Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхетле булыгыз» – Гөлназ Сираева сөйгәнен күрсәтте?

news_top_970_100
«Бәхетле булыгыз» – Гөлназ Сираева сөйгәнен күрсәтте?
социаль челтәрләр

Яңа ел төнендә җырчы Гөлназ Сираева бик тә серле фотосын күрсәтте. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә шәхси тормышын бер яклап та күрсәтмәгән, бу турыда бер генә массакүләм мәгълүмат чарасына да сөйләмәгән Гөлназ бер ир-егет белән кочаклашып тора. Арттагы фонда – матур итеп әзерләнгән бәйрәм табыны, ә җырчының кулында – бокал белән шампан шәрабе. Үзе бик тә бәхетле елмайган. Тик менә фотодагы егет кенә халыкка арты белән борылган, өстәвенә әле капюшон да киеп куйган. Гөлназ Сираева янәшәсендә якын кешесе барлыгын күрсәтсә дә, аның кем икәнлеген яшереп калуны кулай күргән. 

Әлеге фотога дуслары күп итеп «ут», «шәп» кебек смайллар тезеп калдырганнар. «Бәхетле булыгыз», «Яңа еллар белән сезне», – дип язганнар. Сәхнәдәш дусты Ильмира Нәгыймова исә: «Минем «Кочакладым, җибәрәсем килми» җырын куярга иде сезгә», – дигән. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100