Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова кунактан агуланып кайткан: «Хәлем начар. Бөтен нәрсә ачуны китерә»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова кунактан агуланып кайткан: «Хәлем начар. Бөтен нәрсә ачуны китерә»
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрованың Казахстандагы сәфәре уңышлы тәмамланмаган – ул агуланган. Бу хакта Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. 2 көн элек кенә ул сәхифәсендә эт белән төшкән фото урнаштырган иде: «Казахстанга бәйрәм үткәрергә чакырган кешеләр бүген безне кунакка дәште. Таулар арасында, шундый матур җирдә яшиләр. Монда һава бөтенләй икенче: саф һәм шундый йомшак», – дип язган иде ул.

– Хәерле иртә! Аллага шөкер, мин Казанда. Сөенеп туя алмыйм. Үзебезнең Казаныбыз, Татарстаныбызда да бик рәхәт. Һәрбер кеше үзенең туган җире, туган шәһәре турында шулай әйтәдер.

Хәлем начар. Кичә бик кыен булды. Мин моны арыганлык дип тора идем. Кичен «Вкусно и точка»да гына ашадым. Гөнаһларына керәсем килми, бәлки, кунакта булганда да агуланмаганмындыр, ләкин миңа бүген бик начар. Кичә мин кунакта бәрәңге генә ашадым. Халәтемне әйтеп, сөйләп, аңлатып бетереп булмый.

Әле шундый халәттә эшкә килдем, чөнки бу очрашулар, съемкалар алдан планлаштырылган иде. Көч-хәл белән йөрим. Җитмәсә, эссе. Хәлне бетерә. Авырганда, шундый халәттә булганда бөтен нәрсә ачуны китерә: тавышлар, кешеләр… Шуңа күрә минем белән бүген сөйләшмәсәгез хәерле булыр», – дип сөйли Гөлназ Сәфәрова.

Сторизда ул «активлаштырылган күмер»не фотога төшергән һәм: «Бүген менә шулай. Булыша», – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100