Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнар Гарифуллина роддомда: «14 еллык паузадан соң, Аллаһ кабат әни булуны насыйп итте»

Бала тудыру йорты – үзе бер гаҗәеп дөнья бит ул. Быел бәби табу йортына килеп эләккәч, бөтенләй башка төрле караш туды, шунда эшләүче хезмәткәрләр белән «Интертат» өчен интервью аласым килде.

news_top_970_100
Гөлнар Гарифуллина роддомда: «14 еллык паузадан соң, Аллаһ кабат әни булуны насыйп итте»
Фотода - Гарифуллиннар гаиләсе: Булат, Гөлнар, Мәдинә һәм Сабир
Гөлнар Гарифуллина

2009 елда, әле иске гадәтләр буенча, балаларны палатага китереп, аналарга өләшеп, аннары җыеп йөреп, яңа туган балалар бүлегенең «эчке кухнясын» белми-күрми кайткан булсам, бу юлы әллә нинди генә кадерле, тагын шул идәннәргә басып йөрисе килерлек урын булып күңелгә кереп калды роддом.

Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында арбалы хатыннар әрле-бирле йөреп торган бер атналык тормышны еш кына җылы хисләр белән искә алам.

Без, әниләр, арбаларга салынган нарасыйларыбызны барып алабыз, илтеп куябыз, менә шулай тыз-быз йөреш. Яңа туган балалар бүлегендә кызык анда, бәбәйләрнең ниндие генә юк: әнә берәү, ике яктан күршеләре колакны ярып елап ятса да, исе дә китмичә, йокы илендә гизеп йөри, икенче берәве корт шикелле кыймылдап, йөзен җыерып ята – нидер ошамый кебек, өченчесе мәш килеп, чуп-чуп китереп, шешәдәге мәмәен суыра.

Елак бәбиләр янына елак әниләр дә килә әле. Әйе, елак, чөнки роддом – күңелләр тулып, балавыз сыктыра торган урын ул. Баласын бирми торсалар, я вакытында өйгә чыгармасалар, шул елак әниләрне дә юата шәфкать туташлары. Үземне дә шулай юаткан һәм өйгә озатып калган хезмәткәр Нурсинә Сибгатуллинаны 3 айдан кабат күреп бер сөйләшәсе килде. Ни өчен дигәндә, бигрәк кызык шикелле тоелды аларның эшләре: эшкә киләсең дә, шул бәхет төенчекләренә сокланып йөрисең... Яңа туган балалар бүлегендә эшләүче 13 шәфкать туташы эш сәгатьләре буенча, чиратлап, шул 30лап нәни йомгак тирәсендә бөтерелә. Нурсинә ханым очрашуга яшьрәк хезмәттәше Юлия Минневәлиева белән килгән иде.

Нурсинә ханым, бала тууга, безнең сабыйлар сезнең кулларга күчә. Сөйләгез әле, яңа туган баланың сәламәтлеген ничегрәк тикшерә башлыйсыз?

Баланың тән төсе, кендеге, кычкыруы, сулыш алуы кебек күрсәткечләргә карап, Апгар шкаласы буенча неонатолог бәя куя.

Аннары нәнине акушеркадан табиб белән бергә кабул итеп алабыз. Бер шәфкать туташы баланың яралу, үсү һәм туу тарихын тотып тора, берәү укый, икенчебез беләзегендәге браслетларында язылган авырлыгын, буен, тарихның номерын җентекләп тикшерә.

Ана үзе тапкан булса, балалар бүлегенә сабый 2 сәгать эчендә күчерелә. Әгәр инде операция икән, ярты сәгать эчендә безгә төшә.

Баланың бөтен җирен игътибар белән карыйбыз. Кабаттан авырлыгы, буе, сатурациясе, тән температурасы, йөрәк тибеше, сулышы үлчәнә. Ул яңа туган баланың тарихына теркәлә.

Табиб баланың әнисенә бөтенесен аңлата. Балага роддомда нинди прививкалар куелуы әйтелеп, бу хакта әнисеннән язма рөхсәт алына. Аннары төрле анализлар алына, УЗИ һәм башка тикшерүләр үткәрелә.

Бездә «Ана һәм бала» исемле һәм гомуми палаталар бар. «Ана һәм бала» палатасында ятучыларның балалары гел үзләре янында, табиблар чакырган вакытта гына илтәсе. Ананың да, баланың да хәле яхшы булса, баланы туган көнендә үк бирәбез. Анага тапшырганда, кулларны чистарту, биләүгә төрү, подгузник алмаштыру, имезү тәртибен һәм башкаларны өйрәтәбез. Башта баланы ашатабыз, караватына салабыз, аннары гына үзебез йоклыйбыз, дип аңлатабыз.

Кагыйдәләр белән танышуын раслап, ана имзасын куя. Ананың үз караваты, баланыкы – аерым, бала белән бергә йокларга ярамый. Утны сүндереп бетерергә дә кушмыйбыз, коридорда дежур ут калырга тиеш.

 

Фото: © Александра Киреева

Кайсы очракларда бала әнисенә беренче тәүлектә үк бирелми? Бу – баланың әнисенең күкрәген имүдән баш тартуына тәэсир итәргә мөмкинме?

Кызганыч, андый очраклар була. Әгәр ана яки баланың сәламәтлеге начаррак икән, бирә алмыйбыз.

Минеке шулайрак булды бит... Баланың канда глюкозасы түбәнрәк, системада дип, бирми тордылар... Шул вакытта да күңелем бик кителгәч, сездәге табибә ханымнарның берсе бик җылы сүзләр табып юаткан иде...

Әйе шул, була андый хәлләр. Ул очракта табиб ни өчен түбән булу мөмкинлеген аңлатып, анадан капельницага язма рөхсәт сорала.

Әгәр ана баланы озак күрмәсә, бала имчәкне алмаска да мөмкин. Андый проблемалар була, шуңа баланы анага биргәндә, имчәкне ничек дөрес каптырырга кирәклеген күрсәтәбез. Кайчак ананың имчәге кечкенә, яссы була, ул очракта махсус киертеп куя торган җайланмалар бар. Шулар ярдәмендә баланы ничек имезергә кирәклеген күрсәтәбез. Бу җайланма астында имчәк башы озыная, гадәттә, өйгә кайтыр вакыт җиткәндә, бала безнең ярдәм белән суыра башлый инде.

Имезә алмыйм дип, аналар елап килгән вакытлар буламы?

Була инде. Үзебез дә әниләр бит, аларны аңлыйбыз, тыныч кына юатырга тырышабыз. «Хафаланмагыз, без монда бит, килегез, сорагыз, аңлатабыз, булышабыз», – дибез. Аннары, тынычланып, палаталарына юнәләләр.

Гомумән, табиблар балабыз турында әз генә «кыек» сүз әйтсә дә, без, әниләр, «балавыз сыгарга» тотынабыз. Сезгә безне юатырга туры килә. Әниләрнең истерикалары нервагызга тигән вакытлар да буладыр?...

Ияләнгән инде без аларга. Тыныч карыйбыз, үзебез дә шул юлны үткән бит. «Сез еласагыз, балага күчә бит шул халәт, бала ананы сизә ул», – дигәч, балаларын жәлләп, тынычланырга тырышалар. Безнең сүзләргә колак салалар, дияр идем.

Сезнең бүлектә эшләүчеләрнең кулы шулкадәр йөгерек, күз иярми. Баланы үлчәгән вакытта да, памперсын алмаштырып, биләүгә төргәндә дә берничә тапкыр күзәттем. Моңа өйрәнер өчен күпме вакыт кирәк?

Җитез булсак та, бөтенебез дә бик игътибарлы, тәҗрибәле, сак һәм уяу без. Беренче мәлдә генә авыр ул, аннары ияләнәсең. Куркып торып булмый безнең эштә. Һәр баланы күз белән күрәбез, дөрес итеп тотарга да кул өйрәнгән инде.

Баланың баш тамырыннан кан алу бигрәк куркыныч кебек миңа. Сез ничек өйрәндегез аңа? Курку ашамы?

Юк, тамчы да курыкмадым. Практикага йөргәндә үк, кан тамырыннан кан ала идем. Куркып торып булмый, эшләргә кирәк.

Гомумән, бу һөнәргә ничек килдегез?

Мәктәптә 8нче сыйныфларда укыганда ук, шәфкать туташы буласымны белә идем. Әни педколледж тәкъдим итте, ә мин, Казанга медколледжга барам, дидем. Балаларны кечкенәдән яраттым, шунлыктан, акушерлык бүлеген тәмамласам да, укудан соң, бала тудыру йортына эшкә урнаштым. 20 елдан артык бер урында балалар шәфкать туташы булып эшлим. Үз эшемне шулкадәр яратам. Коллектив бик дус. Бер гаилә кебек без монда.

Юлия, ә сез әле шактый яшь булсагыз да, нәниләрне бик оста каравыгызны сизеп алдым...

Мин инде 5 яшемдә үк балалар белән эшләячәгемне белә идем. Кечкенәдән курчаклар белән уйнадым. Мин дә акушеркага укып чыксам да, яңа туган балалар белән эшләүне сайладым. Эшкә килгәндә, мин инде балаларны дөрес итеп тота, юа, төрә белә идем. Ә медицина манипуляцияләренә остазым Нурсинә Юнусовна өйрәтте.

Бик нык гаҗәпкә калдырган очраклар да булгандыр...

Дөресен әйткәндә, безне инде берни белән дә гаҗәпләндереп булмый, без монда төрлесен күргән. Кайчак әнисе кечкенә генә, ябык кына булып та, баласы 5 кг булып туган очраклар була. Андый вакытта гаҗәпләнәбез инде.

Бәбине киендереп, гаиләне озатып калганда, иң истә калган, күңелгә үтеп кергән очракларга тукталсак…

Юлия Минневәлиева: Баланы алып чыкканда, берсендә күңелләр шулкадәр тулды. Бу гаиләнең баласы шактый булмый торган, озак көткәннәр. Киендереп алып чыгып, кулларына тапшыргач, әти кешенең яшьле күзләре, дулкынлануына берничек битараф калып булырлык түгел иде. Шуны мәңге онытасым юк. Яки беренче тапкыр палатага баласын китергәч, бик озак көткән сабыен тәүге тапкыр кулына алган ананы күрү дә шулкадәр йөрәкләрне эретә. Ул бер үк вакытта елый да, елмая да. Менә бу истә кала. Үзем дә елаган очраклар бар. Берсендә бала шактый вакыт система астында ятты, дәваланды. Аннары системадан салдырып, ана үзе дә көтмәгәндә баласын алып килгәч, ул хисләрне күреп, ирексездән елый башладым.

Нурсинә Сибагатуллина: Әйе шул. Елаган ананы тынычландырам дип, шулай бергәләп елаган вакытлар да була. Без дә кызганабыз бит.

Балалар елавыннан колакларыгыз тонып, туйган вакытлар да буладыр?

Юк-юк, үз эшеңне яратып башкарсаң, беркайчан туймыйсың. Һәр елаган бала янына килеп юатырга тырышабыз. «Нәрсәгә елыйсың инде» дип сораган булабыз. Алар сөйләшкәнне ишетә бит, аңлаган күк күзгә карап торалар да, тынычланалар. Кайбер баланы икенче ягына борып салырга, кайсысын кулга алып сөйләшеп алырга, аркасыннан сыйпап, сөеп алырга кирәк.

Елавы буенча балаларның характерын белеп буламы?

Үз балаларымнан чыгып кына әйтә алам: олы балам кечкенә чакта елаграк булды, үскәч тә тынычсызрак, тынгысыз, ә кечкенәсе әзрәк елады, хәзер менә үскәч тә тыныч.

Бик тыныч холыклы, сабыр, гел борчылып, көйсезләнеп торган балалар да бар. Без елауның төрен шундук аңлыйбыз. Авырткан җирләре булса, сызланудан икенче төрле итеп, кычкырып елыйлар алар. Ач булганда, кече, олы йомышлары булганда, газлары борчыганда еларга мөмкиннәр. Кайберләре сигән памперска да түзеп ята, әз генә юешкә дә түземсезләре бар.

Бала еларга тиешме соң?

Бала еларга тиеш, ләкин ул сәламәт елау булырга тиеш, дип әйтик. Бала бик каты еласа да, еламаса да начар.

Элек балаларны роддомда озак тотканнар, берәр атна... Хәзер өйгә тиз чыгаралар, дигән сүз бар... Өлкәнрәкләр моның белән килешеп тә бетми...

Әгәр баланың да, ананың да сәламәтлеге әйбәт икән, 4нче тәүлек ул инде иртә саналмый. Медицина да алга китте бит, тиз арада җентекләп тикшерү мөмкинлекләре бар, шуңа өйгә дә тизрәк кайталар инде.

Өйгә кайтыр көн җитә, дигәндә генә, берәр каршылыгы да килеп чыгарга мөмкин бит. Әйтик, хәтерләсәгез, безне «сары» аркасында тоткарладылар. Шул хакта сөйләгез әле – «сары» кайсы тәүлеккә чыга ул?

Гадәттә, өченче тәүлеккә балаларда сары билгеләре барлыкка килә. «Желтушка» дип әйтәбез инде. Төп дәвалау – фототерапия, һәм бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына. Фотолампа я бүлектә куела, я палатага китерелә, һәм табиб анага бөтен тәртибен аңлата. Балага күзлек, памперс киертәсе. Җенес органнары лампага эләгергә тиеш түгел, дип кисәтеп куела. Берникадәр вакыттан баланы борып салырга кирәк, тәне тулысынча лампа утын алырга тиеш.

Фотолампа астында ничә көн тотарга кирәк?

Табиб күпме куша инде, махсус җайланма билитест һәм кан анализы нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Башта иртән табиб билитест белән тәнен тикшерә, аннары тамырыннан кан анализы алына. Билирубин күрсәткече буенча фотолампа билгеләнә.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Балага ана сөте туры килми, шуңа билирубин күтәрелә, ул очракта ана сөтен экспертизага җибәрәләр, дигәнне ишеткән бар...

Элегрәк була иде андый тикшерүләр, хәзер күптән ул тәҗрибә юк инде.

Баланы кысып биләүләүнең кирәге юк, дигән аналарны да очратырга туры килә. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

Балага карарга кирәк, кемгә ничек ошый. Баланың холкына да бәйле бу. Биләүдә бик яхшы ятканы да, биләүсез киемдә генә дә үзен тыныч хис иткәне бар. Бик зур булып туа икән, пеленкада ятмаска да мөмкин, 4-5 кг лы балалар биләүгә сыеп та бетми, ул очракта үзебез киендерәбез.

 

Фото: © Владимир Васильев

Мин үзем, шәхсән, бала борчылган вакытта кысыбрак төреп бәйләп куйгач, ничектер тынычланып киткәнен сизәм...

Әйе, әйткәнемчә, баланың халәтенә, кәефенә карарга кирәк. Һәр бала индивидуаль.

Имезлек, ягъни пустышкага ничек карыйсыз?

Уңай карашта без. Әгәр бала теләмәсә – суырмый, төкереп атачак ул аны. Имезлекне суырганы да, суырмаганы да бар. Баланың холкыннан тора монысы да.

Шешәдән суырмаган балалар да була бугай...

Бар, минем үземнекеләр шундый, шешәдән ашамадылар, эчмәделәр, күкрәк сөте генә.

Ә әгәр сөт җитмәсә...

– Алай да булырга мөмкин. Андый вакытта әниләргә киңәшләребезне биреп чыгарабыз. Балага ашарга сорап елаган вакытта – беренче көннәрдә 5-7 минут, 10 минут, аннары 15-20 минутка кадәр бирергә ярый. Уң күкрәк һәм сул күкрәк чиратлап 15-20 минут бирелә. Баланы көн саен 2 тапкыр үлчибез, авырлык җыймаса, ана сөте җитмәсә, ул очракта табиб «смесь» бирергә куша. Сөт бит ул әнинең ничек ашавына да карый, нәселдән дә килергә мөмкин. Кемдер «сөт җитәчәк» дип ышанып чыгып китә. Кемдер алдан ук бездән «нинди смесь ярый, ничек ясыйсы» дип сорашып китәләр.

Нерв халәтеннән дә тора ул сөт җитү-җитмәү. Хатын-кыз башыннан йөкле вакытта, я бала тапканнан соң стресс узса, шул да тәэсир итәргә мөмкин.

Хәтерлим, балаларга «смесьнең» әледән әле җылысы килеп тора. Ул сөт ризыгы ничек әзерләнә?

– Бездә «смесь» әзерли торган махсус сөт бүлмәсе бар. Табиб кушуы буенча заявка бирәбез. Һәр балага күпме тиеш – фамилияләп язып чыгабыз. Баланың туган көненә карап нормасы күрсәтелә. Һәр 3 сәгать саен яңа ясалган «смесь» китерелә.

Күкрәк сөте имгән балаларның иммунитеты «смесь» ашаган балаларныкына караганда ныграк була, дигән сүз дөресме?

Билгеле, әни сөтен имгән сабыйларның иммунитеты ныграк була инде.

Яшь әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Йөклелек вакытында махсус курсларга йөрү файдалы. Бала табуга әзерлек буенча шактый эчтәлекле алар.

Бала белән үзеңне тыныч, иркен хис итәргә кирәк, үз-үзеңә ышаныч булу мөһим. Киеренкелекне сабыйлар бик тиз сизеп ала. Без, үз чиратыбызда, ярдәм сорап килгән һәр анага ярдәм итәбез. Баласын кулларына да куркыбрак алган, кыюсызрак хатын-кызлар өйгә кайтканда тулысынча әзер булып чыгалар, дияр идем.

Яңа туган балалар белән эшли белү өчен нинди сыйфатлар мөһим?

Психик тотрыклылык, җаваплылык, пөхтәлек, борчылуларга ярдәм итәрлек булырга тиеш. Кеше гомере белән эшлибез, бик җаваплы безнең эш, һәр бала өчен җавап бирәбез. Кеше балалары бит әле ул. Җаваплы булса да, медицинаны, балаларны яратканнар өчен безнең һөнәр бик кызыклы. Һәр бала, һәр ананың үз холкы, һәркайсының үз тарихы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100