news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Солтанова «Голос»та катнашуы турында: «Минем күптәнге хыялым иде»

news_top
Гөлназ Солтанова «Голос»та катнашуы турында: «Минем күптәнге хыялым иде»
Фото: Гөлназ Солтанованың социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән

Кичә күпләр җырчы Гөлназ Солтанованы «Голос» проектында күзәткәндер, үзебезнекеләр катнашса, гел җанга рәхәт бит инде. Бер якын кешең катнашкан кебек. «Слепые прослушивания» этабында ул жюридагы өч кешене үзенә карата алды.

Бу уңайдан Гөлназның үзе белән дә сөйләшеп алдык.

«Голос» проектында катнашу — минем күптәнге хыялым иде. Якыннарым һәм танышларым да «Голос»ка барырга киңәш иткәне булды. Соло концертымнан соң үземне башка амплуада сынап карыйсым килде. Сайлап алу турында Юрий Аксюта үзе тыңлады. Татарча да җырлатып карадылар, «Мин сине шундый сагындым»ны җырладым. Ә чыгышка җырны жюри сайлады, — ди Гөлназ.

Әңгәмәдәш шулай ук хис-кичерешләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашты.

Әлеге проектка гаризалар нык күп килә. Сайлап алу процессларына килгәндә, 1600 катнашучыдан 48 җырчы кала. Бәхетемә, беренче тапкырдан ук эләктем. Моңа, минем тормышым һәм эшем дә тәэсир иткәндер. Ягъни җырчы булуым да, аннары мин 6нчы ел инде махсус училищеда катлаулы яшүсмерләр белән эшлим. Әлбәттә, мин жюриның миңа әйләнүләрен көтмәдем. Көчле тавышлы һәм харизмалы җырчылар бик күп иде. Нык борчылдым, чыгыштан соң ниләр сөйләгәнемне дә хәтерләмим. Шок хәлендә калдым ул вакытта. Поездга ашкынып, туфлиларымны кайдадыр югалтып кайттым, — диде ул.

Гөлназ Солтанова әйтүенчә, ул жюриның берсе генә булса да борылсын иде, дип нык хыялланган булган. Шоуда ул Эннио Морриконеның «Калиффа» фильмындагы катлаулы композицияне башкарды. Өч жюри әгъзасы аңа таба борылды: Анна Асти, Владимир Пресняков һәм Илдар Абдразаков. Гөлназ Илдар Абдразаковны сайлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар