Гөлназ Закирова: «Ирең кайда, дигән сорауга кыска гына җавап бирәм…»
Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы, бик күп артистлар белән хезмәттәшлек итүче популяр композитор Гөлназ Закирова «Интертат»ка иҗатындагы яңалыклар белән уртаклашты.
Гөлназ, тиздән Чаллыда «сольный» концертың көтелә икән. Синең талантлы композитор булуыңны беләбез. Җырчы буларак та тагын да киңрәк масштабларда иҗат итә башларга бер адыммы әллә бу? Гастрольләр белән йөри башларга җыенмыйсыңдыр бит?
Мин инде 4 яшемнән бирле җырлыйм. Үземнең тормышымны җырсыз күз алдына да китерә алмыйм. Ә композиторлык – ул минем профессиям. Дөрестән дә, әлеге концертта үземне автор буларак кына түгел, иң беренче чиратта башкаручы буларак күрсәтәсем килә. Тамашачыма әйтер сүзем, күрсәтәсе иҗатым бар.
Ә менә зур гастроль турларына йөрү мөмкинлегем юк, дип әйтәм. Чөнки мин һәрвакыт гаиләм, балаларымны өстенрәк куям. Шулай да, халык яратып килсә, концертны берничә төбәктә кабатлап кую ниятебез бар. Чөнки командабыз көчле – барысы да профессиональ җырчылар һәм биючеләр.
Концерт оештыруның кыенлыклары аз түгелдер. Нинди проблемалар белән очраштың? Нәрсәләрне хәл итүдә авырлыклар килеп туды?
Үзенең мәшәкатләре бар инде аның, әлбәттә. Сөйләшү-килешүләр, административ эшләр. Артистлар, тегүчеләр белән элемтәдә тору, яңа образлар, яңа номерлар уйлау. Әле менә тулыланган күлмәкләр коллекциямне яңа сәйләннәр белән бизәкләп утырам (көлә).
Концертыбызга килүләрен, аның җылы атмосферада узуын телим. Сәхнәдә, миннән тыш, әтием Илгиз Закиров, дусларым Динә Закирова, Алмаз Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина һәм оста музыкантлар булачак. Без хәзерге вакытта барыбыз да бер дулкында, ныклап әзерләнәбез.
Гөлназ, синең балаларың да талантлы бит. Кызың, нәни генә булса да, сүз остасы, матур итеп шигырьләр сөйли. Концертыңда алар да сәхнәгә чыгачакмы?
Балаларым концертыма киләчәкләр, әлбәттә. Алар өчен дә бу – җаваплылык белән беррәттән бик зур бәйрәм булыр дип уйлыйм. Бәлки, сәхнәдә дә күренерләр әле. Әлегә бу турыда уйлыйбыз. Шигырьләрне улым да бик матур сөйли. Бары тик азрак үсеп китте, оялу дигән әйбер барлыкка килә башлады үзендә.
Тамашачыны, әлбәттә инде, синең шәхси тормышың да бик кызыксындыра. Тормыш иптәшеңне бер дә күрсәтмәгәнгә: «Гөлназның ире кайда икән?» – дигән комментарийлар язып калдырганнарын да күргәнем бар. Ирең кайда, Гөлназ?
– Тормыш иптәшемне күрәсегез килсә, концертка килегез. Ул да, булам, дип вәгъдә бирде. Социаль челтәрләрдә иремне күрсәтү мөмкин түгел әлегә. Киләчәктә ничек булыр. Шуңа күрә: «Ирең кайда?» – дигән сорауга кыска гына җавап бирәм: «Ирем эштә».