Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова, әбисе тәнкыйтьләгәннән соң, зур мичкәгә чумган – фото

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова, әбисе тәнкыйтьләгәннән соң, зур мичкәгә чумган – фото
Фото "Татар-информ" архивыннан

Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге битен күзәтеп баручылар барысын да белеп тора. Ул «Татар җыры» фестиваленнән соң авылга әбисе янына кайтып килде, ә инде аннан килгәч, ял итәргә барган.

«Кайвакыт тынычлык кирәк. Шалтыратулар, хәбәрләр кабул итәсе килми. Эмоцияләрне дә белдерәсе килми. Ял итәсе килә. Телефонны сүндереп, социаль челтәрләргә кермичә… Үз-үзең белән генә калу кирәк. Утырасы, ятасы, еракка карап чәй эчәсе килә. Йөрәккә үзеңне өлешләп җыярга, күңел белән көч тупларга мөмкинлек бирергә. Эчке дөньяны һәм хис-кичерешләрне торгызырга. Тынлыкны бозарга, юлыңны дәвам итәргә әзер булуыңны белгәч тә...» –дип язган танылган алып баручы.

Шулай ук ул әфлисун, грейпфрут, ылыс ботаклары салынган сулы зур мичкәдә утырган фотосын да куйган.

Гөлназның социаль челтәрдәге фотоларын хезмәттәше  Алмаз Гыйльметдинов бер дә игътибарсыз калдырмый.

«Гөлназ, исәнмесез! Бу чанга сезгә кадәр кеше кердеме? Сездән соң керделәрме? Сезнең өчен генә аның кадәр грейпфрут кайнатмаганнардыр инде...» – дип шаярткан ул таныш булмаган кеше кебек «кыланып».

«Сез килеп калдыгыз ич бездән соң», – дип җавап биргән Гөлназ.

«Мин дә, әбием тәнкыйтьләсә, шулай берәр кая барып, үзем генә калып елый идем. Үтә ул, Гөлназ, борчылма», – дип язган берсе алып баручының «Татар-җыры»ндагы образын тәнкыйтьләгән әбисен искә төшереп.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100