Җырчы Гөлназ Закирова «Интертат»ка куанычы белән уртаклашты. Ул Мәскәүдә узган «Голос эпохи» Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсында татарча җырлап, беренче урын яулаган.
«Әлеге бәйгедә катнашу өчен үзем яраткан «Герман көе»н сайлап алдым. Бер куплетын русча да башкардым. Яратырлармы, ничек кабул итәрләр, дип борчылган идем. Нәтиҗәдә, минем җыр жюрига бик ошады. Бәйге беткәч, барысы да килеп рәхмәтләрен әйттеләр. Татарча җыр белән бәйгегә үзенчәлек кертүемне билгеләп үттеләр.
Шулай ук хезмәттәшем, «Болгар» бию театры артисты Ольга Лахнова белән башкарган русча дуэтыбыз да жюри тарафыннан югары бәяләнде», - дип сөйләде ул «Интертат»ка
Гөлназны зур җиңүе белән котлыйбыз!
