news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова авырлыкларны ничек җиңүен әйтте: «Кызым ятим калуын теләмәдем»

news_top
Гөлнара Тимерҗанова авырлыкларны ничек җиңүен әйтте: «Кызым ятим калуын теләмәдем»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән.

Ике баланы күтәрү өчен көч каян алдыгыз? Аңлавымча, әле сезнең финанс проблемаларыгыз да булган.

– Беренче тормыш иптәшем белән финанс проблемарабыз булмады, ул аерылышкач – бу әйберне, теге әйберне бүлешеп йөрде. Икенчесе белән төзелеш өлкәсендә бизнесыбыз бар иде. Башта бизнес әйбәт барды. Мин аңа бер әйбер әйттем, менә уйлап әйтергә кирәк, аны Аллаһ ишетә бит. «Мин сине бик яратам. Әгәр дә син башка хатын-кыз белән миңа хыянәт итәсең икән, безнең тормышыбыз барып чыкмаячак, бизнесыбыз да яначак», – дидем. Шулай килеп чыкты да.

Аллаһ Тәгалә миңа бу ирләремне шуңа биргәндер, дим, чөнки балалар туасы булган.

Әлбәттә! Сез бәхетле әни.

– Мин нык бәхетле. Миңа шулай яшәү рәхәт. Акыл, күңел тынычлыгы килде. Ә бит икенче ирем хыянәтеннән соң яшисем килмәде. Көн-төн юрганыма төренеп яттым. Баланы ашатып киләм дә кабат юрган астына кереп ятам.

Ничек чыктыгыз бу халәттән?

– Үземне кулга алдым. Кызыма карадым да аның ятим калуын теләмәдем. Әгәр минем белән берәр хәл булса, ул нишли, дип уйладым. Суд коридорында интегеп утыра идем, елап җибәрдем. Кайтам да намазга басам, минем башка чарам калмады, мин хәзер сиңа гына буйсынам, дидем. Гөлнара Тимерҗанова көчле һәм бик тырыш булды. Шул халәтемә кайтар, дип еладым.

Өйгә кайттым да, 10 ел элек алган плакатым бар иде, шуннан карап, намаз укый башладым. «Син мине гафу ит, үз халәтемә кайтар!» – дип кычкырып, акырып еладым. «Мин ялгышлык эшләгәнмендер», – дип гафу сорадым. Иртәнге намазны укый башлаган идем, калган дүртесен өйрәнәм бит инде, дип уйладым да, шуннан китте.

Миңа балалары үлүчеләр, ире чыгып китүчеләр, минем кебек бурычлар түләүчеләр яза. Алар еш кына киңәш сорый. Төрле хәлдә калучылар яза. «Намаз укый башлагыз, укыгыз, ниятегез булсын», – дип әйтәм. Киңәш нәрсә ул? Ул – Аллаһка ышану, уку. Миңа шул гына булышты. Шуннан тормышым Аллаһка шөкер инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар