news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Закировадан иҗат-гаилә балансы: әтисе хитлары, бер зал туганнары һәм ире

Композитор, автор-башкаручы Гөлназ Закирова, 7 еллык тәнәфестән соң, Чаллыда үзенең беренче концертын куйды.

news_top
Гөлназ Закировадан иҗат-гаилә балансы: әтисе хитлары, бер зал туганнары һәм ире
Фото: Гөлназ Закированың шәхси архивыннан. Регина Садыйкова фотосы

Концертның башыннан ахырына кадәр Гөлназ Закирова турында «бик бәхетле кеше» дип уйлап утырдым. Кайсы яклап карасаң да тулы аның тормышы! Әлбәттә, «бәхет» төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кем өчендер ул – саулык, кем өчендер – гаилә, кемгәдер – матди әйберләр, үсеш. Гөлназ гаиләне дә, иҗатны да тигезлектә алып бара ала, композитор буларак популяр җырчылар белән эшли, үзе дә әледән-әле яңа җырларын тәкъдим итеп тора. Үз-үзенә таләпчән булуын һәм тырышлыгын шәхсән белгәнгә, рәхәтләнеп гастрольләргә чыгып китәрлеге бар, дип тә әйтә алам. Тик дан-шөһрәт артыннан куып, ул беркайчан да үзе башкара торган «әни», «хатын», «кыз» рольләренә зыян китермәячәк. 7 елдан соң туган шәһәрендә куйган «сольный» концертында җырчы менә шул баланста яшәвен ачык күрсәтте.

«Гастрольләрдән кайтып керми торган иң популяр артистлар да көнләшерлек иде»

Гөлназ Закирова Чаллы халкына традицион булмаган концерт куйды. Мин, нигәдер, моңа әзер түгел идем. Гади эстрада концерты карарга дип барганмын икән. Тамырдан кубарып халык җырларын башкаруы да, әллә ничә тапкыр искиткеч матур милли киемнәрдән чыгуы да, үзе эшли торган «Болгар» бию ансамбле составындагы чыгышлары да, ансамбль куйган биюләр – барысы да үзенчәлекле һәм бик милли иде. Гомумән, концертның концепцияcе үк миллилеккә юнәлтелгән, дигән фикердә калдым. Бик тәртипле концерт булды ул.

Залны тутыру проблемасы булдымы икән Гөлназның, анысын белмим. Булмагандыр да, бәлки, чөнки җырчының якыннарын, туганнарын һәм иҗатташ дусларын гына җыя торган сирәк куела торган концертларның берсе иде ул. Гөлназныкылар да берничә рәтне тутырып утырдылар. Туганнарга бай икән үзе. Актаныш, Азнакай кебек районнардан гына түгел, хәтта Мәскәү кебек ерак аралардан да килеп җиткәннәр. Башкалар арасында да көчләп алып килеп утыртканга («халявный» билетлар белән килүчеләр дип укырга) охшаган кешеләр күренмәде. Бигрәк тә шул сәбәпле, Гөлназның концерты чәчәк бәйрәменә әверелеп калды. Җыр саен сәхнәгә тамашачы агылды. Чәчәк бәйләмнәрен кочагына сыйдыра алмаган җырчы гастрольләрдән кайтып керми торган иң популяр артистлар да көнләшерлек иде.

Концертның үзенчәлекле яклары дигәндә, шулай ук сәхнәдә тулы профессионаллар командасы эшләвен атар идем. Кыска итәк киеп, җыр ритмына арт санын селкетеп торучы биючеләр дә, җиһаз урынына басып торучы музыкантлар да булмады сәхнәдә. Казаннан, җәлт итеп, Салават Фәтхетдиновның баянчысы Илфат Шәехов, скрипкачы Динә Закирова килеп җиткән. Биюләрне «Болгар» җыр һәм бию ансамбле артистлары куйды. Гөлназ исә һәр җырын аерым бер җылылык, осталык белән башкарды. Әйтүемчә, халык җырларын да, үзенең популяр җырларын да ишеттерде.

«Минем дә йөрәккә бер клапан куеп җибәрде, шуңа гына җырлап йөрим»

Гөлназның тамырлары Актаныш һәм Азнакай якларына барып тоташа. Бу ике як та үзенә генә хас сөйләме булу белән аерылып тора. Гөлназ үзенең Актанышка кайткач – Актаныш кызына, Азнакайга кайткач, Азнакай кызына әверелүе турында кызык итеп сөйләп узды. Кыскасы, «бәй» дип тә, «нәмә» дип тә сөйләшә белә, теләге булганнарны өйрәтә дә ала. Бу сүзләр «Болгар»лылар белән төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның җырларын башкарыр алдыннан әйтелде. Шундый үзенчәлекле номер булды ул.

Бу концертта бик күп популяр җырлар яңгырады. Гөлназ башкаруында «Кышкы чия», «Керкәле таулары», «Әнкәмнең догалары» кебек онытылмас хитларга без дә кушылдык.

Соңгы вакытта элекке җырларны яңартып башкару, гомумән, үткәнгә кире кайту тенденциясе күзәтелә. Гөлназ очрагында шунысы да әйбәт: рөхсәт сорар өчен әллә кайларга барып йөрисе дә юк. Бу хитларның авторы аның үзе белән бер түбә астында яши, дип әйтсәк тә буладыр. Гөлназның атаклы композитор Илгиз абый Закиров кызы булуын беләсездер инде. Картаймас хитлар авторы узган ел үзенең дә юбилей концертларын үткәргән иде. Гөлназның концертында да берничә җыр башкарды.

«Каушап та киттем инде чакырып чыгаргач. Концерт матур гына бара. Гөлназ кечкенә чактан ук музыка мәктәбенә йөрде, музыка училищесын, университет тәмамлады. Ничә еллар шушы юнәлештә укуы, тырышлыгы бушка китмәде. Үз юлымны дәвам итүчем булу белән бик горурланам», – диде әти кеше. «Кияү белән малай, кыз үстерәләр. Кияү дә бик уңган кеше», – дип, киявен мактап алырга да онытмады Илгиз абый.

Гөлназ, гаиләле булуына карамастан, бүгенгәчә Закирова фамилиясен йөртүен билгеләп үтте. «Мин – бүгенге көндә дә әтиемнең иркә кызы. Ул – бик таләпчән, туры сүзле кеше. Мин гел аның биеклегенә омтылам. Бу сәхнәдә басып торуыма да әти-әниемә рәхмәтлемен», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Илгиз абый узган ел йөрәгенә катлаулы операция кичергән иде. Операция ясаган табибының, сәхнәгә чыгып, артистка чәчәкләр бүләк итүе бик җылы мизгелләрнең берсе булды. «Атаклы табиб Рәмис Әнвәрович! Минем дә йөрәккә бер клапан куеп җибәрде, шуңа гына җырлап йөрим», – дип шаяртып алды Илгиз абый үзе.

Гөлназ белән Динә – туганнармы?

Скрипкачы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Закирова белән фамилияләре бер булгач, күпләр Гөлназ белән Динәне туганнар дип уйлый, очраткан саен шул хакта сорап аптыраталар икән. Ниһаять, Гөлназ бу сорауга җавап бирде, серне «чиште».

«Укыган вакытта, минем бик якын иптәш кызым бар иде. Аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Ул еш кына минем фамилиямнән көләргә ярата торган иде. «За Брежнева, За Сталина, За Маркса», – дигән булып. Шушы кыз, көлеп йөрде-йөрде дә, көннәрдән беркөнне үзе дә Закирова булып куйды! Туганым кебек якын дустым. Иң популяр сорауларның берсе булган: «Сез туганнармы?» – дигән сорауга без хәзер «әйе» дип кенә җавап бирәбез», – диде ул.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан. Регина Садыйкова фотосы

«Алмас белән мәхәббәт дуэтын җырлаганнан соң…»

Гөлназ узган ел тенор тавышлы җырчы Алмас Хөсәенов белән дуэт яздырган иде. Алар «Син табылдың» җыры белән «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашып, призлы урыннар да яуладылар. Әлбәттә инде, Гөлназның концерты да бу җырдан башка узмады. Шунысы кызык булды, нәкъ менә Алмас белән мәхәббәт дуэтын җырлаганнан соң, кечкенә кызлары Ләйләне ияртеп, сәхнәгә Гөлназның ире Ленар күтәрелде. «Минем яраткан тормыш иптәшем Ленарым», – дип игълан иткәч, халык көлемсерәп куйды, кызыксынулары артты. Чөнки Гөлназ Закирова үзенең тормыш иптәшен чит-ят күзләрдән яшерә. Беркайчан да социаль челтәрләргә куйганы, уртак фотоларын күрсәткәне юк. Тик Ленар үзен озаклап карарга мөмкинлек биреп тормады шул, хатынын битеннән пәп итте дә, төшеп тә китте. Ай күрде, кояш алды, кыскасы.

Кечкенә Ләйләнең бик матур итеп шигырьләр сөйләве турында язганыбыз бар. Бу юлы Ләйлә тамашачы ролендә булуны кулай күргән, ә менә Гөлназның улы Илдар халыкка үзенең талантларын күрсәтте.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан. Регина Садыйкова фотосы

Гөлназ янәшәсендә иҗатташ дуслары бик күп. Махсус кунак буларак, ул Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллинаны чакырган. Актрисаның Лилия Гыйбадуллина сүзләре, Гөлназ Закирова көенә «Балам» җыры күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керде. Лилия Гыйбадуллина сүзләренчә, әлеге җыр – аналар сүзе, аналарның балаларга фатыйхасы. Гөлназ да, Лилия дә, Алсу да – бүгенге көндә 2 бала әнисе. Әни йөрәге аша иҗат ителгән һәм әни йөрәге аша башкарылган әлеге җыр беребезне дә битараф калдырмады.

Концертның йомгаклау өлешенә Гөлназ биетә торган дәртле җырларын калдырган. Итальянча җырлар тыңлатып, чит илгә сәфәргә дә «алып барып кайтты» безне. Соңгы бүлектә җырчы озын кара күлмәк һәм озын шлейфы булган ак накидка кигән иде. Комачаулапмы-комачаулады шул шлейфы үзенә. Өстенә басып егыла күрмәсен дип, борчылыплар беттем. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы тәмамланды.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан. Регина Садыйкова фотосы

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залының чыга торган өлеше тар. Гардеробка хәтле халык агымы әкрен генә, озаклап төшә. Тамашачының уй-фикерләрен, бәяләмәсен белү өчен иллә дә уңайлы урын ул. Бу юлы да Гөлназ турында: «Киемнәре Уразованыкыннан ким түгел», «Бик матур концерт булды», «Хәния җырларын шәп башкарды» кебек сүзләрне тотып алдым.

Концертлары дәвамлы булсын иде Гөлназның, уңышлар аңа!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 декабрь 2025
    Исемсез
    Гульназ Закированы югалткан идем мин. Исергәп җырын җырлап аңа безнең авылда клип төшереп, сабантуйда җырлаган көннәрдә бик яратып калган идек. Бу язманы укыгач, Гөлназ өчен бик сөендем. Киләчәктә иҗади уңышлар телим, моң чишмәсе тагын да ныграк челтерәп аксын. Исергәпкә концерт белән килсә, бик шат булыр идек.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар