news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева сайлауга килде: «Үзенә күрә бәйрәм шикелле»

news_top
Гөлназ Асаева сайлауга килде: «Үзенә күрә бәйрәм шикелле»
Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Татар эстрадасы йолдызы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева Казанның Идел буе районында 186-нчы күп профильле лицеенда 261 номерлы сайлау участогында РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

«Мин бәләкәйдән авылда әби-бабай белән сайлауга бара идем. Ул үзенә күрә бер бәйрәм шикелле иде. Мин инде сайлауда тавыш бирүне һәр гражданга кирәкле эш дип саныйм. Без инде үз бурычыбызны үтәдек. Аллаһка шөкер. Сайлау матур бәйрәм кебек күз алдына килә. Бердәмлек рухы сизелә. Бигрәк тә хәзерге заманда социаль челтәрләрдә бер-берсенә пычрак атып, ямьсез сүзләр сөйләгәндә, бердәмлек булырга тиеш дип саныйм. Без инде бик теләп, бик рәхәтләнеп сайлауга килдек», – диде Гөлназ Асаева «Интертат» хәбәрчесенә.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Ватан турында бер куплет җыр башкаруны сорагач, җырчы: «Үзем патриот булсам да, әлегә репертуарымда Ватанга багышланган җырлар юк шул, кызганычка. Бәлкем, Аллаһ боерса тиз арада булыр», - дип җавап бирде.

  • Бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар