Гөлназ Мөхәрләмова: Дәреслекләргә заказ биргәндә: «Мөмкин кадәр җиңел булсын», диделәр
«...Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә төрлечә». Милли мәгариф темасына моңсу һәм мөмкин кадәр позитив әңгәмә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында милли мәгариф бүлеге бар. Ул, беркайдан да бүленмичә, белгечләр җыеп, 2016 елда ачылган. Аны филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова җитәкли. Милли мәгариф – сорау тудыра торган өлкә, ул татарның хыялы һәм авырткан җире. Без биредә аһ-ваһ килмичә генә сөйләшергә тырыштык – кемгәдер буш сүз сөйләп зарланып утыру кирәк икән, бу әңгәмә сезнең өчен түгел.
Гөлназ ханым, институтта милли мәгариф бүлеге барлыгын да белми идем. Бездә милли мәгариф бармыни соң ул? Милли мәгариф төшенчәсен икебез дә бер үк төрле аңлау өчен сөйләшүне бу төшенчәне аңлатудан башлыйк әле
Милли мәгариф дигәндә без, беренче чиратта, республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны күздә тотабыз. Әлбәттә, милли мәгариф – киңрәк төшенчә, ул мәгариф оешмаларында уку предметларын татар телендә укытуны, республика мәктәпләрендә башка туган телләрне (мари, чуваш, удмурт һ.б.) укытуны да үз эченә ала. Безнең бүлектә туган телне (татар телен) һәм туган (татар) телдәге әдәбиятны укыту проблемалары, туган телләргә өйрәтү системасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, киң планда тикшерелә.
Димәк, без милли мәгариф дигәндә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында гына сөйләшәчәкбез?
Әйе, безнең институтка кагылышлы булганда – шулай.
Быелдан башлап туган тел укытуның дәресләр саны кимеде. Шуңа карап, сезнең эш кимеде дия алабызмы?
Болай дип әйтү бик үк дөрес булмас. Әлеге кимү беренче сыйныфларның эш күләменә бәйле булырга тиеш иде. Безнең мәктәпләрдә андый үзгәреш күзәтелмәде.
Гомумән, сәгатьләр саны үзгәрү яхшы тенденция түгел инде. Моңарчы булган үзгәрешләрдән дә иң борчыганы – әдәбиятны укыту бер сәгатькә калдырылуы булды. Бер сәгать бик аз бит инде: әдәбиятны бер сәгать кенә укыту укучыларны татар халкының бай әдәби мирасын өйрәнүдән мәхрум калдыру, әлбәттә. Бу аеруча IX сыйныф программасын төзегән вакытта нык сизелде, чөнки бу сыйныфта татар әдәбияты тарихы өйрәнелә. Аны бер елга сыйдырырга тырыштык. Күп очракта тулаем бер чорны өйрәнүгә бер сәгать кенә бүлеп бирә алдык. Татар мәктәпләрендә дә әдәбият укытуга шул бер сәгать каралган. Әйтик, Алтын Урда чорын бер сәгатьтә өйрәнеп бетереп булмавы аңлашыла бит инде.
Димәк, эш кимеми, киресенчә арта – оста итеп кенә бернәрсә дә югалмаслык итеп тыгызларга кирәк.
Әлегә эш кимеми, без «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларыннан яңа буын укыту-методик комплектлар төзү эшен тәмамладык. Аларның зур өлеше экспертиза үтеп, Дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. X-XI сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләре хәзерге вакытта экспертиза уза.
Дәреслекләрне тулыландыру максатыннан өстәмә материаллар да эшләнә. Болар – укучылар өчен видеодәресләр, укытучылар өчен методик әсбаплар. Узган елдан башлап өйрәтү слайдларын үз эченә алган видеопрезентацияләр эшлибез. Ел саен 300әр өйрәтү слайды эшләнә, аларның күбесе тавышландырылган.
«Мәгърифәт» медиаплатформасы эшләп килә – без эшләгән барлык материал шунда урнаштырылып бара.
Узган елдан башлап татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курслары үткәрәбез, Яшел Үзәнгә барып укыттык. Барлык районнарны йөреп чыгып булмаса да, быел Азнакай белән Актаныш районнарына чыгарга уйлыйбыз. Казан укытучылары белән даими рәвештә төрле семинарларда, конференцияләрдә очрашып торабыз.
Һаман да кимүгә барса, кайчан да булса эшсез калырбыз дигән борчылу юкмы?
Юк, андый борчылу юк. Бу өлкәдә эш һәрвакыт табылачак дип уйлыйм.
Сез табарсыз ул. Монда тел төбе башкада – эшебез кирәкмәскә калса дигән гомуми борчылу. Татар телен укытуның кирәксезлеге...
Әлбәттә, бу мәсьәлә безне дә борчый. Сәгатьләр санының булганы алдагы елларда да сакланып калыр дигән өметебез зур.
Безнең дәреслекләрне Мәскәүдә тикшерүче экспертлар кемнәр алар? Сез алар белән танышмы?
Без аларны белмибез. Алар авторлар белән элемтәгә кермиләр. Эксперт комиссиясендә Россиянең төрле мәгариф оешмаларыннан, Россия мәгариф министрлыгыннан белгечләр, галимнәр, туган тел һәм әдәбият укытучылары бар.
Татар телле белгечләрме?
Дәреслекләр тулаем татар телендә, телне белмәгән эксперт аларга тиешле бәя бирә алмаячак.
Алар бөтен текстны сүзен сүзгә укып тикшерәләрме икән?
Әйе, берничә ел элек элек без үзебез дә эксперт вазыйфасын башкардык. УМКлар безгә тулы комплектта җибәрелә, аларны тикшерергә билгеле бер вакыт бирелә, дәреслекне, электрон дәреслекне, укытучы өчен методик әсбапны – барысын да җентекләп укып чыгасың һәм бәя биреп, карарны чыгарасың.
Төзәтмәләр кертәләрдер бит?
Безгә андый мәгълүмат бирелми.
Кире кайтканы юкмыни?
Беренче тапкыр «Әдәби уку» дәреслеген уку планындагыча ике сәгатькә исәпләнелгән итеп эшләп җибәргәч, ул экспертиза үтә алмыйча, Федераль исемлеккә кертелмәде. Сәбәбен, билгеле, аңлатмадылар. Бу әдәбият дәресләренең икедән бер сәгатькә калган вакыт иде, димәк, без җибәргән дәреслекләр туры килмәячәк иде – шуңа экспертиза үтмәгәндер дип фаразладык. Алдагы елда без аларны бер сәгатьлек итеп кыскартып, яңадан җибәрдек. Әйтергә кирәк, булган дәреслекне кыскарту бик авыр эш: сүтеп яңадан җыю кебек була ул. Алга таба яңадан эшләнеп җибәрелгән дәреслекләр экспертлар тарафыннан уңай бәя алып Дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде.
Үрнәк белем бирү программаларын, үрнәк эш программаларын төзү дә безгә йөкләнде. Федераль эш программаларын алга таба татар теле һәм әдәбияты укытучылары, КФУ галимнәре белән бергәләшеп эшләдек. Алар 2023 елда гамәлгә кертелде. Дәреслекләрне дә шулар буенча һәм яңартылган Федераль дәүләт бирү стандартлары таләпләренә туры китереп төзедек. Безнең I-XI сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» дәреслекләре дә, «Әлифба» дәреслеге да Федераль исемлеккә кергән. Башлангыч сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» дәреслегенең вакыты чыгып бара (гадәттә дәреслек исемлеккә биш ел срок белән кертелә). Без аларны инде яңадан эшләп Мәскәүгә экспертизага җибәрдек.
Дәреслекне кем эшләячәге дә алдан килештереләме?
Һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә.
Дәреслек авторлары нинди критерийларга җавап бирергә тиеш?
Авторларның мәктәптә укыту тәҗрибәсе булуы, укыту методикасын яхшы белүләре хуплана. Әйтик, безнең Мөслимә Мәгъсумовна Шәкүрова күп еллар Казан федераль университетында методика фәнен укыткан, дәреслекләр авторы булган галим, Лилия Миңнулловна Гыйниятуллина төрле югары уку йортларында укыткан, мәктәпләрдә эшләгән, рус телле балаларга татар теле укыту методикасы белән шөгыльләнгән, Олег Ришатович Хисамов Казан дәүләт университетында укыткан, институтта фәнни-тикшеренү юнәлешен җитәкли, Диләрия Маратовна Абдуллина бүген гамәлдә булган дәреслекләрнең авторы, озак еллар мәктәптә укыткан. Мин Татар дәүләт гуманитар институтында, Казан федераль университетында методика фәнен укыттым, мәктәптә укыту тәҗрибәм дә бар.
Тел вазгыяте туганда гаепне дәреслекләрнең катлаулылыгын сәбәп итеп, проблеманы шуңа кайтарып калдырулар булды, бу тема байтак болгатылды. Хәзерге күзлектән караганда, дәреслекләр, чыннан да, начар идеме? Әллә бу сәбәп кенә булдымы?
Юк, начар түгелләр иде. Заманына карап уйлап эшләнгән дәреслекләр. Алар әле дә уку-укыту процессында кулланылалар. Ләкин хәзерге балаларга җиңел аңлаешлы, кызыклы, күп рәсемле, игътибарны җәлеп итәрлек уку материалы кергән дәреслекләр кирәк. Без нәкъ менә шундый дәреслекләр эшләдек, әлегә алар тулаем уку-укыту процессына кертелмәгән. Әлеге дә баягы финанс мәсьәләсенә килеп терәлә. Шулай да ел саен һәр звеноның берәр сыйныфы өчен дәреслекләр бастырылып, мәктәпләргә озатыла.
Туктагыз... аңлап бетермәдем. Безнең алда яткан әлеге дәреслекләр Мәскәүдә экспертиза узып, алар белән укытырга рөхсәт алынган, ләкин алар бастырылмаган һәм алар белән укучы юк – шулаймы?
Өлешчә шулай. Әйе, экспертиза уздылар. Укытучылар, балалар һәм әти-әниләр тарафыннан дәреслекләр җылы кабул ителде. «Туган тел (татар теле)» дәреслекләренең дә, «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләренең дә тулы линейкасын үзләрендә булдырырга теләп, мәктәпләрдән еш мөрәҗәгать итәләр. Ләкин мәктәпләргә алар аерым сыйныфлар өчен генә кайтарылды.
Нишләп?
Мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе белән Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә, без дәреслек төзүче авторлар гына.
Алар шушы дәреслекләрне тиешле күләмдә бастырып чыгарып, мәктәпләргә таратырга тиешме?
Мәгариф һәм фән министрлыгы ел да мәктәпләргә дәреслекләрнең исемлеген җибәрә. Мәктәпләр теләгән дәреслекләренә заявка бирә. Әлеге заявкалар буенча быел безнең «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләре III, «Туган тел (татар теле)» дәреслекләре VI, VII нче сыйныфлар өчен бастырылып мәктәпләргә җибәрелде.
Хәзер мәктәпләр нинди дәреслекләр белән укый?
Төрлечә, уку-укыту процессын алдагы елларда төзелгән дәреслекләрнең яңа басмалары белән дә, яңа дәреслекләр белән дә оештыручы мәктәпләр бар. Кайбер дәреслекләр әле гамәлдә булса да, федераль эш программаларына туры килеп бетми, әлбәттә. Безнең дәреслекләр белән таныш мәктәпләр әлегә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында һәм «Мәгърифәт» медиаплатформасында урнаштырылган электрон дәреслекләр белән онлайн форматта эшлиләр. Шулай да, әйтергә кирәк, интернет гел булмаска да мөмкин, кайбер район-авылларда гомумән начар тота. Шуңа бәйле дәреслекне куллануда проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Электрон дәреслек һәм кәгазь варианттагы дәреслек белән эшләүдә аерма зур инде. Аннан интернет аша укыту белән ата-аналар да килешмәскә мөмкин. Кайбер әти-әни баланың гаджетлар куллануына бөтенләй дә каршы. Аеруча башлангыч мәктәп өчен бу уңайсыз.
Яңасы булганда балаларның иске дәреслектән укуы нормаль хәлме икәнни?
Укытучылар ситуациядән чыгу юлын табалар.
Сез дәреслекләр турында укытучыларга семинарларда, курсларда сөйләп, күрсәтеп йөрибез дисез. Юк әйберне нигә күрсәтеп йөрисез соң сез?
Дәреслекләр бар, ләкин алар бастырып мәктәпләргә таратылмый. Без укытучыларга әлеге дәреслекләр белән эшләү тәртибен аңлатабыз. Укытучыларыбыз бу дәреслекләрне файдаланып эшләр дигән өметебез зур.
Ә кайсы класслар өчен «дөрес» дәреслекләр бастырылган?
Кайсы дәреслекләрнең «дөрес» булуын мәктәп укытучылары бәяләсен. Безнең дәреслекләргә килгәндә, узган ел V, быел VI, VII сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)», III сыйныф өчен «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләренә заявкалар җыелып, алар мәктәпләргә таратылды. Укытучылар бу дәреслекләрне бик көтәләр. Гамәлдәге федераль эш программалары элеккеге программаларга туры килми. Димәк, мәктәпләрдә кулланыла торган кайбер дәреслекләр дә хәзерге федераль эш программалары эчтәлегенә тәңгәл түгел. Укытучылар программада бирелгән әсәрләрне төрле сыйныф дәреслекләреннән табып укытырга мәҗбүр була.
Ягъни былтыр бер класста укылган әсәр быел башка бер класста укылырга мөмкинме?
Әйе. Әйтик, элек Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте X сыйныфта үтелә иде, хәзер ул VIII сыйныф программасына сәнгать алымнарына караган хронотоп төшенчәсе белән бәйле бирелә.
Кайсы язучыларны, йөрәгегезне авырттырып булса да, төшереп калдырырга туры килде?
Мондый әсәрләр булды, әлбәттә.
Мәсәлән?
Ләкин шулай да, без аларны тулаем төшереп калдырмадык, уку әсбапларына мөстәкыйль уку өчен керттек.
Укыса ярый, укымаса ярый дигән өлешкәме?
Алар, мәсәлән, җәй көне укырга тәкъдим ителә. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Шәриф Камалның «Акчарлаклар»ы атнага 2 сәгатькә исәпләнгән программага кертелгән әсәрләр иде. Уку планнарында әдәбият укыту бер сәгатькә калдырылгач, шундый юлын таптык. Ул язучыларның башка әсәрләре федераль эш программасында бар, кайбер әсәрләре генә уку өчен өстәмә әдәбиятка күчте.
Бүгенге мәктәп укучысы бу әсәрләрне аңлыймы? Персонажларның шул чордагы эш-гамәлләрен бүгенге зумерлар һәм алардан соң килгән буыннар аңлыймы? «Что за бред» димиләрме?
Классик әсәрне бала белергә тиеш. Рус классикасын барыбыз да укыйбыз бит. Классиканы төшереп калдырып, хәзерге әсәрләрне генә укыта алмыйбыз, әлбәттә. Программага хәзерге авторларның кызыклы әсәрләре дә кертелде, мәсәлән, Рөстәм Галиуллин әсәрләре бик актуаль. Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре белән таныштырабыз.
Шагыйрьләрдән?
Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәмис Аймәт, Лилия Гыйбадуллина һ.б.
Без укыганда дәреслек «Татар әдәбияты» дип атала иде. Хәзер ни өчен «Әдәби уку»?
Башлангычларда ул һәрвакытта да «Әдәби уку» булды. Предмет буларак ул федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку» дип кертелгән. Ни өчен туган тел? 2017 елдан «Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» дигән уку предметлар стандартларда «Туган тел» һәм «Туган телдәге әдәбият» дип алмаштырылды. Бу предметларны укытуның мөмкинлекләрен киңәйтте, ягъни әлеге предметлар татар баласын туган телгә һәм әдәбиятка якынайта, алар аша укучыны татар теле, тарихы, мәдәнияте, әхлагы, милли холык, милли кыйммәтләр белән таныштыра. Шуннан чыгып, аның максат-бурычлары да яңа нигездә корыла.
Дәреслекнең эчтәлегенә игътибар итсәгез, монда төрле рубрикалар бар. Мәсәлән, «Милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбыз» исемле рубрика. Биредә әдәби текстта очрый торган теге яки бу сәбәпләр аркасында укучыларга таныш булмаска мөмкин аерым сүзләр, милли-мәдәни компонентлы төшенчәләр чагылыш таба. Без анда бүгенге балага таныш булмаган төшенчәләрне – чулпы, сәке, тәкыя, ямщик кебек сүзләрне, «Печән базары кайда урнашкан булган?», «Казый кем ул?» кебек сорауларын кертеп, текстта очраган сүзләрне аңлатып барабыз. Дәреслектә QR-кодлар тәкъдим ителә – бу заман таләбе. Әлбәттә, укучы аны турыдан-туры дәрестә куллана алмый, чөнки хәзерге вакытта дәрестә телефон куллану рөхсәт ителми. Без аларны дәреслеккә өйгә эш буларак урнаштырдык. Мәсәлән, QR-код аша төрле язучыларның, композитор, рәссамнарның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга, спектакль карарга, җыр тыңларга мөмкин.
Димәк, дәреслекнең исемендә аның татар телендә булуы искәртелми?
Программада уку предметы «Родная (татарская) литература» булып бара. Дәреслекнең тышлыгында «Туган телдәге әдәбият» дип бирдек. Татар әдәбияты икәне болай да аңлашыла.
Алдыбыздагы дәреслекләр татар телен яхшы белүче балаларга дип аңлыйм. Начар белүчеләргә дә дәреслекләрегез бармы?
Безнең федераль эш программмалары татар телен өч дәрәҗәдә белүчеләр өчен төзелде: туган (татар) телендә сөйләшүче укучылар өчен, туган (татар) телендә начар сөйләшүче укучылар өчен, татар телендә сөйләшмәүче укучылар өчен. Соңгы категория укучылар өчен дәреслек төзү безнең карамакта түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге дәреслекләргә заказ биргәндә алдагы ике категория укучылар өчен, ягъни татар мәктәбендә укучы татар баласына да (тирәнтен), рус мәктәбендә укучы татар баласына (база өлеше) да яраклы дәреслек булсын дигән максат куйды.
Бу берләштерү нәрсә белән аңлатыла? Финанс ягымы?
Алай дип әйтү дөрес булмас. Беренче карашка, кабул итү өчен дә, куллану өчен дә авыр кебек тоелган мондый дәреслек үзен билгеле бер күләмдә аклый да. Чөнки бүгенге көндә татар җирлегендә урнашкан рус телендә белем бирү мәктәбендә укучы балаларга база өлешендә тәкъдим ителә торган материал үзләштерү өчен җиңел һәм мәгълүмати яктан чагыштырмача ярлы булып тоелырга мөмкин, мондый балаларның предметны үзләштерүләрен чикләп калдырмас өчен, тирәнтен өйрәнү өлешендә каралган материалга мөрәҗәгать итү күздә тотыла.
Шулай ук, дәреслекнең тирәнтен өйрәнү өлеше, альтернатив вариант буларак, сәләтле балалар белән эшләгәндә, аерым алганда, укучыларны олимпиадаларга, төрле дәрәҗә конференцияләргә әзерләгәндә кулланыла ала.
Кабат искәртеп китәм: монда рус телле балалар турында сүз бармый – алар өчен дәреслекләрне башка авторлар төзи.
Рус телле балалар белән сез бөтенләй эшләмисезмени?
Юк. Татарстанда дәреслекләрне бер без генә әзерләмибез бит, нәшриятлар да белгечләргә заказ биреп чыгара. Барлык дәреслекләр дә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына экспертизага җибәрелә.
Федераль исемлекне карасагыз, иң күп дәреслек бирүче регион – Татарстан. Бүгенге көндә федераль исемлектә 86 дәреслек бар. Хәтта кайбер уку предметларыннан өчәр һәм аннан да күбрәк альтернатив дәреслекләр бар. «Мәгариф-Вакыт» та, Татарстан китап нәшрияты да экспертизага дәреслекләр тапшырган дип беләбез.
Татарстан китап нәшриятында да дәреслек төзүче белгечләр бармы икәнни?
Алар авторларны җәлеп итеп эшлиләр.
Нәрсәгә кирәк соң бер эшне кабат-кабат эшләтү?
Уйлап карасаң, мәктәпнең сайлау мөмкинлеге булуы яхшы бит инде.
Бая бер сорау ачыкланмыйча калды кебек, читкә киттек. Заманында татар теле дәреслекләрен гаепләп калдырдык, аларның гаебе бар идеме?
Дәреслекнең проблемасын материал авыр булуы белән аңлаталар, минемчә, проблемасы шул гына иде. Безгә дәреслекләргә заказ биргәндә: «Мөмкин кадәр җиңел булсын», диделәр. Дәреслекләрне беренче тапкыр республика мәктәпләренә апробациягә җибәргәч, Актаныштагы, Сабадагы көчле мәктәпләр: «Сезнең дәреслекләр безнең балаларга артык җиңел тоела» диделәр. Без дәреслекләрдә өстәмә материалларның күп булуын ассызыклап ситуациядән чыгу юлын күрсәттек.
Без бит әле республика мәктәпләренә чыгып мәгариф системасындагы рус һәм татар дәүләт телләренең тормышка ашырылуын ачыклый торган социологик мониторинг та үткәрәбез. Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә төрлечә.
Апробациядә катнашкан укытучылар безнең дәреслекләрне бик көтәләр инде. Хәзер алар күбесе текст һәм күнегүләрдән торган, укучыларны кызыксындырырлык эш төрләре тәкъдим итә алмаган дәреслектән укыйлар. Андагы күнегүләр бик авыр, хәтта шәхсән миңа да авыр тоела кайберләре. Ә без әсәрне балага яраклаштырып бирергә тырышабыз: я кыскартабыз, я сүзне алыштырабыз. Мәсәлән, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен хәзерге телгә бераз яраклаштырдык. Әдәби әсәрләрдә тәмәке тарту, аракы эчү күренешләрен тасвирлаган урыннарны кыскарттык. Чөнки андый урыннар калса, аның тәрбияви әһәмияте кими. Экспертиза ясаганда да моңа игътибар бирелә.
Әсәргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә килгәндә, язучыларның варислары белән килешенү сораламы?
Без бит бу очракта текстка мәгънәви үзгәреш кертмибез, әйтик, укучыларга авыр аңлаешлы сүзне синонимы белән алыштырабыз.
Бүгенге идеологиягә туры килмәгән әдәби әсәрләр төшеп калдымы? Әйтик, туксанынчы елларда яраган, хәзер сорау тудыра торган әсәрләр булгандыр.
Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен артык күләмле булуын да исәпкә алып төшереп калдырдык.
Шушы эшләрне башкарырга бүлектә кеше саны җитәме? Сезнең өлкән буынны алыштырырлык яшьләр бармы?
Иң зур проблема шушы инде. Бүлек ачылганнан бирле дүрт кеше эшлибез. Әйткәнемчә, республикада методистлар күп түгел, бу өлкәдә эшләргә теләүче яшьләр дә күренми.
Сезнең бүлекнең аспирантлары бары?
Фәннәр академиясендә әлеге белгечлек буенча аспирантурага кабул итмиләр.
Сезнең хәзергә дәреслек әзерләү эше бетте – басылмаса да, дәреслекләр әзер. Бу кайчанга кадәр бетте инде?
Федераль исемлектән чыккан берен яңартып барабыз. Дәреслекнең срогы 5 ел. Тиздән I – IV сыйныфлар өчен дәреслекнең срогы чыга, без аларны төзәтмәләр, өстәмәләр кертеп яңадан эшләп тапшырдык инде. Аннары V-IX сыйныф дәреслекләрен шулай эшлибез.
Димәк, киләсе елга сезнең бүлек ачылуга 10 ел була. Горурланырлык эшләрегезне санап үтик инде.
Әлеге бүлекнең эшчәнлеге «Бердәм белем бирү киңлеге формалашу шартларында милли мәгарифнең теоретик-методологик аспектлары» темасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу елларда без «Туган тел (татар теле) һәм туган (татар) телдә әдәбияты» фән өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган үрнәк белем бирү программалары, үрнәк эш программалары, федераль эш программалары эшләдек. Әлеге программалар нигезендә һәм ФДББС таләпләре нигезендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметлары буенча УМКлар эшләнә. Белем бирүне цифрлаштыру максатыннан бүлектә видеодәресләр, видеопрезентацияләр, электрон хрестоматияләр эшләнде. Бу материаллар Институтта эшләнгән «Мәгърифәт» медиаплатформасында урын алды. Бу медиаплатформа ике зур блоктан гыйбарәт. Беренче зур блок – милли мәгариф дип атала. Биредә татар теле һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы материаллар тәкъдим ителә. Материаллар мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү өлешләренә бүленеп бирелә. Икенче зур блок – татар балалар әдәбияты антологиясе. Институтның алдагы директоры Ким Мөгаллимович Миңнуллинда туган идея иде ул – балаларга адресланган яки балачак тематикасына багышланган әсәрләрне бер платформага җыеп тәкъдим итү.
Монда борынгы язучылардан алып бүгенге Йолдыз Шәраповаларга кадәрме?
Әйе дияргә мөмкин. Биредә 300 ләп язучының әлегә 50 се турында материаллар кертелгән. Киләчәктә медиаплатформага барлык авторлар турында да мәгълүмат урнаштыру планлаштырыла.
Бүлек башкара торган вазифалар рәтенә МЭШ платформасы өчен каркас төзү, методик тәкъдимнәр әзерләү, төп гомуми программаларга экспертиза ясау, мәгариф өлкәсендә норматив-хокукый актлар турында фикер алышуда катнашу, фәнни-методик хезмәтләрне, дәреслекләрне, уку һәм методик әсбапларны, мәкаләләрне рецензияләү, укытучыларың төрле һөнәри осталык конкурсларында, укытучыларның һәм укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә жюри составында эшләү, туган тел һәм әдәбияттан региональ, халыкара олимпиадаларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашу, лекцияләр уку, семинарлар, вебинарлар үткәрү – болар барысы да бүлек хезмәткәрләре башкарган эшләрнең бер өлеше генә.
Шулай ук бүлек хезмәткәрләре тарафыннан «СберКласс» электрон белем бирү платформасына туган тел (татар теле) һәм әдәбияттан 5-9 сыйныфлар өчен уку контенты әзерләнде.
Гафу итегез, нәрсә әле ул?
СберКласс – электрон белем бирү платформасы. Биредә укыту модульле система буенча алып барыла. Модуль кызыклы мотивлаштыручы блоктан башлана, биредә укучылар игътибарына видео-, аудиоматериаллар, мультфильмнар, кинофильмнан, спектакльләрдән өзекләр, рәсемнәр, текстлар тәкъдим ителә. Платформада төрле биремнәр урын алды, аларны офлайн һәм онлайн үтеп була. Төрле күнегүләр, биремнәр, тестларны мөстәкыйль, парларда һәм төркемнәрдә эшләп һәм автоматик рәвештә тикшереп тә була. Татарстанның 900 мәктәбе шушы СберКласс платформасын кулланып эшли башларга тиеш иде. Анда укучылар өчен файдалы һәм кызыклы бик зур материал тупланган, ул эшли башласа, укытучыларга да бик җиңел булыр иде.
Әле канатлары сынып бетмәдеме укытучыларның? Алар гел эшләп торырга әзерме?
Иң борчыган әйбер – бүген мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күпчелеге өлкән яшьтә, алар идеягә тугры калган укытучылар. Ул буын да пенсиягә чыга бара. Эшләргә теләге булган яшьләр башка предметларны укытуга күчеп бетте – шунысы кызганыч.
Ел саен берничә бала булса да татар теленнән һәм әдәбиятыннан дәүләт имтиханы тапшыра. Алар өчен дә кулланмалар әзерләсезме?
Ул безнең компетенциядә түгел, аны башка оешмалар эшли.
Рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарында Муса Җәлил, Мостай Кәримнәр бар дип ишеткән идем, ягъни, аларны Россиянең 11 классны бетергән һәр баласы белергә тиешме?
Әйе. «Русская литература» дәресләрендә татар классикларыннан Габдулла Тукай белән Муса Җәлил иҗатларын өйрәнү каралган.
Бу язучылар турында мәгълүматны дәреслек өчен кем әзерли?
Аларның үз белгечләре бар.
Мостай Кәрим дигәннән, башкортлар белән авторлар бүлешмисезме?
Юк, бүлешмибез.
Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаевлар кермәде инде алайса татар дәреслекләренә?
Юк. Без барлык авторларны кертә алмыйбыз шул, ни кызганыч. Мисал өчен, әдәбиятны бер сәгать укытуга калгач, Гариф Ахунов иҗаты да читтә калды. Аның «Идел кызы» әсәре IX сыйныф өчен өстәмә укуга багышланган «Әдәби сәхифәләр» исемле уку әсбабында тәкъдим ителә.
Гафу итегез, бәлки урынсыз сораудыр: программага артыграк итеп кертеп, өлгермәсә укытылмый да кала аладыр бит?
Кергәч, укытылырга тиеш.
Татарстандагы ВУЗлар һәм колледжлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бармы?
СПОлар өчен махсус дәреслек юк. Безгә мөрәҗәгать итеп карадылар. Ләкин безнең дәреслекләр буенча укыта алмыйлар, чөнки алар өчен махсус төзелгән дәреслек булырга тиеш.
Ә сез нигә эшләмисез?
Безгә андый бурыч куелмады. Әйтсәләр, эшләр идек.
Башка республикаларда фәнни институтларда Милли мәгариф бүлеге бармы?
Бардыр. Әйтик, Саха (Якутиядә) Туган телләр институты бар. Аларга Себернең аз санлы халкы буларак игътибар да зуррак.
Кызыклы һәм моңсу әңгәмәгез өчен рәхмәт. Соңгы сорау калган икән: «Әлифба» һаман да шул ук элеккеге «Әлифба»мы?
Әйе, һәм шул вакытта яңа заманча «Әлифба»лар да эшләнде.
Ә тышлыгына кыз белән эт төшерелгән «Әлифба» гамәлдәдер бит?
Мәктәп, теләсә, Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова төзегән әлеге «Әлифба» белән дә укыта ала.
Гомумән алганда, туган тел (татар теле) һәм әдәбияттан без эшләгән материаллар турыдан-туры дәресләрдә дә, дистанцион укытуда укучының уку материалын мөстәкыйль үзләштерүе барышында да файдалы булачак. Шулай ук аларны укучылар белән дәрестән тыш эшләгәндә дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме – кайсы очракта гына кулланылмасын, алар һәрвакытта да укучыларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм үстерү эшенә хезмәт итәргә тиеш.