news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җыры өчен көрәше: суд булачакмы?

news_top
Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җыры өчен көрәше: суд булачакмы?

Җырчылар Рузилә Бәдретдинова белән Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) «Мәхәббәт ялкыны» җырын яздырганнан соң чыккан низаг турында язган идек. «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкаручы Гөлнара Тимерҗанова җырчыларны судка бирү белән янады.

Әлеге низаг узган атнада башланган иде, һәм инде шимбә көнне җырчылар очрашып сөйләшкәннәр.

«Рузилә килергә курыкты. Вилли һәм Рузиләнең продюссеры Ильмир Әзһәмов элемтәгә чыкты. Шимбә көнне очраштык. Алар, эшне судка җиткермичә, тыныч кына хәл итәргә телиләр. Без чәршәмбегә кадәр уйларга вакыт алдык. Очрашуга бик күтәренке кәефтә килделәр. Бу хәлләрдән соң рейтинглары күтәрелә икән. Вилли бигрәк тә шат иде. Мин аны начар егет дип уйламыйм. Яшьләр бит, бер сүз белән әйткәндә...» – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова «Интертат»ка.

Судка мөрәҗәгать итү ихтималы турында Гөлнара Тимерҗанова болай аңлатты:

«Миңа акча кирәк түгел. Сорамыйча җырны алулары күңелемә тиде. Әгәр дә алар гафу үтенеп, видео яздырып урнаштырсалар – бу Вилли белән Ильмир Әзһәмов тәкъдиме – мин кире уйларга мөмкинмен. Шулай да, җырны чыгарырга рөхсәт бирәмме, юкмы – анысын әле уйлыйм. Шартларын әлегә төгәл әйтә алмыйм», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 22 сентябрь 2025
    Исемсез
    Рузила Фаттаховтанда куп начарлык кичерде,талантлы жырчы бирегез юл,жырласыннар,Вилли вообще супер.
  • 17 сентябрь 2025
    Исемсез
    Яшьләр билгеле инде бу яңа дуэт башкаруында тыңлаячак бу жырны. Алар Гөлнараны түгел, бу жырны да белмиләр бит. Башкаручы Вилли да белмәгән хәтта, тыңлаучы яшьләрне әйтмим дә инде. Хәзер кассовый жырчыларны гына беләләр. Ә Гөлнара зур концертлар куймагач белмиләрдер. Гаеп түгел.
  • 17 сентябрь 2025
    Исемсез
    Бигерак матур жырлыйлар бит,бирегез яшьларга жырларга
  • 16 сентябрь 2025
    Исемсез
    Яшьләргә килешә бу җыр, җырласыннар рәхәтләнеп!!! Тимерҗанова да җырласын, ул үзенчә җырлый, аның үз тыңлаучысы бардыр. Явызланып акча сорап судлашып йөрмиләр инде.. Матур күренеш түгел бу. Башка олы артистларның җырларын яшьләр җырлый бит, бер дә судлашып йөрмиләр. Җырыбыз яши, диеп шатланып сөйлиләр генә.
  • 16 сентябрь 2025
    Исемсез
    Эй эдэм балаларыыыы, оч конлек доньядааа, ни житми инде, жыр очен судлашып йорергэ. Аллахы тагэлэ башка афэтлэрдэн узе сакласын
  • 15 сентябрь 2025
    Исемсез
    Ярар, ике якка да файдалы шау- шу булды бу.
  • 15 сентябрь 2025
    Исемсез
    Бу артист ГУЛЬНАРА ханым,бик тэртипле тэрбияле булган бит.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар