Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова «Пяточок» концертында бер парга бүләк әзерләгән

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова «Пяточок» концертында бер парга бүләк әзерләгән
Татар-информ архивы

28 март көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концертында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова да катнаша. «Концертка буш кул белән килмим,  бүләк әзерләдем», – дип хәбәр итте Гөлнара Тимерҗанова «Интертат» хәбәрчесенә. 

«Пяточок» бит ул – яшьләр өчен күңел ачу гына түгел, үзара аралашу, мәхәббәтләрен очратып, кавышу урыны да булган. Әнә шулай Чаллы «Пяточогы» кавыштырган бер матур парга үземнең дискымны бүләк итәчәкмен. Дискны «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә калдырам. Аларның, «Пяточок»та танышу тарихларын сөйләп, дискны алып китү мөмкинлеге булачак. Мин андый парларны иртәгә булачак концертта да күрергә өметләнәм.

Концертта тамашачым популяр «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт учаклары» җырларымны ишетә алачак. Шулай ук тагын бер күптәнге җырым – «Парлы ялгызлар»ны Чаллының танылып килүче йолдызы, 79нчы лицейда математика фәнен укытучы Нәсим Шәфыйков белән бергәләп җырлыйбыз. Аның инде бик күптән минем белән җырлау хыялы булган икән. Без әлеге җырны элек Зөфәр Хәйретдинов белән башкара идек.

Нәсим белән дуэт бик җиңел әзерләнде. Чөнки Нәсим – җыр сәнгатен аңлый торган кеше, буш вакытларында җырлау белән шөгыльләнә. Аның белән дуслашып та киттек. Әле менә хәзер кызым белән Чаллыга юл тотабыз – Нәсимнең гаиләсе безне кунакка, ифтар мәҗлесенә чакырды, – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова.

«Шәһри Чаллы»дан – пяточок» концертында шулай ук Гүзәл Әхмәтова, Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар, Фәнилә Салихова, Габидулла Хөрмәтуллин, Алинә Әхмәтшиналар чыгышы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100