Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.
«Ни өчен сезнең туй булмады?» – дигән сорауга Гөлназ болай дип язып куйган:
«Ул вакытта туй уздырырлык мөмкинлегебез юк иде. Әти-әниләрдән акча аласы килмәде. Булган акчага туй уздыру урынына, фатир алырга булдык. Хәзер туй үткәреп торасы килми инде», – дигән ул.
Җырчы шулай ук кечкенә кызы Динәнең әнисе Лилия ханымга охшавын сөйләгән. Фигурасын тәртипкә китерү максаты белән дөрес туклана башларга җыенуы хакында әйтеп үткән.
- Гөлназ Асаева Вилли турында сөйли: «Барысы да безнең мөнәсәбәтләргә каршы иде»
- Гөлназ Асаева: «Мин шок халәтендә»
- Гөлназ Асаева белән Виллиның никахы - видео