news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанованың Вилли белән дуэтын ошатмаучылар: «Ринат Рахматуллин белән җырла»

news_top
Гөлнара Тимерҗанованың Вилли белән дуэтын ошатмаучылар: «Ринат Рахматуллин белән җырла»
Фото: Гөлнара Тимерҗанова һәм Виллиның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җыры тирәсендә шау-шу купкан иде. Эш шунда: әлеге җырны Вилли һәм яшь башкаручы Рузилә Бәдретдинова дуэт итеп яздырды. Тик җыр төп башкаручысыннан рөхсәт сорамыйча яздырылган булып чыкты. Гөлнара Тимерҗанова бу эшне болай гына калдырмаячагын белдерде, яшь җырчыларга суд белән янады.

Ләкин «җыр конфликты» көтелмәгән борылыш алды: Гөлнара Тимерҗанова җырын Вилли белән дуэтта башкарды. Виллиның үзеннән гафу үтенүен әйтте.

«Артык кешене гел шулай алып ташлыйлар»

Җырның Рузилә белән чыккан вариантын да халык бик ошаткан иде. Шуңа бәйле рәвештә, Гөлнара Тимерҗанова һәм Виллиның дуэты янында төрле эчтәлектәге комментарийлар калдыралар. Гөлнара Тимерҗанова «Интертат»ка интервьюда әлеге җырның үзе өчен бик кадерле булуын сөйләп, аны башкаларга бирүне иреңне яки хатыныңны күршегә биреп җибәрү белән чагыштырган иде. Авыр сүзләр җырчының күңеленә тия, күрәсең, ул, иренмичә, усал теллеләргә җаваплар да язып калдыра.

«Кая китте тегесе?» – дип сораган блогер Олеся Лесная Гөлнара Тимерҗанова һәм Виллидан, Рузилә Бәдретдинованы күздә тотып.

«Гөлнара тибеп очырды», «Алып ташладылар. Артык кешене гел шулай алып ташлыйлар бит ул, белмәгән идегезмени?» – дигән җаваплар язганнар аңа.

«Әллә нәрсә булган бу. Әле Гөлнара апа үзе үк: «Бу җыр зур мәхәббәт турында, һәм аны бу рәвешле җырларга ярамый», – дип торган иде. Нәтиҗәдә, шундый ук «эшләпә», ләкин аның катнашында», – дигән берсе.

Бу егеткә җырчы үзе җавап кайтарырга булган.

«Егеткәй, синдә ул эшләпә. Ә монда – минем башкарудагы җыр. Үзең тыңлыйсың һәм шундый сүзләр язарга җөрьәт итәсең. Бу сүзләрең үзеңә әйләнеп кайтыр. Матур итеп яшәргә һәм уйларга тырыш», – дип киңәш иткән ул аңа.

«Мин бит бернинди начар уй белән дә язмадым, Гөлнара апа. Бары тик сезнең үз-үзегезгә каршы килүегез турында гына әйттем. Ләкин җыр беренче вариантта матуррак иде, һәм мин аны тыңладым», – дип каршы төшкән аңа тагын бу егет.

«Мин әле Алла Пугачева яшендә түгел бит»

Үзен Алла Пугачева белән чагыштырулары Гөлнара Тимерҗанованың ачуын тагын да чыгарган.

«Эх, теге кыз белән вариант шәбрәк иде бит. Әлеге җырны бирергә мөмкин булгандыр бит инде. Әнә Алла Борисовнаның җырларын яшьләр ничек матур итеп башкаралар. Бу очракта да шулай булыр иде. Тик…» – дигән бер язылучысы.

«Мин әле Алла Пугачева яшендә түгел бит», – дигән җырчы.

«Сүз яшь турында бармый. Мин талант һәм дәрәҗә турында сөйлим», – дип язган аңа бу егет.

«Син нәрсә язганыңны үзең дә аңламыйсың, ахры», – дип каршы язган аңа җырчы.

«Әйбәт килеп чыккан. Әмма Рузилә белән «суперский» булыр иде. Кызганыч, ул түгел», – дигән комментарийга Гөлнара Тимерҗанова: «Сеңлем, аңламасагыз аңлатам, бу – ирегезне яки хатыныгызны башка кешегә бирергә кушкан кебек», – дип җавап язган.

Рузиләне кабатламаска кушкан «подписчикка» җырчы: «Башка язар сүзең булмагач, интекмә», – дип язып калдырган.

Кайберәүләр Гөлнара Тимерҗанованың яшь егет белән җырлавын да ошатмаганнар.

«Эх, Рузилә белән шәп дуэт иде. Гөлнара апа, кая инде яшь егет белән шундый җыр. Килешми, әнә, Ринат Рахматуллин белән җырла»;

«Асаф Вәлиев белән шәп дуэт килеп чыгар иде», – дигән комментарийлар да калдырганнар.

«Рузилә белән Вилли башкаруында бу җыр заманчарак һәм кызыклырак яңгырый иде. Клип та, өзегенә караганда, 90 нчы елларны искә төшерә. Ярар, каеннар арасында төшермәгәнсез инде. Күрәсең, процесс белән Тимерҗанова идарә иткән», – дигән фикер дә калдырганнар Вилли белән Гөлнара Тимерҗановага.

«И балакаем, белмәгәнеңне бөтенләй сөйләмә. Бу проект бөтен барлыгы белән Вилли кул астында булды, иншәАллаһ», – дигән Гөлнара Тимерҗанова. «Интертат»ка әңгәмәдә дә җырчы бу проектның тулысынча Вилли идеясе белән әзерләнүен әйткән иде.

«Беркем дә беркемне дә ташламады»

Халыкны әлеге проекттан Рузилә Бәдретдинованың булмаган да кебек төшеп калуы да борчыган.

«Рузилә белән башкарган вариантны минем плейлист күптән көтә»;

«Нигәдер, хәзер – Гөлнара Тимерҗанова белән версия, ә соңрак Рузилә белән чыгар сыман. Баштан ук планлаштырылган кебек. Рузилә белән дуэт кайчан чыгар икән дип карарга, сезнең аккаунтка бик еш керә идем»;

«Бу – шәхсән минем фикер, күпләр килешмәс. Әгәр дә теге кызны да кире кайтарып, өчәүләп җырласалар, искиткеч шәп коллаборация килеп чыгар иде. Ул да бит бик матур җырлады», – дип язганнар аларга.

«Вилли, трекны Рузилә белән чыгар әле», «Теге җырчы кызны шулай ташлап калдыру бер дә матур түгел инде», – дип, Виллига да мөрәҗәгать иткәннәр тыңлаучылары.

«Беркем дә беркемне дә ташламады», – дип, җавабы кыска булган Виллиның.

«Әгәр бу җырны чыгару алдыннан ясалма «подогрев» булган икән...»

Гөлна ра Тимерҗанова белән Виллиның дуэтын ошатучылар да күп.

«Баштан ук шушы вариант, иң беренче башкаручысы белән дуэт кирәк иде»;

«Бу вариант күпкә «текәрәк» чыккан», – диләр аларга.

Туйлар оештыручы, радиотапшырулар алып баручы Лилия Вакказова (Кадыйрова) да бу дуэт хакында үз фикерен белдерә.

«Бу җыр турында фикеремне әйтми булдыра алмыйм. Мин моны бурычым дип саныйм. Вилли белән Рузилә Гөлнара апаның җырын яздырганнар иде. Гөлнара апа аларга, рөхсәт алмаган өчен, суд белән янады. Бу җыр әлеге өч персона янында зур шау-шу булды. Мин боларны карап, комментарийларны укып бардым. Бу тарихка башым белән кереп китеп, нәрсә булып бетәр икән, дип уйлый идем.

Мин Вилли белән Рузилә башкаруында бу җырны бик ошаткан идем. Яңа сулыш өргәннәр, дип уйладым. Шушы хәлләрдән соң, кешеләр бер-берсенә максималь рәвештә дошманнарга әверелде, дигәч, кинәт кенә шушы видео килеп чыкты. Миңа читтән ничек күренә соң? Минемчә, бу – алдан уйланган, җыр шәп яңгыраш алсын өчен эшләнгән әйбер. Гөлнара апа белән Вилли башкаруында да җыр – «ут». Әгәр бу – җырны чыгару алдыннан ясалма «подогрев» булган икән, моны татар эстрадасындагы иң шәп ысул дип санарга була. Мондый ысулны кулланганнары юк иде әле, – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар