Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова, көн саен килеп, үзләрен сагалап йөрүче сәер кешене судка биргән

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова, көн саен килеп, үзләрен сагалап йөрүче сәер кешене судка биргән
Фото: © социаль челтәрдән

Гөлия һәм Марат Мухиннар үзләренең йортлары янына көн саен килеп йөри торган сәер кеше булуы турында сөйләгәннәр иде. Ул аларның ишегалларына үз йортына кайткандай килеп керә, бер тапкыр, хәтта, ишекнең ачык калуыннан файдаланып, өйләренә дә кергән. Бу хакта блогер үзенең сторисларында язды.

Әйтеп-әйтеп тә берни үзгәрмәгәч, түземлеге төкәнеп, Гөлия бу кешене судка биргән.

«Хәтерегездәме, мин бер кеше турында сөйләгән идем. Ул безнең өй янына 1 ел дәвамында һәр көн саен килеп йөрде. Ишегалдына үз йортына кергән кебек керә иде.

Без барыбыз да авылда әбидә идек. Марат кич белән иртәрәк кайткан да, ачык капкалар белән, безне көтеп торган. Ә йорт алдында, һәрвакыттагыча, шушы иптәш басып тора икән. Марат аның янына килеп, китәргә, башка килмәскә кушкан.

Ләкин ул китмәгән, басып торуын дәвам иткән. Шул вакытта мин кайтып кердем. Ишегалдына керәм. Минем машинам алдыннан әлеге кеше дә ишегалдына керә һәм шунда ук өйгә үтеп керә. Марат аңа: «Тукта!» – дип кычкыра, ә аңа барыбер.

Беренче тапкыр ул рюкзак асып, кулына роза чәчәкләре тотып килде. Үзен курьер, ниндидер Резеда Вазыйховнага чәчәкләр китердем, дип таныштырды. «Биредә андый кеше яшәми», – дип әйтүемә дә карамыйча, чәчәкләрне тәрәзә төбендә калдырып китеп барды.

Шуннан бирле ул безгә җәен дә, кышын да килә. Баштарак миңа гашыйк булуын әйтә иде, аннары әнине яратуы хакында сөйли башлады.

Болай йөрергә ярамаганлыгын ничә тапкыр аңлаттык. Аңа барыбер. Ул һәрвакыт рюкзак белән, куллары кесәсендә. Балалар өчен куркыныч, аның башында ни булуны кем белгән...

9 октябрь көнне минем түземлегем бетте, һәм мин полициягә гариза яздым. Шуннан бирле судлар бара, ләкин минем аларның берсенә дә эләккәнем юк, чөнки гел Россиядә булмаган чагым туры килә. Бүген – дүртенче суд, һәм мин анда барырга булдым», – дигән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100