Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Виллины шундый яхшы әти булыр дип уйламаган идем»

Вилли үзе дә: «Иң яраткан роль - әти булу», - ди.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Виллины шундый яхшы әти булыр дип уйламаган идем»

TMTV премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Уфада уза. Җырчылар барысы да кызыл келәмнән үттеләр.

Ирле-хатынлы Гөлназ Асаева белән Вилли әти-әни булуның ничек икәнлеге белән уртаклаштылар.

Кызыл келәмдә баручы Назлыгөл Сөнгатова яшь әти белән әнидән: «Сез бүгенге көндә нәрсә генә эшләмисез. Сезнең бизнесыгыз да бар, җырлыйсыз да, яшь әни, яшь әти. Иң яраткан роль кайсы?» – дип сорады.

Бу сорауга беренче булып Вилли җавап бирде. «Иң яраткан роль – ул әти булу. Тормышым да, әлбәттә, үзгәрде. Бераз җитдиләндем», – диде Вилли, шул ук вакытта көлеп тә җибәрде.

Гөлназ Асаева да иренең үзгәрүен раслады. «Бик үзгәрде. Мин аның хәтле кызын яратып, аның хәтле яхшы әти булыр дип бер дә уйламаган идем. Ике ятып бер төшемә дә кермәгән иде», – диде җырчы.

Ә Гөлназ үзенең яраткан ролен аерып әйтмәде. «Аеруча шул рольне яратам дип аерып әйтә алмыйм. Бөтенесен дә әйбәт һәм яратып башкарырга тырышам», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100