Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Азат белән төне буе язышып, көндез чит кешеләр кебек йөри идек»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Азат белән төне буе язышып, көндез чит кешеләр кебек йөри идек»

Җырчы Гөлсирин Абдуллина «Әйдәгез сөйләшик» рубрикасында сәхифәсен карап баручыларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Аның беренчесе – җырчының ире Азат белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы.

Азат белән бәйле иң матур хатирәң?

Ммм… Зур гастрольләргә йөргәндә төне буе язышып чыга, ә көндез бер-беребезне белмәгән, чит кешеләр кебек йөри идек. Ә концерттан кайтып үз бүлмәләребезгә таралышкач, язышуларны көтеп ала идек. Бу әле – безнең очрашып йөрмәгән чаклар.

Виртуаль дуслары Гөлсриннән кечкенә кызы Сылу турында да сорашканнар.

Сылуны кайчан күрәбез инде, кечкенәне? Сезне гади булганыгыз өчен яратып карыйм.

Рәхмәт. Әни буларак, минем әлегә кызымны интернет битләренә куясым килми.

Миңа бик күпләр язды. «Сезнең генә балага күз тияме әллә? Әнә бөтен артист күрсәтә, сез генә яшерәсез», – дип әйтүчеләр дә күп булды. Якыннарым, шуны әйтәм, бу – күз тияр дип курку, тагын нәрсәләрдер түгел. Бу – безнең Азат белән уртак теләгебез. Кайчан да булса интернетта Сылуның йөзе белән төшкән фотолары да булыр. Аңларсыз дип ышанып калам.

Сылуга бөтен прививкаларын да ясаттыгызмы?

Әйе, ясатып барабыз. Әлбәттә, мин прививкаларга бик игътибар белән карыйм. Беренче вакытларда куйдырмыйча, белгечләр белән аралашып та йөргән идем. Минем икеләнүне күрә икән, Азат бөтен интернетны актарып чыга. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.

Гөлсириннән үзе тәмамлаган уку йорты – Алабуга мәдәният көллияте турындагы фикерләрен дә белешкәннәр.

Укыдым, бик ошый иде анда миңа. Иң рәхәт, күңелле студент чакларым шунда узды. Анда укырга керәсегез килсә, ике дә уйламыйча, рәхәтләндереп керә аласыз. Укытучылар бик әйбәт, директор Әлфирә Гыйлмулловна үзенең студентларын беркайчан кыерсытырга бирми.

Тулай торак ремонтланган. Анда белем туплап, һөнәр алып чыгасыз, – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100