Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева серле егет белән кышкы урман эчендә бии. Сөйгәнеме?

news_top_970_100
Гөлназ Сираева серле егет белән кышкы урман эчендә бии. Сөйгәнеме?

Гөлназ Сираева Яңа ел төнендә бер егет белән кочаклашып торган фото куйган иде. Капюшон киеп, үзен танытмаучы егетне «подписчик»лары «Гөлназның сөйгәне» дип фаразлады.

Җырчы, әлеге фотоның дәвамы итеп, тагын бер пост куйган. Бу юлы ул Ильмира Нәгыймованың «Кочакладым» җырына кочаклашып биегән видеоларын күрсәткән, ләкин егет һаман да халыкка арты белән тора.

Тик бу юлы серле егетнең кем булуы турында бераз фаразлар бар. Мәсәлән, берничә кеше аны Марат Яруллинга охшаткан. «Точно Марат Яруллин», – дип тулы ышаныч белән язучылар да, «Бу бит – минем өченче урамдагы күрше, курткасыннан таныдым», «Кем икәнен белә-ә-м», – дигән кызыклы җаваплар да бар.

Ә Гөлназ интрига саклавын дәвам итә. Кочаклашып биегән видеоны ул «аюлар биюе» дип атаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100