Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гафуровадан бакчачыларга файдалы киңәш

news_top_970_100
Гөлназ Гафуровадан бакчачыларга файдалы киңәш
Салават Камалетдинов

Җырчы социаль челтәрдә туя агачы (бәлки, куагы дөресрәктер) үстерү серләре белән уртаклашкан.

Гөлназ үзе әлеге мәңге яшел ылыслы үсемлеккә гашыйк икән. Бакчасында ире Вәли Фазлыйәхмәтов белән бергә-бергә үстерәләр.

«Яратам туяларны. Бер ел эчендә шулхәтле зур үсте. Бик тиз үсәләр. Аларның иң яратканы – «душ».

Мин 13-14 ел элек Швейцариягә бәйгегә баргач, андагы матурлыкны күреп хисләнеп кайттым. Андагы туялар мине «котыртты»... Туяларны авыш-тәвеш китереп, нәрсә генә кыландырмаганнар иде: койма дисеңме, төрле-төрле фигуралармы... Казанга кайтуга иң беренче чиратта туялар сатып алдым, үзебездә дә кечкенә Швейцария ясау өчен», – дип язган Гөлназ.

«Туяларны ничек тәрбиялисез, күрсәтегез әле», – дип кызыксынучыларга ул: «Кечкенәләрен утыртыгыз. Зурларын күчереп утырту да кыен түгел, чөнки тамырлары кечкенә. Башларын киссәгез, алар куе булып үсәчәкләр. Әйткәнемчә, «душ», өстән су сиптергәнне яраталар», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100