Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Закирова: «Яратып кияүгә чыктым, калганын сөйләмим»

Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы, Ришат Төхвәтуллин, Марат Яруллин, Гүзәл Уразова кебек җырчылар белән хезмәттәшлек итүче популяр композитор Гөлназ Закирова белән әңгәмә.

news_top_970_100
Гөлназ Закирова: «Яратып кияүгә чыктым, калганын сөйләмим»
Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Гөлназ, без синең белән сәүдә үзәгендә утырабыз. Илдә булган соңгы вакыйгалардан соң, күңелеңдә курку хисе бармы?

Курку хисе юк дип әйтә алмыйм. Әмма гел куркып та яшәп булмый инде.

Син «Ходай сакланганны саклармын» дип әйткән дигән гыйбарәгә таянып яшисеңме, әллә инде язмыш турындагысы якынракмы?

«Язмыштан узмыш юк» дигән белән килешәм. Алай да, әти-әни буларак, балаларны сакланырга өйрәтәбез. Үзебезгә килгәндә, өйдә утырып булмый инде, кирәк булгач, барасың, йөрисең, эшлисең.

Шомлану, күңел тынычсызлыгы белән ничек көрәшәсең?

Эш эшлим, начар уйларны ераккарак куарга тырышам, үземне күбрәк иҗат белән йөкләргә тырышам. Андый куркыныч яңалыкларны махсус минут саен кереп карап утыруны кирәк әйбер дип санамыйм. Мөһим вакыйгалар барыбер безнең игътибардан читтә калмый.

Бу көннәрдә генә мәдәният өлкәсенә керткән казанышларың өчен бүләкләндең. Андый грамоталар, дипломнар, мактаулы исемнәрне, осталыгымны таныдылар, дип кабул итәсеңме, әллә инде, карталар шулай ятты, уңыш елмайды, дипме?

Икесе дә туры киләдер. Осталыгымны таныдылар дип тә уйлыйм. Чөнки без аларны эшләмичә генә алмыйбыз бит, татар сәнгатен, телебезне үстерү өчен фидакарь хезмәт куябыз. Безнең эш бит әле ул, күпмедер дәрәҗәдә, энтузиазм да таләп итә. Шәхсән, туган шәһәремнең хезмәтемне шулай бәяләп торуы – минем өчен дәрәҗә. Күңел дә үсеп китә. Мин инде 5 яшьтән бирле шушы Чаллы сәхнәсендә. Мин җырламаган бер генә чара, катнашмаган бер генә бәйге дә калмагандыр. Шуңа да андый мактау кәгазьләре үзем өчен дә, әти-әнием, якыннарым өчен дә горурлык инде ул.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Син үзеңә бәяне беләсең, әйеме?

Үземә бәяне беләм.

«Беркайчан да җырчы булам, дип тырышмадым»

Гөлназ, татар эстрадасында еш күренмәсәң дә, Чаллыда сине белмәгән кеше юктыр. Шәһәребездә шулай танылу өчен сиңа күп көч түгәргә туры килдеме?

Юк (көлә). Дөресен әйткәндә, мин беркайчан да җырчы булам дип тырышмадым. Бәлки, шуңа күрә, башымда зур идеяләр булмаганга, эстрадада балкып тормыймдыр.

Җырлау – ул минем сәләтем. Тавышым кечкенәдән бар иде. Музыкант буларак, әти аны күреп алды да, минем шушы ягымны үстерергә тырышты. Ә менә композитор булу өчен миңа, яшермим, тырышырга туры килде. Мин бүгенге көндә дә бу юнәлештә үземне камилләштерергә тырышам. Яңа технологияләр, яңа музыкаль стильләр белән танышып, үз өстемдә эшлим. Җырлау – җиңелрәк ул, ә музыка иҗат итү, бигрәк тә профессиональ музыка иҗат итү, оркестрлар өчен әсәрләр язу, театрлар белән эшләү – күп көч һәм тырышлык таләп итә.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Син бер әңгәмәңдә, көйләр язарга укып, ягъни, укырга кергәч кенә өйрәндем, дип әйткәнсең. Менә шулай укып композитор булу яклымы син? Әллә инде азмы-күпме сәләте булганнар да язсынмы?

Укырга кергәч кенә көй яззарга өйрәндем, дип әйтү дөрес булмас. Композитор көй язу процессын аңларга тиеш. Син, мәсәлән, консерваториягә укырга керәсең, тик анда сине беркем дә язарга өйрәтми. Әзер әсәрләр белән киләсең, ә укытучыларың инде каядыр киңәш итәләр, төзәтәләр, сине камилләштерәләр.

Үзешчән композиторлар арасында нота белмәүчеләр дә бар.

Алар шуңа да бары тик җыр гына язалар. Җыр язарга табигатьтән бирелгән талант та җитәдер. Ә инструментлар белән эшләү, профессиональ музыка язу өчен белем булу кирәк.

Җырның сүзләре беренчел дәрәҗәдәме, әллә көеме?

Минем өчен көе.

Ә тамашачы өчен?

Җырга мәгънәне сүз бирә, музыка төсмер бирә. Кайбер җырларны кеше көйләп кенә йөри бит, ни турында булуы мөһим түгел. Ә кайвакыт, киресенчә, кеше җырның сүзен девиз кебек күңеленә кертеп калдыра. Төрле җырда төрлечәдер.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Сиңа шигырьләр җибәрәләр бит инде. Араларында ошамаганнары да буладыр. Андыйларга көй язасыңмы?

Шигырь миңа ошарга тиеш. Ә инде ошамаган урыннары була икән, мин турысын әйтәм дә, шагыйрьләр шунда ук төзәтәләр. Ләкин артык бәйләнгәнем юк, ул да бит шагыйрьнең иҗат җимеше, аның хезмәте. Сүз мәгънәсенә бәйләнгәнем юк. Төзәтмәләр төп рифма буенча кертелә.

Мин мондый шигырьгә көй язмыйм, дип әйткәнең булдымы?

Андый очракларны хәтерләмим. Күбрәк бер үк авторлар белән эшлим. Бүгенге көндә Лилия Гыйбадуллина белән актив эш алып барабыз. Икебез дә Актаныш кызы, без бер дулкында. Мин аңа идея җибәрәм, ул шунда ук күтәреп ала. «Яңа Татар җыры»нда да безнең икәү иҗат иткән балалар җырыбыз җиңде. Алга таба балалар җырлары өстендә тагын да ныгытыбрак эшләү теләгебез дә бар әле.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

«Ришат белән Маратка беренче җибәрүдә үк җыр беркайчан да ошамый»

Җырларны башкаручы популяр итүе сер түгел. Җыр авторлары арасында танылган җырчыларның игътибары өчен ниндидер яшерен көрәш барамы ул?

Юк, башкаручыларның күбесе – бик гади кешеләр. Бөтен җырчыларга да, куркып тормыйча, җырлар җибәрә алам. Тыңлап үз фикерләрен әйтәләр. Җырны алмаган очраклар да булмый калмый, әлбәттә.

Күңел төшәме?

Юк, җыр бер кешегә ошамый икән, икенчесенә ошарга мөмкин. Бөтенләй дә ошамаса, димәк, гаеп үзеңдә. Димәк, аны үзгәртергә кирәк.

Аннан кайсы җырның кемгә туры киләчәген барыбер үзебез күзаллыйбыз. Минем җырчылар ул Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, опера җырчылары Илһам Вәлиев һәм Алмаз Хөсәеновлар. Үзем иҗат иткән җырларны югары дәрәҗәдә җиткереп җырлый алучы артистларга бирергә тырышам. Кемгәдер алар, барыбер, авыррак бирелә. Ләкин гел моңлы, озын көйләр генә иҗат итмим, җиңел җырлар да язганым бар. Мәсәлән, Марат Яруллинның «Кемнәр сине шулай яратыр?», «Серләрем» җырлары минеке.

Алар белән эшләү үзенчәлекләрен дә әйтеп кит әле.

Ришат белән Марат (авт. – Төхвәтуллин, Яруллин) – бик таләпчән егетләр. Аларга беренче җибәрүдән үк җыр беркайчан да ошамый. Мин бу сүзләрне тәнкыйть итеп түгел, киресенчә, мактап әйтәм. Мәсәлән, Ришат соңгы иҗат ителгән җырымны 4 тапкыр үзгәрткәннән соң гына ошатты. «О, шәп, матур» дип, шунда ук егылып китмиләр. Алар өчен сыйфат беренче урында, җыр алар күзлегеннән идеаль булырга тиеш. Минем үземнең дә, эшләгәч, өч тиенлек әйбер эшлисем килми. Әйбәт булсын дип тырышам. Болай үзләре «кирәк-кирәк» дип үсендереп, язарга этәргеч биреп торалар.

Раяз Фасыйховка инде җырларны тулысынча әзер булгач кына җибәрәм. Ул бик төгәл кеше – аңа ул ошый яки ошамый. Үз фикерен шунда ук әйтә.

Гүзәл Уразова репертуарында да берничә җырым бар. Ләкин ул җырларны чыгарырга җитешмәде әле.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Иң таләпчәне кем соң? Иң күп үзгәрттергәне?

Ришатның менә шул 4 тапкыр үзгәрттергәне истә калды инде. Әмма, таләпчән булса да, ул кешене илһамландыра белә. Иҗатта да, тормышта да бик итагатьле, тәртипле кеше. Шунда ук алган вакытлары да була, әлбәттә. Мәсәлән, иң беренче «Исеңдәме?» җырын ул шунда ук гашыйк булып, «эшлибез» дип кабул иткән иде.

Ни өчен соңгы вакытта җыр авторларының дәрәҗәсе юк? Җырчылар авторларны әйтеп торуны да кирәк санамыйлар.

Дөресен генә әйткәндә, үз дәрәҗәсен белгән җырчы авторларны искә алмыйча китми. Алар аны матур итеп экранда да язалар. Авторларны атамаулары турында, бу, күпмедер дәрәҗәдә, наданлык һәм тәрбиясезлек дип әйтергә дә батырчылык итәм. Бөтен игътибар миңа гына булырга тиеш, дигән позиция. Ул җырны бит башка җырчылар да башкара. Соңгы вакытта менә элекке җырларны башкару модасы китте. Аңа кадәр бит ул җырларны 4-5 җырчы башкарып, популярлаштырган.

Зифа апа Нагаева миңа бер әңгәмәсендә «бүгенге сәхнәдә югарылыкны аранжировщиклар тота» дип әйткән иде. Җыр авторларының дәрәҗәсе төшү шушы күренеш белән бәйле түгелме икән?

Бу сүзләр бөтен авторларга да кагылмый. Минем аранжировщикларның дәрәҗәсен төшерәсем килми. Күпләр өчен аранжировка осталары – үз, авторлар үз урынында. Композиторларның «ин-нә, ин-нә» дип көйләп җибәрүчеләре дә бар бит. Үземә килгәндә, мин, мәсәлән, җырларымны ниндидер матур формалы итеп, яңа инструментлар өстәп, камил рәвешкә китереп тәкъдим итәм.

Менә төрле композиторлар була, дисең. Аларның хезмәтләре өчен бәяләр аерыламы?

Юктыр дип уйлыйм.

«Спектакльләргә көйне бала тудырган кебек тудырасың»

Соңгы вакытта синең көйләрне спектакльләрдә ишетәбез. Театрлар белән тыгыз эшлисең. Спектакльдә музыка, көй – бик көчле эмоциональ элемент, аның тәэсире искиткеч зур. Гомумән, спектакльгә көй язуны мин ниндидер бер аерым иҗат итеп күз алдына китерәм.

Бу – минем өчен бик кызыклы һәм авыр эш. Халык, әлбәттә, бу хезмәтнең нәтиҗәсен генә күрә. Режиссер белән тыгыз элемтәдә торып языла көйләр. Режиссер үзенең теләкләрен әйтә дә, син даими эзләнәсең. Беренче тапкырдан ук эләкмәскә дә мөмкинсең. Бала тудырган кебек тудырасың инде аларны. Кайвакыт бер спектакль өчен 20-25шәр әсәр иҗат итәсең. Алар арасыннан туры килгәне берничә генә булып чыга. Режиссерларның – үз күреме, синең үзеңнеке була. Уртак бер фикергә килгәнче күп тырышлык, көч китә.

Кайвакыт көйләрне компьютер аша гына эшләп тапшырам, әмма күпчелек әсәрләр инструменталь оркестр өчен әзерләнә. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Тинчурин театры оркестры өчен көйләр язам.

Минем өчен һәр образга үз мотивын табу, төрле чор моһитен тудыру авыррак. Мәсәлән, Чаллы театры куйган «Ак калфак» (М.Фәйзи) спектаклендә тарихи моментларны күрсәтергә кирәк иде. Нәкъ шул вакытта, очраклы рәвештә генә, Лилия исемле дубмрада уйный торган кыз белән танышып киттем. «Лилия, ничек уңышлы килеп чыктың син минем юлыма», – дип үзенә дә әйттем инде. Борынгы чор чагылышларын музыка аша җиткерү өчен, көйләргә думбра тавышлары да кертеп җибәрдек.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Иң беренче тапкыр мин 2017 елда Чаллы театрында куелган «Урман-клаб» дигән балалар спектакле өчен көй язган идем. Бүгенге көндә сигезенче спектаклем өстендә эшлим. Узган көз Минзәлә театрында «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминов) спектакленең премьерасы чыкты. Менә андагы музыкаль бизәлеш өчен мин горур җавап тота алам. Шулхәтле күңелемне биреп яздым әлеге спектакльгә музыканы.

Элекке спектакльләр күпме җырларны халык теленә күчергән. Хәзерге спектакльләрдәге җыр-көйләрнең дә популярлашып китү мөмкинлеге бармы?

Әгәр дә ул җырлар яздырылып, радио-телевидениедә ешрак ишетелсә, популярлашырлар иде. Элек бит аларны радио-телевидениедән даими куеп торганнар. Алары да 1-2 генә булган. Хәзер исә кешенең сайлау мөмкинлеге бик зур. Театрларыбыз да күп, спектакльләр берсе арты берсе чыгып тора. Бу, әлбәттә, мине бик сөендерә. Ләкин, мәсәлән, репертуарында озак вакытларга калып, гел уйналып торучы спектакльләр бик сирәк. Гел уйналып тормагач та, спектакльдәге җырлар онытыла. Әлбәттә инде, «раскрутка» булса, хәзер дә халык теленә күчәр иде ул җырлар, көйләр, ник күчмәсен. Ә моның өчен финанслар кирәк. Кичә Вадим Захаров дөп-дөресен әйтте дә бирде концертында. «Капчыклап акчаңны әзерләп куйсаң, сине Казан радиолары бик тиз таныта», – диде. Нәкъ өстенә басты.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

«Баш күтәреп, мин барысына да үзем ирештем дип йөргәнем юк»

Гөлназ, синең турыдагы бер язма янында «әтисе ышыгында яши, эшли» дип язганнар. Андый фикерләрне сиңа еш ишетергә туры киләме? Нәрсә дип җавап бирер идең?

Аллаһка шөкер, шундый талантлы әтием бар, дип җавап бирәм. Андый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми бит ул. Әтием ышыгында, әтием наз-мәхәббәтендә үстем. Баш күтәреп, мин барысына да үзем ирештем, дип йөргәнем юк.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Сәнгать юлына кереп китүеңә дә әтиең этәргеч биргәндер.

Әти миңа бер генә сүз әйтә иде: «Кызым, мин – үзешчән композитор. Ә сиңа беркайчан да андый сүз әйтергә тиеш түгелләр. Син укы!» – диде ул миңа. Шуңа да һөнәр сайлар вакытым җиткәч, музыка өлкәсеннән тыш, каядыр бару турында уйлап та карамадык. Көллияттә бик авыр музыкаль-теоретик факультет тәмамладым, консерваториягә укырга кердем. Үзем барып, Мирсәет Яруллинны кордиорда тотып: «Мирсәет абый, мин – Илгиз Закиров кызы, консерваториягә укырга керәсем килә», – дип әйттем. Мирсәет абый: «Илгиз бик яхшы мелодист бит ул, кил әле, тыңлап карыйк», – дип чакырды. Соңыннан шушы юнәлештән тайпылмадым инде. Юлымда гел яхшы күңелле, тырышлыгымны күрә белә торган кешеләр генә очрап торды. Мине аларның һәммәсенә бик рәхмәтле. Укытучыларым белән хәзер дә аралашып торабыз.

Ә бүгенге көндә әтиең сиңа иҗат юлында ярдәм итәме?

Эш барышында – юк. Мин аны концертларга, спектакль премьераларына чакырам. Карап, тыңлап, үз фикерен җиткерә. Әтине якыннан белгән кешеләр аның нинди тәнкыйтьче икәнен беләләр (көлә).

Аның үз карашы, минем үз карашым, ул – башка чор, мин башка чор авторы, дип кабул итмисеңме ул тәнкыйтьне?

Кабул итәм (көлә). Кайбер моментларын үткәреп җибәрәм, ә кайбер киңәшләренә колак та салам.

Өлкәнрәк буын авторлар, җырчыларга игътибар җитеп бетми сыман. Әтиеңнең бу уңайдан кәефсезләнгәнен күргәнең бармы?

Әти соңгы вакытта күңеленә яткан бик кызыклы шөгыль тапты – үлә язып баян ремонтлый. Өйләрендә баяннарның ниндие генә юк. Иске баяннар сатып ала, ремонтлап, үзе дә сата.

Игътибарга килгәндә, әтине татар эстрадасында яуланган исеме, бик матур җырлары бар. Җырлыйсы килгән җырлары турында артистлар шалтыратып сөйләшәләр. Әтине игътибар җитмәгәнгә читенсенеп яши дип уйламыйм.

Җәйгә таба, Аллаһы боерса, аны үстергән, популяр иткән Чаллыбызда әтинең 70 яшьлек юбилеен уздыру планнары белән йөрибез.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Синең «җыр караклары» турындагы фикерләреңә юлыккан идем. Илгиз абыйның җырларына охшаш җырлар язучы композиторлар турында сүз барды. Хәзер дә мондый күренешләр белән очрашып торасызмы?

Юк, менә публикага чыгып әйтүнең нәтиҗәсе булды, хәзер андый күренешләр белән очрашканыбыз юк. Бер җырчы әтинең җырына тулысы белән охшаган җыр чыгаргач, әйтми кала алмадым. Ахырдан ул кеше шалтыратып, гафу үтенде, җырны башкармады.

Яңа язган, берничә генә җырланган җырлар турында әйтмим инде мин. Кеше белгән, барыбызга да кечкенәдән таныш булган, бик популяр җырлар турында сүз бара.

Урлашулар булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Авторлык оешмаларында тиккә генә тормыйбыз бит, контроль булырга тиеш инде. Аннан, икенче яктан уйлап карыйсың да, нотаның, музыканың да бит мөмкинчелекләре чикләнгән. Яңа әйбер ясыйм дип, кайвакыт үзеңне үзең дә кабатлап куясың. Ләкин кеше бу өлкәдә эшләргә тели икән, ул төрле-төрле музыка белән гел кызыксынып торырга, камилләшергә тырышырга тиеш.

«Ирем үзе турында сөйләгәнне яратмый»

Тормышыңда барысын да астын-өскә китергән вакыйга булганы бармы? Ниндидер тетрәнү дип әйтик.

Юк, андый вакыйгаларга юлыкканым юк, Аллаһка шөкер. Ә менә бер тапкыр бик нык югалып калганымны хәтерлим.

Мине Мәдәният министрлыгыннан Франциягә Сабантуйга җибәрделәр. Мин бит инде милли кадр, киемнәрем бар, сөйлим дә, җырлыйм да. Барып төштем, бер каршы алучы юк. Басып торам чит ил аэропортында шаккатып, беркем инглизчә аңламый, мин французча белмим. Телефон аша шалтыратып булмый, вай-фай эшләми. «Нәрсә була минем белән хәзер?» – дим. Чын-чынлап югалып калган идем шул мизгелдә. Аннан шул Казаннан бер самолетта очкан 2 ир-атны күреп, яннарына бардым, хәлне аңлаттым. Алар мине тынычландырып, кунакханә ишек төбенә кадәр илтеп куйдылар. Шундый игелекле кешеләр очрады. Югыйсә нишләп беткән булыр идем, үзем дә белмим.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Син шундый тыныч кеше булып күренәсең миңа. Кызып китеп, артыгын әйтеп ташлаганың, ә аннан соң үкенгәнең бармы?

Андый вакытлар һәр кешедә буладыр, мин дә искәрмә түгел. Бер спектакль чыгарга 3 көн кала, репетиция вакытында режиссер «все не то» ди. Мин гаҗәпкә калдым, бу бит инде минем айлар буе эшләгән эшемне бетереп аттылар, дигән сүз. Шулхәтле үпкәләдем, хәтта бер сүз дә әйтә алмадым – тордым да чыгып киттем.

Ә соңыннан режиссер белән шалтыратышып аңлаштык. Сүз музыка турында түгел, яңгыраш турында барган икән. Шунда ук аңлашкан булсак, бәлки, мин күңелемә ул кадәр якын алмаган булыр идем.

Болай мин тыныч кеше, әмма кирәк вакытта үз фикеремне әйтә алам.

Ә гаиләдә ничек? Ирең белән охшашмы сез, әллә инде берегез – су, икенчегез утмы?

Ирем белән без охшаш. Ул да алай эмоцияләргә бирелеп, кычкырып, психланып йөри торган кеше түгел.

Ирең турында син беркая да сөйләмисең.

Ул үзе турында сөйләгәнне яратмый шул. Һөнәре дә шуны таләп итә.

Ирең хыялыңда йөрткән образыңа туры килдеме?

Шуны гына әйтәм - мин яратып кияүгә чыктым, калганын сөйләмим. Ирем үзе турында сөйләвемне теләми, мин аның теләген хөрмәт итәм.

Сез ничә ел бергә инде?

Ирем белән өйләнешкәнебезгә 11 ел. 2 бала үстерәбез. Улыбыз Илдарга 9 яшь. Ул телләр белән кызыксына, татарча шигырь сөйләү буенча төрле бәйгеләргә бик актив йөри торган иде. Быел менә фәннәр белән ныграк кызыксына башлады һәм көчне күбрәк олимпиадаларга бирә. Рус мәктәбендә укыса да, татарча яхшы белә. Гаиләдә дә татарча өйләшәбез. Әле менә татар теленнән республика олимпиадасына әзерләнеп йөргән көннәребез.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Алай гына түгел, мәктәптә дә сыйныфташларын татарчага илһамландырып йөри. Әле Марат Яруллин җырларын җырлап йөриләр, әле татарча бик үк яхшы белмәгән малайлар белән «Мин яратам сине Татартстан»ны. Сериал чыкканнан соң, «Пыяла» җыры популяр булып китте бит инде. Аны инде каядыр барганда юл буе автобуста җырлап барганнар.

Кызыбыз Ләйләгә 2 яшь ярым, быел, Аллаһка тапшырып, бакчага китте.

Фото: © Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Гөлназ, концертларда еш катнашасың, алып баручы булып та эшлисең бит әле. Балаларны кемгә тапшырып чыгып китәсең?

Башыңа төшсә, няня да чакырткан булыр идең. Минем чыгышлар, күбрәк, иремнең ял иткән вакытларына туры килә, нигездә балаларны үзебез карарга тырышабыз дип әйтер идем. Ә болай иң беренче таяныч – әти-әниләр инде, әйе, аларның янәшәбездә торуы – иң зур бәхет. Шуңа күрә Казанга да китмибез, үсмибез (көлә). Ә болай Казанга китү ниятебез бар иде.

Гомумән, син менә югары дәрәҗәдәге солист, эстрадада популяр артист булам дисәң, үз-үзеңне ашатыр өчен, даими гастрольләргә йөрергә тиеш буласың. Ротацияләр, җыр яздыру чыгымнарын каплар өчен дә концерт эшчәнлеге булырга тиеш. Ә бу вакытта, әлбәттә инде, синең гаиләң белән кемдер шөгыльләнергә тиеш. Ә минем балаларымны кемгәдер ташлап чыгып китәсем килми. Миңа кызык – балам ашаганмы, эчкәнме, нинди кәефтә кайткан, аңа нинди дә булса ярдәм кирәкмиме? Балаларым өчен гел борчылып торам.

Рәхмәт, Гөлназ, уңышлар сиңа!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Голназ чыннан да бик талантлы композитор, жырчы, алып баручы гына тугел, бик яхшы кеше дэ ул! Унышлар гына телим!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100