Гөлүсә Шаһбан: «Мин Закирның башкаларга гашыйк булып яшәвенә каршы түгел»
«Һәйкәл куяр идем мин сиңа. Батыр хатын син, Гөлүсә!» – Мәүлидә Мортазина Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясендә шулай диде. Бер сәгатьлек чарадан һәм Гөлүсә апа белән бераз гына булса да шәхсән аралашудан чыгып кына да «менә, ичмасам, батыр хатын» дия торган шул.
Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсе»ндә шагыйрә Гөлүсә Шаһбан үзенең «Сиңа атап яздым» җыентыгын тәкъдим итте. «Сиңа атап яздым» – шагыйрәнең өченче шигырьләр китабы. Ул 1500 тираж белән чыккан. Шигырьләрнең күбесе мәхәббәт темасына багышланган. Моңа кадәр Гөлүсә Шаһбан «Күңел эретерлек сүзләр бар», «Кабатланмас безнең сөюләр» исемле шигырь китаплары чыгарган иде.
- Гөлүсә Шаһбанның күп кенә җырларын Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева һәм башкалар җырлый. Ул – «Әгәр сине очратмасам», «Бәхетле булырга беркайчан соң түгел», «Юри генә», «Нәрсә җитми сиңа, күңел?», «Бер «пәп» итеп үпкәннән», «Син – минем иң соңгы сөюем», «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә», «Әйткән сүз», «Әгәр яңадан тусам» һәм башка популяр эстрада җырлары авторы.
Гөлүсә белән Закир Шаһбан парын күпләр белә. Алар инде 20 ел бергә. Очрашуда Гөлүсә апа шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, ире Закир ага аның сүзләренә язылган җырларны баянга башкарды. «Аның һәрбер шигыренең беренче тыңлаучысы да, тәнкыйтьчесе дә, бәя бирүчесе дә – мин. Зур казанышларга иреште, бик күп җырлары чыкты, өченче китабы дөнья күрде. Мин аның белән горурланам. Мин бары тик шат кына», – диде Закир ага очрашу алдыннан.
Гөлүсә Шаһбанның иҗаты белән күпләр социаль челтәрләрдә танышып баралар. Ихлас, ничек бар – шулай, гади һәм күңелгә тия торган итеп яза ул. Очрашуга килүчеләр арасында студентлар да, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да, танылган кешеләр дә бар иде. «Күпме яшь кызлар җыелган. Әйдә, укы әле «Күрсә әгәр синең күзләрең»не. Елат әле кызларны бер», – диде Закир абый хатынына. Тик Гөлүсә Шаһбан ул шигырьне укымады. Ә Закир ага «Гомерем минем – тоташ караңгылык» шигырен үзе сөйләде. Ул шигырьне Гөлүсә апа Закир абый булып язган. «Берүк елый күрмәгез», – диде Закир абый.
«Шигырь язучы – Аллаһы Тәгалә белән халык арасындагы арадашчы»
Гөлүсә апа белән чара башланыр алдыннан аралашып алдык.
Гөлүсә апа, сез кайчан иҗатка кереп киттегез? Кечкенәдән килгәнме ул?
Без бәләкәй чакта да хәзерге кебек шомлы еллар иде. Әфганстаннан күпләп табутлар кайта. Ул хәбәрләр телдән-телгә күчеп йөрде. Егетләр армиягә китә торды, үлеп кайта торды. Менә шул ачы, куркыныч, шомлы тарих тагын кабатлана.
Әти-әниләр ачы хәсрәттә булды. Без әле бала гына булсак та, бөтенесен йөрәк аша үткәргәнбез, борчылганбыз. «Каз каурые оча искән җилгә, каз каруые – солдат сәламе, әйтерсең лә солдат каләме», – дип язган идем. Һаман да күңелдә, хәтердә йөри шул юллар. Илдәге булган хәлләр шулай йогынты ясаган, күрәсең.
Иң беренче җырым – Айгөл Бариева башкаруында «Җир йөзеңдә барлыгынңы белү җитә» дигән җыр. Айгөл ул җырны авторы кем икәнен белмичә генә яздырган. Күпмедер вакыт үзгәч, безне күзәтеп баручылар: «Бу бит Гөлүсә Шаһбан шигыре», – дип әйткәннәр. Шуннан соң без Айгөл белән элемтәгә чыктык.
Мин шагыйрә булырмын, ниндидер китаплар чыгарырмын, дигән бернинди хыялым да юк иде. Шигырьләремне безгә кунакка килгән кешеләргә, дусларыбызга укый идем. Ул вакытта социаль челтәрләр дә юк, газеталарга бастыруны да кирәкле әйбер дип карамый идем.
Закир Ганс Сафиуллинның бик күп җырларын җырлый. Бер 10-15 ел элек, мин шигырьләр яза башлагач, Закир: «Ганс абый, Гөлүсәнең дә берәр шигырен җыр итик инде», – дигән иде. Шунда Ганс абый: «Аның бер шигыре дә җырга бармый. Аның шигырьләре укыр өчен генә әйбәт», – дигән иде.
Хәзер минем 50дән артык җырым бар. Аларның бөтенесе дә диярлек – хит дәрәҗәсенә күтәрелгән җырлар. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте дип кабул итәм. Кайчандыр эшләгән изгелекләрем өчен Аллаһы Тәгалә миңа да изгелек итеп кире кайтара, дип уйлыйм. Ул шигырьләр башка шагыйрьләрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый бит. Шулай ук күңелдән чыккан ихлас шигырьләр.
Үзеннән-үзе языла ул. Күңел «диктовать» итә аны. Шигырь – ниндидер бер могҗиза инде ул. Шигырь язучы кеше – Аллаһы Тәгалә белән халык арасындагы арадашчы. Аллаһы Тәгаләнең халыкка җиткерәсе фикерләрен шигырьләр, хикәя, романнар аша тапшыра.
«Сезнең шигырьләрдә мин үземне күрәм. Сезнең шигырьләрне укыгач, шундый рәхәт», – дип, кемдер үз күңеленә рәхәтлек ала икән, ул – чиксез шатлык. Аллаһы Тәгалә кешегә күңел тынычлыгын минем шигырьләрем аркылы биргәненә дәлил. Мин шуңа ышанам.
Сез җырларны заказга да язасыз бугай. Заказга шигырь язуы авырмы? Ул бит күңел халәте булырга тиештер.
Туган көн, туй, никах мәҗлесләренә язуы җиңелрәк. Җырга күп заказлар бирәләр. «Заказга» дип кенә шигырь яза алмыйм. 50дән артык җырым бар. Алар инде күптән язылган шигырьләр. Алсу белән Азат Фазлыевларның «Әгәр сине очратмасам» дигән, туйларда бик күп парларны биетә торган җыры минем 15 ел элек – Закир белән яши башлаганда Закирга багышлап язылган шигыремнең берсе иде. Алар шул шигырьне мин тәкъдим иткән шигырьләр арасыннан сайлап алдылар. «Бигрәк иске шигырьне алгансыз икән. Бәлки, яңарак шигырьләрне алырсыз?» – дип тә әйткән идем үзләренә. Ә ул җыр халык арасында танылып китте.
Сез үзегезне популяр шагыйрә дип саныйсызмы?
Популяр дигән нәрсәне мин бик аңлап бетерә алмыйм. Ләкин хәзер минем шигырьләрем әдәби марафоннарда бик еш кулланылганлыгын күрәм. Минем шигырьләрем бик яратып кабул ителә. Халык китапларымны яратып укый, яратып ала. Концертларда очрашуларны яратып көтеп ала. Мин аны тоям, сизәм. Бәлки, мин популярдыр, минем шигырьләремне яратулары – шуның күрсәткечедер.
«Артистларны «концертлар куясыз» дип гаеплиләр»
Илдәге вазгыять сезнең иҗатка, тормышыгызга кагылдымы?
Башта – пандемия, хәзер менә бу галәмәт, әлбәттә, күңелләргә нык кагыла. Һәрбер хәлне йөрәк аша үткәрәбез. Ләкин мин пессимистик рухтагы шигырьләр яза алмыйм. Ул ситуацияне, илдә барган вазгыятьне без үзгәртә алмыйбыз. Без аларга карата булган карашыбызны гына үзгәртә алабыз. Без һәрвакыт ил белән, үзебезне илнең патриотлары дип саныйбыз. Аллаһы Тәгаләдән иминлек, илләребезнең тыныч, балаларыбызның исән булуын сорыйбыз. Дөньяда бик кызганыч хәлләр бара. Әйбәт кенә, хәерлесе белән генә бетсен.
Сезнең дә концертлар графигы төзеп куелган. «Хәсрәтле вакытта җырлап йөрисез», – дип тә гаеплиләр бит хәзер.
Артистларны «концертлар куясыз» дип гаеплиләр. Артистларның да заводы, фабрикасы, ипие – шушы сәхнә. Ул анда койрык болгап, күлмәк күрсәтер өчен генә чыкмый. Ул – аның ризыгы, көнкүреше. Аның чыгымнары күпме. Артистлар аларның һәрберсен зарланып, сөйләп утырмыйлар.
Нинди генә хәлләр булса да, яшәеш дәвам итә. Яшәргә кирәк. Җыр безнең авыр вакытларда да күңелгә юаныч булган. Җыр юлдашыбыз булсын. Концертларны да шушы сүзләр белән тәмамлыйм мин.
«Мин Закирның башкаларга гашыйк булып яшәвенә каршы түгел»
Гөлүсә Шаһбанның күп кенә шигырь, җырлары мәхәббәт турында. «Сиңа атап яздым» китабында да төп тема – мәхәббәт.
Мәхәббәт дигәннән, ялгызларны кавыштыру идеясе белән янып йөрисез икән.
Әйе шул. «Без икебез ике планетада» дигән проектны бик оештырасым килә. Минем аңа һаман да кыюлыгым җитеп бетми. Ресторан вариантында бары тик ялгыз ирләр һәм ялгыз хатыннар белән генә очрашулар үткәрү инде ул. Төрле җырчылар, алып баручылар, бәлки, психолог та кирәк булыр, сексолог та кирәк була ала. Бәлки, бер-берсе белән кавышып, ярларын табарлар. Тормышта берүзең генә яшәү бик авыр.
Мәхәббәт – адәм баласын зур эшләргә этәргеч булып тора. Ярату, мәхәббәт – кешенең тормышында зур роль уйный. Кеше мәхәббәтсез яшәргә тиеш түгел. Кеше яратып, яратылып, сөеп, сөелеп, сөенеп яшәргә тиеш. Мәхәббәт турында шигырьләр – ихлас, ясалма түгел, алар күңелдән чыккан.
Сез Закир абыйның башка хатын кызлар белән кызыксынганын да сөйләгән идегез. «Ир – ир бит инде ул, кызлар ярата, җае чыкса «гулять итеп» тә ала», – дип язган идегез. Хәзер мөнәсәбәтләрегез ничек?
Бу – яшәеш, бу – тормыш. Ул һәрбер гаиләдә була. Ир-атларга, кайда гына эшләүләренә һәм кем булуларына карамастан – фермермы ул, җитәкчеме, гади эшчеме, җырчымы – тормышта алга таба атлау өчен, ниндидер гашыйк булу да кирәктер. Ул бит инде тере җан иясе. Ул гашыйк булырга мөмкин, әлбәттә. Бер яктан, гашыйк булу зыян да итми. Аны үзенең янындагы тормыш иптәше белән чагыштырып, «кара, минеке әйбәтрәк икән» дип нәтиҗә ясарга да файдасы тиеп куярга мөмкин.
Закир бик тиз гашыйк була. Минем үземдә дә шундый гадәт бар. Ләкин ул безнең иҗатыбызга плюс кына. Ул иҗат итәргә, яңадан-яңа җырлар туарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мин Закирның башкаларга гашыйк булып яшәвенә каршы түгел. Кемнәргәдер яшерен генә мәхәббәтен дә аңлатырга мөмкин. Ләкин башындагы акылын, аңын югалтмасын иде. Ирләр аякларында нык басып торсыннар һәм хисләрен йөгәнли белсеннәр иде. Ул гашыйк булуларның гаиләдә бернинди авыр йогынтысы булмасын иде.
Сезнең белән горурланса да – мактамый, яратса да – әйтми, беркайчан да гафу үтенми торган кеше белән булуы, яшәве ничек ул?
Хатын-кызлар белән ирләр темасына бик күп сөйләшәбез. Кеше гел плюслардан гына тормый. Ләкин кешеләр бер-берсенә яраклашалар, яшәү дәверендә бер-берсен өйрәнәләр.
Закир да «яратам» дип әйтмәскә мөмкин, ләкин аның яратуы ниндидер гамәлләрендә күренергә мөмкин. Ул мине мактамаска мөмкин, ләкин ярдәм итәргә мөмкин. Ул үзенең позициясен тота. Мөмкинлеге чикле булса да, аны күрсәтми. Закир – чын ир, чын татар ире. Беркайчан да чүпрәк дәрәҗәсенә төшми торган ир ул. Аягында нык басып тора, аны бернәрсә дә сындырмый. Хәзер аның әти-әнисе, туганнары юк, үзенең туган ягыннан 2000 чакрым ераклыкта яши, күзләре дә күрми. Шуңа да карамастан, ул – бик нык, үзенә-үзе ышанган, төшенкелеккә бирелми торган кеше.
Яраткан кешегә нигә «яратам» дип әйтүе авыр икән?
Яши башлаган, гашыйк булган вакытларда «яратам» дип әйтәсең. Әле син аны яратасыңмы, юкмы икәнен аңлап та бетермисең. Ләкин «яратам» дип әйткәч, кешенең йөзендә ниндидер чаткылар күрәсең дә, рәхәт булып китә, «яратам» дип тагын кабатлыйсы килә.
«Яратам» дип әйткәч, кеше сиңа мөнәсәбәтен үзгәртә. Шуңа күрә, бәлки, әйтергә куркалардыр. Аннары кеше күңелендә үпкәләткән вакытларны саклый. Шуларга кире әйләнеп-әйләнеп кайтып, «әйтмим әле «яратам» дип, ишетми генә торсын» дип тә уйларга мөмкин. Үткәндәге авыр хатирәләр, бәлки, «яратам» дип әйтмәскә этәрәдер.
«Яратам» дип әйтергә кирәкме соң?
Яши-яши, «яратам» дип әйтү аның хәтле кирәк микән ул? Аны эш-гамәл белән күрсәтергә кирәктер. Ул сиңа «яратам» дип кабатлап торып, эш-гамәле белән сиңа бернинди дә рәхәтлек китерми икән, «яратам» дигән сүзнең мәгънәсе калмый да.
Ир-атлар колагына бигрәк тә: «яратам» дип әйткәнче, хатын-кызга авыр чакта таяныч икәнеңне күрсәт, кирәк чакта янәшәсендә икәнлегеңне күрсәт, син аны сатмаячагыңны, кеше сүзенә колак салмыйча, аңа терәк икәнлегеңне күрсәт. Менә шушы гамәлләр «яратам» дигән сүзгә караганда 1000 тапкыр кирәгрәк. Хәзерге заманда – бигрәк тә.
«Гөлүсә – минем дүртенче хатыным. Ходайдан «бишенчесен бирмә» дип сорыйм»
Закир Шаһбан хатынының «Кабатла син минем исемне», «Син – минем иң соңгы сөюем» дигән җырларын башкарды. Алар бөтенесе дә Закир абыйга багышланган. «Ул миңа багышлап яза, мин аңа багышлап җырлыйм», – ди Закир абый.
Ул «Син – минем иң соңгы сөюем» җырын ничек Салават Фәтхетдиновка биргәнен дә сөйләп алды.
Бу җырны Салават сорады. Минем бер дә бирәсем килмәде. «Салават, бирәм, тик кызганып бирәм», – дидем. «Нигә? Мин аны бер сезон гына җырлыйм бит», – ди Салават. Мин әйтәм: «Ул аны миңа багышлап язган. Мин аны аңа багышлап җырлыйм. Гөлүсә бит – минем дүртенче хатыным», – дим. Хәзер дә сезнең каршыгызда җырлаганда, мин Ходай Тәгаләдән ялварып, тилмереп, үтенеп сорап җырлыйм: «Ходаем, Раббым, яраткан Аллам, инде, зинһар, өчен бишенчесен генә бирә күрмә», – дим, – диде дә «Син минем иң соңгы сөюемне» җырлап җибәрде.
Гөлүсә апа шунда, бер төркем булып килгән студент кызларга карап болай диде: «20 ел яшибез. Сезнең кебек 19 яшьтәге хисебез әле дә сүрелмәгән».