ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясенә танылган җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов килгән иде.
«Сайлауларга кызыбыз Сылу белән бергә бардык. Безгә бик ошады. Сайлау участокларында бәйрәм кебек, аниматорлар да килгән иде, мастер-класслар оештырылган, аларда Сылу да катнашты. Сайлаулар хәзер гаилә бәйрәме кебек», – дип сөйләде Гөлсирин Абдуллина.
«Барыгызны сайлауларга барырга чакырабыз. Сайларга бару – барыбызның да бурычы. Без сайламасак, кем сайласын!» - диде җырчылар бер-берсен куәтләп.
Җырчылар балачакларында сайлауга әти-әниләре белән йөрүен, сайлауда җырлаган чакларын искә алдылар.
- Бүген көн дәвамында ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.