Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Идел буе федераль округы буенча туйлар алып баручылар арасында үткәрелә торган премиянең финалына узган. Гөлназ узган ел да әлеге бәйгенең җиңүчесе булган иде. Ул анда татар туйларын тәкъдим итеп, «Туйлар алып баручы хатын-кыз» номинацияcендә иң яхшы алып баручы исеменә лаек булды.
Премиянең финалы 17 мартта Түбән Новгородта узачак. Гөлназ быел да җиңүче исеме өчен көрәшергә җыена. Ләкин аның бик тиздән өченчегә әни булу вакыты җитеп килә. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә шул хакта язган.
Мин туйлар индустриясе өлкәсендәге иң дәрәҗәле һәм бердәнбер премиянең финалисты!
Ләкин бер кечкенә генә «пнюанс» бар, дуслар һәм аны берничек тә хәл итеп булмый. Ул миннән генә тормый, - дип, үзенең бәби көтүенә ишарә ясаган Гөлназ. – Ике генә вариант кала: премиягә кадәр табарга язсын дип дога кылырга яки йөкле килеш Түбән Новгородка юл тотарга һәм баланы шунда табарга, - дип елмая ул.