Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган» — Гөлназ Асаева ун килограммга ябыккан

Инстачылар җырчының ирененә дә «бәйләнгән».

news_top_970_100
«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган» — Гөлназ Асаева ун килограммга ябыккан
«Татар-Информ» архивы

Башкортстан җырчысы туры эфирда үзенең ничек ябыгуы турында сөйләде. Ул элек модалы кыска шортылар кияргә оялган, чөнки артык килограммнары булган, аларны яшереп кенә йөргән. Җырчы шулай ук Макдоналдста ашарга яратуын да яшерми.

Җырчының виртуаль дусларына ябыккан Гөлназ ошамаган:

«Бу ябыгу сиңа килешми, элеккеге Гөлназ бик матур, бик чибәр иде.Үзеңнең табигый матурлыгыңны бозасың, нигә кирәк булды авыз кабартулар?! Нигә кирәгеннән артык ябыгып скелетка калып йөрүләр?! Бөтен кешедән аерылып, янып торган матурлыгыңны харап итмә!»

«Иии үскәнем, иренең белән күзен генә утырып калган бит»;

Матур булам дип ямьсезләнгәнсез кызым, иренең бигрәк килешми»;

«Ябыккач, бик ямьсезләнгәнсез. Ачуланмагыз дөресе шул. Син ябыкканчы матур иден. Ә хәзер коточкыч»;

«Авызыңнымы яки иренеңнеме ник зурайттың»;

«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган»;

«Күз төпләрең каралган, күзләрең акайган, борының юньләп суламый, иренең чабата кадәр. Ата-анаң тудырган матурлыгыңа кайт»;

«И, Гөлназ, каш ясыйм дип, күзеңне чыгара язгансың, табигый матурлыкка ни житмәгән?»;

«Табигый матурлыгыгызны югалткансыз, инстаграмдагы бертөрле ясалма кызларга охшагансыз»;

«Ябыгу килешми, элек матуррак идегез», дигән комментарийлар калдырган виртуаль дуслары.

Бары тик бик аз санлы инстачылар гына Гөлназ Асаева ничек тә матур дигән фикердә калган. «Бизәнмәгән бит, нәкъ үзе инде. Буянып кына матур булып йөри», — дип язган икенчеләре


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100