news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова җырын башкаручылар турында: «Яшьләрнең мәгънәсезлегенә шаккаттым»

news_top
Гөлнара Тимерҗанова җырын башкаручылар турында: «Яшьләрнең мәгънәсезлегенә шаккаттым»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гөлнара Тимерҗанова һәм яшь җырчылар Вилли белән Рузилә арасында җыр бүлешү буенча аңлашылмаучылык килеп чыкты. Шул уңайдан блогер Олеся Лесная Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмә корган.

– Гөлнара апа, исәнмесез, хәерле көннәр!

– Хәерле көннәр.

Бүген сезгә 1-2 сорау бирәм инде.

– Бер-икене генә түгел, бишне бирсәң була.

Соңгы елларда, бер 10 еллап, сез югалдыгыз. Нәрсә белән бәйле ул?

– «Югалдыгыз» дип «үтерәсез» инде! Югалмадым! Ел саен клипларым, җырларым чыгып торды. Акча өчен түгел, күңел халәтем өчен эшләдем. Популяр җырчы булу – бер көнлек ул, ә билгеле җырчы булу – ул бик зур әйбер. Билгеле булырга кирәк яшьләргә.

Соңгы көннәрдә татар эстрадасында бер җәнҗал булды. Вилли белән Рузилә исемле җырчылар сезнең җырны яңартып башкардылар. Ачыклык кертегез әле.

– Минем белән очраштылар алар. Гафу үтенделәр. Тегесе бөтенләй килергә курыккан. Алар «без белмәдек» диләр. Бу эшне килешеп тәмамларга телиләр, ә без уйлыйбыз әле. Миңа алардан акча кирәкми, минем җырга бөтенләй тимәсеннәр. Беренче көннән үк «социаль челтәрдән алып атыгыз» дидем – тыңламадылар. Мин ул егетне белми идем, ул гел елмаеп тора, балкый. «Без сезнең җырны популяр дип уйламадык, яхшы җыр», – дип тора.

Балакаем, бу – классик җыр бит. Аны теләсә ничек – арт якларны болгап җырларга ярамый. Бу – бары тик минем өчен язылган җыр. Миңа 60-70 яшь булганда, мин җырларымны үзем бирәчәкмен. Ул һәр җырчыга сабак булырга тиеш.

Бу махсус пиар булмады?

– Юк, мин шундый оятсыз кеше түгел бит. Бу – кемгәдер нормаль күренеш. Имештер, күтәрелеп китәргә шундый әйбер уйлап чыгару.

Нишләп сез, башка артистлар кебек, социаль челтәрләрне актив алып бармыйсыз?

– Дөресен әйткәндә, мин – ирсез хатын. Баламны үзем карыйм, түгәрәкләргә үзем йөртәм. Гастрольләргә чыгып китәм, администраторым юк. Вакытым җитми.

Җырдан кала тагын ничек акча эшлисез?

– Җыр белән генә. Ышанмыйсызмы? Кая чакырсалар шуннан алып кайткан акча шул ук көнне бетә. Мин дөнья кумыйм, минем миллардларым юк.

Банкетларда ничә сумга җырлыйсыз?

– Төрлечә. Болай 30 мең сумнан башлана…

Бу җыр мәсьәләсе чыккач, кан басымым күтәрелде. Мин «юк» дип тордым, алар шулай эшләгәч, яшьләрнең мәгънәсезлегенә шаккаттым.

Виллига «басып торасың яшь нарат кебек» дим, әле «Гөлнара апа» дип кулларымнан тотты, аның куллары шундый йомшак….

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 сентябрь 2025
    Исемсез
    Рузилә башкара торган "Син сөюдән чибәр" җырын кемнәр генә башкармый, уйлап карасаң. Җыр 25 ел җырлана. Ничә буын җырлап чыкты. Сәгыйтҗ шул җыр белән танылды халыкка. Әнвәр җырласа да, "Казан егетләре" башкарса да, кем генә җырламасын, Сәгыйть Гыйбашев җырлаган җыр диләр. Дәрәҗәсе кимеми аңа карап. Бераз кешелекле булырга да кирәк олыларга. Рузилә әле генә кабат халыкка кайтып, үз юлын эзли башлады. Кабат "башына сугалар". Бер какканны кагалар инде бездә. Минемчә, бу мәсьәләне тыныч кына да хәл итеп була иде. "Тегесе" дию хөрмәтсезлек билгесе. Минемчә, Вильдан белән Рузилә бик яхшы дуэт яшьләр өчен. Алар, үз җырларын булдырып, киләчәктә дан казанырлар әле. Аллаһы боерса.
  • 22 сентябрь 2025
    Исемсез
    Жырласын инде яшьлэр дэ бик матур килеп чыкан бит , голнара да жырласын берсе берсенэ мешать итми бит!!! Гуля да матур жырлый тегелэрнен дэ матур заманча чыга !
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар