Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева зарлана: «Елыйсыларым килә»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева зарлана: «Елыйсыларым килә»
Фото: © «Татар-информ», Александр Эшкинин

Яшь һәм бик эмоциональ җырчы Гөлназ Асаева төнге 12 сәгатьтә үзенә бик тә авыр булуын социаль челтәрдә язды.

«Елыйсыларым килә. Нигә симерергә генә торам икән? Ачтан үләм, ничек суыткычтагы солянканы ашамыйча түзәргә?» – дип яза ул.

2021 елда Гөлназ кисәк кенә 10 килограммга ябыккан иде. Аның бу халәтен тамашачысы тәнкыйть белән кабул итте.

«Бу ябыгу сиңа килешми, элеккеге Гөлназ бик матур, бик чибәр иде. Үзеңнең табигый матурлыгыңны бозасың, нигә кирәк булды авыз кабартулар?! Нигә кирәгеннән артык ябыгып, скелетка калып йөрүләр?! Бөтен кешедән аерылып, янып торган матурлыгыңны харап итмә!»;

«И-и-и үскәнем, иренең белән күзен генә утырып калган бит»;

«Матур булам дип ямьсезләнгәнсең, кызым, иренең бигрәк килешми»;

«Ябыккач, бик ямьсезләнгәнсез. Ачуланмагыз – дөресе шул. Син ябыкканчы матур идең. Ә хәзер – коточкыч»;

«Авызыңнымы яки иренеңнеме ник зурайттың»;

«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган», – дигән сүзләр язганнар иде аңа ул чакта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100