Гөлүсә Батталовага «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде
Танылган шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча урынбасары Гөлүсә Батталовага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Аңа әлеге дәрәҗәле исемнең билгесен Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.
Ленар Хәкимҗанов театрның «Намус эше» премьерасына килгән иде. Театрның бу драмасы Советлар Союзы герое, шушы як егете Гани Сафиуллин шәхесенә багышланган.
Гөлүсә театрга бүләген кабул итеп алырга 5-10 минутка гына йөгереп килгән иде. «Миңа бу исем бирелү турында нәкъ менә кадерле театрымда игълан ителүе һәм шушы сәхнәдән тапшырылуы кадерле», – диде ул котлауларыма рәхмәт әйтеп.
Хәзерге вакытта Гөлүсә декрет ялында – әле сентябрь аенда гына дөньяга аваз салган нәни улын – Әнвәрен үстерә. Гөлүсә шәхси каналында яңарак кына «Эзләдем. Таптым» дигән шигырь барлыкка килде. «Бәхетне эзләдем шул гомер – һәм таптым! Табылды - үземдә!» дип язган шагыйрә. Шушы бәхете белән котлыйбыз аны!
«Безне тынычлыкта калдырмаган, гел «бимазалап» һәм эшләргә җилкендереп торган ике кеше бар – берсе мәдәният министры Ирада Әюпова, икенчесе – Гөлүсәбез. Хәзер ул ялда булганда бераз тыныч булыр, бәлки», – дип шаяртты театр директоры Ленур Зәйнуллин, гәрчә Гөлүсәнең театрдан аерылып яши алмаячагын яхшы белсә дә.