news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлүс Хәбибрахмановның беренче концерты: «Моның хәтле кеше килер дип уйламаган идем»

«Чулпан» мәдәният үзәгендә җырчы Гөлүс Хәбибрахмановның беренче зур концерты гөрләде. 30 ел хыялда йөрткән тамаша, җырчының максатлары һәм «Уникс»ны алу теләге турында «Интертат» репортажы.

news_top
Гөлүс Хәбибрахмановның беренче концерты: «Моның хәтле кеше килер дип уйламаган идем»
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Инде берничә ел зур сәхнәләрдә, төрле дәрәҗәле премияләрдә күренсә дә, Гөлүс Хәбибрахмановның әле бер дә шәхси концертын куйганы булмаган икән. Быел ул, ниһаять, тәвәккәллек җыеп, әлеге эшкә алынган, һәм нәтиҗәсе, күргәнебезчә, юкка түгел, тамаша залы шыгрым тулы, буш урыннар бөтенләй юк иде. Ни генә дисәк тә, һәр артистка алкышлар, тамашачы кирәк. Гөлүс күбрәк банкетлар, тамадалык эше белән шөгыльләнгәч, алкышларга сусаганы нык сизелде. Һәр җырдан соң түбән баш иеп, хәтта тезләнеп тә рәхмәт әйтте ул беренче концертына килгән тамашачысына.

Зал тулы булмас, дип куркуын артист үзе дә яшермәде: «Миңа шуның хәтле кеше килер дип уйламаган идем, әлеге очрашуны 30 ел көттем», – диде ул. 30 саны сәер тоелды әлбәттә. 18-20 яшеннән зур сәхнәләрдә йөри башласа, бүген әле 50 яшьлек җырчыга охшатмадым үзен. Төгәл яшен карагач, ялгышмавыма инандым – Гөлүскә 43 икән. 13 яшеннән концерт кую хыялы белән янган була. Менә бит, тели белеп теләсәң, бернигә карамастан, хыяллар чынга аша!

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Концертны бер сүз белән генә тасвирласак– ихлас дип әйтер идем. Ниндидер ясалмалык, килешми торган кыланмышлар бөтенләй булмады. Гөлүснең бераз каушавы гына сизелде, ләкин беренче концертта каушау гафу ителә. Әйе, буталып киткән, тавыш калтыраган, сүзләр онытылган мизгелләр булды. Җырчының сүзләре сөйләнеп бетмәгән килеш музыка кабызулары да бераз тәңкәгә тиде. Ләкин моны тәҗрибә җитмәүгә сылтап калдырабыз. Барысы да тиз генә генә булмый, алга таба Гөлүскә тагын да зуррак үсеш һәм уңышлар телибез!

Концерт, гадәттәгечә, алдан яздырылган видеодан башланды. Тамаша барышында да видеолар җырлар белән үрелеп барды. Аерым алып баручы юк иде, Гөлүс үзе озак еллар төрле мәҗлесләрдә алып баручы булып эшли, шуңа күрә өстәмә кеше алуда мәгънә күрмәгәндер. Ләкин, минемчә, беренче концертларга алып баручы алырга кирәк, чөнки алай кулайрак, билгеләп үткәнемчә, каушау, сүзләрне оныту тамашачы алдында кыен хәлгә калдырырга мөмкин. Алып баручы булса, артистның күңеле барыбер күпкә тыныч буладыр.

«Хатыным булмаса, мин монда басып тормас идем»

Концертта җырчы гаиләсе, хыяллары, шәхси тормышы турында сөйләде. Хатыны Галиягә сюрприз да ясады әле – матур теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Гөлүснең хатыны – аның продюссеры да, әлеге концерт – аларның уртак иҗат җимешләре. Берничә ел элек ул иренең җырчы карьерасы өчен үзенең төп эшеннән киткән. «Хатыным булмаса, мин монда басып тормас идем», – диде артист, хатынына ярату хисләрен җиткереп.

«Ватылган микрофон һәм Игорь Дмитриев»

Гөлүсне зур бәйрәме белән котларга иҗатташ дуслары да килгән иде. Беренче кунак – танылып килүче җырчы Игорь Дмитриев. Игорь социаль челтәрләрдә еш күземә чалынса да, сәхнәдә чыгышын бер дә күргәнем юк иде. «Әни генә» дип җырлады ул концертта. Чыгып, җырлый башлагач, баштан куркып калган идем, җыр башында «әни» дигән сүзеннән башка бер сүз дә аңлашылмады, «тавышы колакны яра» дип куйды күршемдә утырган апа. Минәйтәм, «неужели» шуның хәтле начар җырлый инде. Шөкер, аппаратурада булып чыкты эш! Микрофонны алмаштыргач, җырчы да, зал тулы тамашачы да җиңел сулап куйды – микрофон ватык булган. Бик матур җырлый икән Игорь, җыры да матур, әни турында. Тиздән үзенең шәхси концертын да куярга җыена, уңышлар телибез аңа!

Концертта Игорь җырлап кереп китте дә, сәхнә буш калды. Бераздан экранда «тәнәфес» дигән язма күренде. Халык баштан сәерсенеп калды, чыгарга икәнен аңламады. Шулай да, берничә секундлык «загрузка»дан соң, тамашачылар чәй эчеп алырга ашыкты. Беренче концерт булуын аңлыйбыз инде, ләкин әлеге игъланны халык аңласын өчен, видео аша, яки Гөлүс үзе чыгып әйтсә – отышлырак булыр иде кебек, бәйрәм хуҗасы ул бит! Болай кунакларны ташлап китеп, ни эшлисен үзегез хәл итеп бетерерсез инде, дигән кебек килеп чыкты. Әйе, моны мөһим әйбер түгел дип кенә караучылар да бардыр, ләкин әлеге кечкенә генә мизгелләрдән концерт турында тулы бер фикер туа бит.

«Теләчеләрдән рәхмәт!»

Гөлүс Хәбибрахмановны тәүге концерты белән котларга килүчеләр арасында якташлары – Теләче кешеләре дә бар иде. Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Гөлүсне сәхнәгә үк менеп котлады.

Гөлүс Әминович кечкенәдән Теләче өчен янып яшәде. Иҗатыгызга сокланабыз, горурланабыз! – диде район башлыгы һәм җырчыга мактау грамотасы тапшырды.

Мин Теләчебез белән горурланам. Кечкенә генә Теләче инде ул, ләкин күпме танылган шәхесләр чыккан аннан, – диде җырчы, якташларына рәхмәтләрен җиткереп.

«Мине бит бик белеп бетермиләр»

Гөлүсне тәүге концерты белән тагын бер котлаучы пар – Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Гөлүс – үз сүзендә тора торган егет. Беренче концерт, соңгысы булмасын! Иҗат эше – җиңел эш түгел, үзе сәхнәдә булган кеше генә белә. Бары тик уңышлар телибез, үз йөзе, сәхнәдә үз урыны бар, – диде Азат.

Азат баштан үзе генә җырлады, аннары «фәрештәсен» (үзе шулай эндәште) – Алсу Фазлыеваны чакырды.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Концерттан соң Гөлүс Хәбибрахманов киләчәктә тагын да зуррак залларда концертлар куярга теләгәнен әйтте.

Бик дулкынландым, моңа кадәр «солянкалар»да гына йөри идем. Кеше булырмы икән, дип дулкынландым. Мине бит бик белеп бетермиләр. Ләкин сөенәм, ярый әле 2 көн алганмын.

30 ел сәхнәдә, дидең.

Мин күбрәк мәҗлесләрдә йөрдем. Заманында авылларга да чыккаладым, 2012-2015 еллар иде ул. Берничә тапкыр чыгып карадым, ләкин авыр булды.

«Уникс»ны алу теләге бармы?

«Уникс»ны ала ала идем. Халык санын санасаң, барыбер шуның хәтле була, «Чулпан»да 2 көн бит, кызганмыйм, Аллаһы бирсә, булыр «Пирамида»лар да, «Экспо»лар да!

Рәхмәт! Уңышлар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар