Аяклары йөрмәүче Гөлнур Яхшыдәүләтова: «3 айлык вакытымда туганыбыз өстемә утырган...»
Без, кайвакыт, сау-сәламәт булуыбызның кадерен тиешенчә белеп бетермибез кебек. Үз аякларыбыз белән урам буйлап атлап, барасы килгән җиребезгә барып кайтуның нинди зур бәхет икәнлеген Гөлнур Яхшыдәүләтова урынында бер генә көн яшәп карасак та аңлый башлар идек. Ул «Интертат»ка үзенең язмышын сөйләде.
Башкортстанның Белорет районы Бирдәгул дигән башкорт авылында яшәүче Гөлнурның аяклары йөрми. Ләкин ул, «мин йөри алмыйм» дип, боегып утырмый. Өйдәге барлык хуҗалык эшләрен дә башкара: шуышып — идәнен, утырган килеш савыт-сабаларны юып куя, 4 яшьлек кызы Назгөл белән шөгыльләнергә дә җай таба.
Йөри алмаса да, төшенкелеккә бирелми торган батыр кыз белән «Интертат» укучыларын да таныштырырга булдык.
Гөлнурга хәзер 26 яшь. Ул 5 балалы гаиләдә иң өлкәне, тагын 2 энесе һәм 2 сеңлесе бар. Гөлнур бүгенге көндә кызы, туганнары һәм әти-әнисе белән авылда яши.
«12-13 яшьләремдә ачы дөреслекне ишеттем»
Үзе сөйләвенчә, Гөлнур сау-сәламәт булып дөньяга килә. Әти-әнисе дә, баланы кулларына алганда, аның беркайчан да аягына баса алмаячагын күз алдына да китермиләр. Ләкин Гөлнурга 3 ай вакытта аның бөтен киләчәк тормышын җимергән вакыйга була. Караватта яткан кечкенә бала өстенә, ялгыш, ерак туганы утыра.
Минем белән авырлы вакытта әнием бик нык авырган булган. Ул миңа йөрмәвемнең сәбәбен «шул авыруым сиңа зыян салды» дип аңлата килде. Ләкин 12-13 яшьләрдә мин ачы дөреслекне ишеттем. Туганнарыбыз кунакка килгәч, чәй өстәле артында минем йөрмәвем турында сөйләшеп киттек. Шунда бер апам уйламыйча гына дөреслекне әйтеп ташлады. Миңа 3 ай вакытта туганыбыз минем өстемә утырган икән... Бу сүзләрне ишетү белән минем бөтен дөньям челпәрәмә килгән кебек булды. Башымны аска идем дә берни дәшә алмадым. Бу турыда хәзер дә сөйләве читен миңа, — ди Гөлнур.
Шул вакыйгадан соң сабыйның сәламәтлегендә тайпылышлар күренә башлый. Башка балалар кебек аркасыннан эченә әйләнеп ята, соңрак утыра алмавын күреп, әти-әнисе Гөлнурны табибларга күрсәтә.
Табиблар миңа «церебраль паралич» диагнозы куеп, әти-әниемә беркайчан да йөри алмаячагымны әйтеп кайтаралар. Әти-әни өчен бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай була, әлбәттә. Ләкин үзләрен кулга алалар. Әти-әнием — минем иң зур терәгем. Әни үзенең бик күп гомерен мине тәрбияләүгә багышлады, эшли дә алмады. Тормышта кыен вакытларыбыз да күп булды — төрлесен күрдек. Бәлки, аягына бастырып булыр дип, тернәкләндерү үзәкләренә дә, имче әби-бабайларга да бик күп йөрттеләр алар мине, — дип сөйли Гөлнур.
«Операциядән баш тарттым»
Табиблар Гөлнурга операция ясап карарга да тәкъдим иткәннәр. Ләкин операциянең уңышлы чыгачагын берсе дә ышандырып әйтә алмаган. Киресенчә, умыртка сөяге бик хәлсез булганга күрә, операциядән соң кызның гомерлеккә урын өстенә калу ихтималы да була.
— Мин инде — язмышым белән килешкән кеше. Шуңа да операциядән баш тарттым. Инвалид коляскасына да бик сирәк утырам. Еш утыра башласам, аякларымны бөтенләй тоймый башлармын, дип куркам. Өйдә дә, урамда да ходунки ярдәмендә хәрәкәтләнәм. Болай, ичмасам, хәлемнән килгәнчә, тырышып, азапланып булса да, үзем йөри алам бит әле. Башым эшли, рәхәтләнеп сөйләшә, аралаша алам. Ә операциядән соң нәрсә буласын кем белсен, — ди Гөлнур.
«Радиода тапшырулар алып барасым килә»
Физик мөмкинлекләре чикле булган кызга укуын да дистанцион укырга туры килгән.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә компьютер бирәләр. Уфадан компьютер бирделәр дә, өйдән генә укыдым. Мин — бик ачык кыз, аралашырга яратам. Әмма беркайчан да дусларым күп булмады. Кечкенә чакта бик яратып та бетермәделәр, йөри алмавымнан балалар бармак төртеп көлә торганнар иде. Мин, читенсенеп, еш елый торган идем. Хәзер алай борчылмыйм инде.
9 сыйныфны тәмамлагач, укуымны дәвам итәсем килде. Документларымны Уфадагы бер уку йортына биреп карадык. Ләкин 5 катка кадәр менеп йөрүләрне үзем генә булдыра алмаячагымны аңлап, бу хыялга нокта куярга туры килде. Шулай да, читтән торып булса да белем алу, эшкә урнашу турында уйланам. Минем радиода тапшырулар алып барасым килә. Радиода сине беркем күрми, тавышыңны гына ишетәләр. Ә кешеләр миңа «тавышың матур» дип әйтәләр. Үзебезнең «Юлдаш» радиосын бик яратып тыңлыйм. 2014 елда мине «Юлдаш» радиосы уздырган концертка да чакырганнар иде. Бәлки, берәр кайчан, микрофон артында эшләү теләгем дә чынга ашар, — ди Гөлнур.
«Кызым – иң зур шатлыгым»
Гөлнурның бүгенге көндә бәхетле әни булуын да әйтергә кирәк. Аның кызы Назгөлгә 4 яшь.
Кызым — минем бу тормыштагы иң зур шатлыгым. Табиблар башта миңа баланы табарга рөхсәт итмәде, аборт ясатырга киңәш иттеләр. Ләкин минем әни булу теләгем бик көчле иде. Берсенең сүзенә дә карамадым. Бик еш хастаханәләрдә ятарга туры килсә дә, кызымны дөньяга китердем. Ә инде баламны үстерешергә әнием ярдәм итте һәм итә. Аңа рәхмәтләрем чиксез. Кечкенә вакытта төннәрен йокламыйча баламны караша иде, — ди ул.
Дүрт яшьлек Назгөл әнисенең, аяклары булса да, әби-бабасы, апа-абыйлары кебек үк атлап йөри алмавына аптырый икән.
Кызым еш кына: «Әни, нигә син йөрмисең?» — дип сорый. «Мин авырыйм шул, кызым, аякларым авырта минем», — дим. «Бетәр ул, әнием, бетәр», — дип юатмакчы була, — ди Гөлнур.
Кызганычка, Гөлнурның гаилә тормышы гына килеп чыкмаган. Ире белән ул интернет челтәре аша таныша, никах укыталар. Ләкин ир кеше авырлыклардан куркып кала булса кирәк, бала туганчы ук, Гөлнурның тормышыннан юкка чыга.
«Син — чын Радикмы?»
Гөлнур бүгенге көндә өйдәге бөтен эшләрне диярлек башкара. Өй җыештыра, идән, савыт-саба юа, ашарга тәмле ризыклар пешерә. Хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгәнен Гөлнур безгә видеога төшереп җибәрде.
Ул, ярдәм итүчеләр булганда, яраткан артистларының концертларына йөри. Күңеле үсеп, күрше авылга барып, төрле прическалар, тырнак, керфек ясатырга да вакыт таба.
«Мөмкинлек чыкканда, татар һәм башкорт артистларының концертларына барам. Үзебезнең районга Әнвәр Нургалиев, Иркә килгәндә, аларның концертларын калдырмаска тырышам. Икесенең дә җырлары көч-рух бирә торган, тормыш турында. Шулай ук Элвин Грей, Раил Өметбаев, Ябай-Малай да яраткан җырчыларым исемлегендә.
2013 елда Элвин Грей белән шәхсән аралашу бәхете дә тиде. Башкортстан «Юлдаш» телевидениесе уздырган хәйрия акциясе кысаларында Радик Юльякшин үзе безгә кунакка килде. Мин баштарак бик борчылдым, нишләргә дә белмәдем. Чыннан да, телевидение белән бергә Радик үзе дә килеп төшкәч, шаккаттым. «Син чын Радикмы?» — дип, битләреннән тотып карадым. Үзебезнең авыл клубында чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдык. Бергәләп дуэт та башкардык», — ди ул.
«Бәлки, популяр блогер булып китәрмен»
Гөлнурның тагын бер зур хыялы — блогер Рөстәм Нәбиев белән танышу.
— Аның белән очрашып сөйләшәсем килә. Ул мине рухландыра, миңа яшәргә көч бирә. Аның, йөри алмаган килеш, шундый уңышлы кешегә әверелүе сокландыра. Аны күреп, минем дә үз тормышым, яшәешем турында сөйлисем килә башлады. Бөтенләй урын өстендә яткан, дүрт стена арасында яшәүчеләр бар бит. Аларга, бәлки, аз булса да көч бирермен дип, мин дә «ВКонтакте» сәхифәсендә үземнең «Нурлы кыз» дигән сәхифәмне ачып җибәрдем. Анда мине үзем кебек кешеләр таба. Күпләр рәхмәтләрен әйтеп тә язалар. Киләчәктә, бәлки, мин дә популяр блогер булып китәрмен, — ди ул. Шулай ук Гөлнурның дөнья күреп, төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт итәсе бик килә. Узган ел Санкт-Петербургка барып кайту мөмкинлеге булган аның.
Беренче тапкыр әлеге матур шәһәрне карап йөрдем, үз гомеремдә беренче тапкыр самолетта очтым. Хәзер инде Казанга барасым килә. 2019 елда ук барырга җыенып йөргән идем, ковид килеп чыкты да, барып җитеп булмады. Татарстанның башкаласы миңа бик матур булып тоела, ул Уфадан да матуррак кебек. Казанга барып, аның истәлекле урыннарын карап, татарлар белән танышып кайтасым килә. Блогымда да татарлар белән язышам. Бик ачык, аралашучан кешеләр, — ди ул.
Әлбәттә инде, Гөлнур да, һәр хатын-кыз кебек, гаилә җылысын тоеп яшәү, үзенең тиң парын табу турында хыяллана.
Шәхси тормышым барып чыкмады бит. Ләкин мин берәр кайчан үземне нинди бар — шул килеш яратучы, кызымны үзенеке кебек кабул итәчәк берәр яхшы кеше белән танышуга өметемне өзмим. Зур гына йорт салып, шунда яшәргә хыялланам. Мәхәббәткә ышанам. Булганына шатланып яшим, юкка кайгырып йөрмим. Вакыт барысын да күрсәтер
26 яшь кенә булса да, күпне кичерергә туры килде. Һәрвакыт янәшәмдә әти-әнием һәм туганнарым булды. Алар минем өчен иң зур терәк, — диде ул безгә.