news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинага: «Син Азатка пар түгел»

news_top
Гөлсирин Абдуллинага: «Син Азатка пар түгел»
Фото: Гөлсирин Абдуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гөлсирин Абдуллина усал телле хейтерлары булуын һәрдаим искә төшереп тора. Алар аның йөз-кыяфәтенә дә, тавышына да бәйләнеп аптыраталар. Бу көннәрдә Гөлсирин тормыш иптәше Азат Абитов белән яңа фотосессия ясаган иде. Бу юлы хейтерлары җырчының яңа образын шәрехләү белән беррәттән, җырчының шәхси мөнәсәбәтләренә дә кагылып узган. Бер усалы, Гөлсиринне ошатмыйча: «Син Азатка пар түгел», – дип язып калдырган.

Әле ярый Гөлсирин мондый авыр сүзләргә үпкәләми, барысына да юмор белән карый. Алай да, ул бу комментарий иясен үзенең сторисларында күрсәтте. «Менә сиңа мә! Күптән парлашкан шул инде без», – дип җавап яза бу хейтерына Гөлсирин Абдуллина.

Моңа кадәр Гөлсирин хейтерларының тормыш иптәшенә хатлар язуы хакында да сөйләгән иде. Алар Азатка Гөлсиринне җырларга өйрәтергә куша һәм тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар бирергә өнди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар