмкин. Самолетта да туры рейс белән генә очучы, комфортка ияләшкән кешеләр була. Без андыйлардан түгел шуңа, күрә безгә кызык булды. Әгәр дә Төркиягә бару теләгегез бар икән, уйлап тормагыз - балаларны утыртыгыз да, чыгып китегез. Балаларга да шулхәтле рәхәт мондый сәяхәт. Туктый-туктый, ашатып-эчертеп, зарядкалар ясатып, рәхәт итеп килдек без. Аргач йоклап алалар, уянгач, кәефләре әйбәт була.
Позитив әйберләр турында гына уйласагыз, юлның авырлыклары сизелмәячәк. Алар очраса да җиңел итеп, квест бит бу дип кенә карарга тырышыгыз! - дип киңәш бирде Гөлзар.
Гөлзар һәм Нияз Вәлиевларның зур гаиләсенә күңелле яллар, хәерле сәфәрләр теләп калабыз.