Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова пластик операция ясата – ул күз кабагының формасын үзгәртергә уйлаган.
«Бүген, 11 март – операция көне. Клиникага китеп барам. Үземнең күз кабакларым турында сөйләгән идем инде, блефаропластика ясатам», – дип язган ул сторисларына.
«Интертат» җырчы Алинә Сафиуллинаның да блефаропластика ясатуы хакында язган иде. Әлеге процедурага бүгенге көндә яшь калырга теләүче бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать итә, күрәсең. Бу операциянең бәясе якынча 40-70 мең сум аралыгында.