Җырчы Гөлнара Габидуллина социаль челтәрдәге сәхифәсенә нейрореанимациядән фоторәсем урнаштыргач, аның дуслары һәм иҗатын яратучылар борчылып яза башлаганнар.
Күпсанлы сорауларга җавап итеп, артист борчуы турында әйтте.
«Дусларым, кайгырганыгыз өчен зур рәхмәт. Бик күп язгансыз. Кызганыч, әниемә инсульт булды. Хәле бик начар», – диде ул.
Җырчының якын кешесенең тиз арада савыгуын теләп калабыз.
