news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гыйниятова гаиләсе турында: «Гел «әйе», «риза» дип кенә торам»

news_top
Гөлназ Гыйниятова гаиләсе турында: «Гел «әйе», «риза» дип кенә торам»
Гөлназ Гыйниятованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Телевидение йолдызлары Гөлназ һәм Данил Гыйниятовларның өйләнешүләренә 27 ел тулган. Бу уңайдан Гөлназ социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. 

«Күңелем тынычлыгы. 1995 елның 11 августыннан бирле гел «әйе», «риза» дип кенә торам», – дип язган алып баручы.  

Гөлназның дуслары да матур парны бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

«Яратабыз сезне, бик матурлар»;

 «И җаныкайларым, тагы шулай бик күп еллар «әйе» дип әйтергә насыйп итсен. Матур һәм бәхетле, мәхәббәтле тормышта яшәргә язсын Ходай»;

«Гөлназ, синең кебек ярата белгән кешеләрне, мөгаен, бүген Кызыл китапка кертергә кирәктер. Мәңге кадерле кешеңә кадерле булып яшә»;

«Алтын туегызны да шулай бәхеттә-сөенечтә каршыларга насыйп булсын»;

«Искиткеч матур пар сез. Аллаһы Тәгалә сезгә озын, матур, бәхетле, тыныч тормыш бүләк итсен. Оныклар үстереп, аларның туйларын күрергә язсын», – дип бик күп изге теләкләр калдырган дуслары. 

 

Фото: © Гөлназ Гыйниятованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар