Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина күзләренә блефаропластика ясаткан

Блефаропластика – ул күз кабыгы формасын үзгәртү белән бәйле операция.

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина күзләренә блефаропластика ясаткан
Бу фотоны "Интернет" челтәреннән таптык

Без, хатын-кызлар, төрле процедуралар ярдәмендә үзебезне чибәрләтергә яратабыз инде. Бу гадәт – безнең табигатебездә. Дөрес, соңгы арада ир-атлар арасында да төрле процедураларга йөрүчеләр саны артты...

Иренемне ясату теләгем барлыкка килгән иде. Ясатыр алдыннан консультациягә бардым, табиб белән киңәшләшү – пластик хирургиядә бик мөһим. Клиникада Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина белән очраштык. Заманасы шундый, эстрада артистларын хәзер я концертларда, я челтәрле бизнес белән бәйле офисларда, я пластик хирургия үзәкләрендә очратырга була. 

Алинә дә кайсыдыр урынын я күпертеп, я, киресенчә, киметеп йөри, дип аңладым. Карасам, күзләренә нидер булган. Бераз карап торгач, Алинәнең блефаропластика ясатканын аңладым, ягъни Алинә күз кабагының бер өлешен кистергән. 

Сәлам, Алинә! Нишләп йөрисең?

Килдем әле менә...

Күзләреңә ни булган? 

Ни булган?!

Блефаропластика ясаттыңмы?

Әйе.

Нигә? 

Теләдем, син дә болай гына килмәгәнсеңдер монда. 

Кыйммәтме?

Әйтмим. (Блефаропластика, чама белән әйткәндә, 40 мең сум тора.)

Ярар, үзең түләдеңме?

Үзем инде, кем булсын?!

Берәр «ухожер», бәлки… Синдә күптер алар. 

Юк, үзем түләдем. 

Кайсы урының тагын күпертелгән?

Иренем генә, башка һәрнәрсәм үземнеке, Аллаһка шөкер. Син нишләп йөрисең монда?

Мин дә ирен ясатырга килгән идем. 

Ясат-ясат, матур булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100