news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дөньядагы иң кадерле кешем, хуш...» - җырчы Гөлнара Габидуллина гаиләсендә югалту

news_top
«Дөньядагы иң кадерле кешем, хуш...» - җырчы Гөлнара Габидуллина гаиләсендә югалту
Фото: Гөлнара Габидуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гөлнара Габидуллина гаиләсе зур кайгы кичерә – аның әнисе арабыздан китеп барган. Авыр хәбәрне җырчы социаль челтәрләрдә әйтте.

«Әнием, бәгърееем, дөньяда иң кадерле кешем, җанкисәккәем минем….Хуш...» – дип яза ул.

Шушы көннәрдә генә җырчы әнисенә инсульт булуы, аның бик авыр хәлдә хастаханәдә ятуы хакында сөйләгән иде. Кызганыч, табиблар Гөлнараның якын кешесен коткарып кала алмаган. Мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме бүген «Казан нуры» мәчетендә булган. Соңыннан Гөлнара Габидуллинаның әнисен туган авылы – Мамадыш районының Кече Сон авылына алып кайтып җирләгәннәр.

Гөлнара Габидуллина моннан кырык көн элек кенә кайнанасын да соңгы юлга озаткан булган. Бу хакта үзенең сәхифәсендә аның кызы Әминә Мортазина яза. «Бүген минем Гөбәдия әбием вафат булды. Иртәгә Дәү әниемә – Әтнә әбиемнең арабыздан киткәнен кырык көн», – ди ул.

Гөлнара Габидуллина һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар