Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Түзәр чама калмады»: Гөлия – Марат Мухиннар йорт кырыен инде икенче ел сәер кеше сагалый

news_top_970_100
«Түзәр чама калмады»: Гөлия – Марат Мухиннар йорт кырыен инде икенче ел сәер кеше сагалый
социаль челтәрләр

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның Нурлаттагы йортларына инде икенче ел бер сәер кеше килеп йөри икән. Чираттагы килүендә Марат аны ишегалдыннан якасыннан тотып, җилтерәтеп диярлек чыгарып җибәрә.

Гөлия Вәлиәхмәтова бу вакыйгаларны үзенең сторисларында күрсәткән. Ул язылучылары арасында бу кешенең танышлары яки туганнары табылмасмы, дип өметләнә, даими «кунак»ны моңа кадәр полициягә тапшырмауларының сәбәбен дә сөйли.

«Бу кешене кем дә булса белмиме? Языгыз, зинһар өчен. Ул инде 2 ел безнең өй кырыен сагалый. Һәр көнне килә, түзәр чама калмады. Башында ни булганын кем белсен. Туганнары яки танышлары, элемтәгә чыксагызчы! Бүген, үз өенә кергәндәй, өйгә үк килеп керде.

Ул, гадәттә, без өйдә вакытта килә иде. Шуңа да моңа кадәр судка бирмәдек. Ул безгә теләсә нинди сәбәп табып килә. Болай бер начарлык та эшләгәне юк. Без башта аның белән җайлап сөйләштек, чит йортка килеп йөрергә ярамаганлыгын аңлаттык. Башы бик үк эшләп бетермәгәнлеге күренә, кызгандык. Бу мәсьәләне кардиналь рәвештә хәл итәсе килмәгән иде. Әмма бу – безне ардырды. Ул кичә дә, соң гына килеп килеп, без өй янында басып торды. Ә бүген өйгә кадәр кергән.

Ул бик еш килә. Без үзебез монда алай ук еш булмыйбыз, әмма аны килгән саен күрәбез», – дип зарланган Гөлия Вәлиәхмәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100