Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гафурова: «Нарат бөресе җыегыз, ютәлдән шифасы бар»

news_top_970_100
Гөлназ Гафурова: «Нарат бөресе җыегыз, ютәлдән шифасы бар»
Фото социаль челтәрдән

Җырчы Гөлназ Гафурова социаль челтәрләрдә киңәшләре белән уртаклашып тора. Бу юлы ул нарат бөресен җыярга һәм туңдыргычта катырырга киңәш итә.

«Нарат бөресе – табигый дару. Элек мин бөреләрне нарат купшы булып үссен өчен җыя идем. Ул вакытта бөреләрне ташлап бардым, ә аннары ютәлдән шифасын күргәч, аптырап калдым. Бөреләрне туңдыргычта катырырга яратам, аларны киптерергә дә мөмкин», – дип киңәш биргән ул.

Җырчының виртуаль дуслары нарат бөресен куллану микъдары белән кызыксынган.

Гөлназ шулай ук гади нарат агачыннан ничек итеп Америка чыршысы ясау сере белән дә уртаклашкан.

«7 ел элек үз җир кишәрлегебезгә ландшафт дизайнерын чакырдык. Ул безнең гади нарат агачын күрде дә: «Бу нарат түгел, ә Америка чыршысы», - диде.

Ул үз өлкәсенең белгече буларак, наратның андый булмавында шиге юк иде. Сез күз алдыгызга китерәсезме, безнең нарат нинди матур иде?!

Шуннан соң без бакчабызны үзебез матурларга булдык. Һәр үсемлек тә кискәнне ярата, сезнең наратыгыз Америка чыршысына әвереләчәк. Бер кеше дә сезнең серегезне белмәячәк», – дип язган җырчы.

Гөлназ Гафурова суган утырту серләре белән уртаклашкан.

Гөлназ Гафурова туя агачын үстерү серләре белән уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100